Туган як
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Икътисад
28 март 2022, 14:53

Офис кәгазенә кытлык мәсьәләсе кайчан хәл ителер?

Сәүдә министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, апрель аена офис кәгазенә кытлык мәсьәләсе хәл ителергә тиеш.  

Офис кәгазенә кытлык мәсьәләсе кайчан хәл ителер?
Офис кәгазенә кытлык мәсьәләсе кайчан хәл ителер?
Әлеге вакытта Русиядә кәгазь җитештерү буенча 3 эре предприятие эшли. Алар эчке базардагы ихтыяҗны тәэмин итүдән тыш, офис кәгазен чит илләргә дә сата иде.

Санкцияләргә бәйле чикләүләр һәм импорт химикатлар белән тәэмин ителеш тукталу сәбәпле, комбинатларда технологик процесслар үзгәртеп корыла, сәнәгать үсеше өчен яңа шартлар тудырыла. Русиянең Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы сайтында апрель аена бу эш тотрыкланачак дип язылган.

Русия предприятиеләре илдәге ихтияжны тулысынча каплата, шуңа да арытаба офис кәгазенә кытлык булмаячак.

#Аңлатабыз_Башҡортстан

 

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: