Туган як
-2 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Икътисад
28 март 2022, 12:21

Икмәккә хаклар артачакмы?

Башкортстан Республикасында икмәк пешерү тармагы предприятиеләренә дәүләт ярдәме 64 миллион сум тәшкил итәчәк, бу, 2021 елдагыга караганда, 8 миллион сумга кубрәк.  

Икмәккә хаклар артачакмы?
Икмәккә хаклар артачакмы?

— Бу икмәккә һәм икмәк-күмәч эшләнмәләренә бәяләр үсешен тоткарларга мөмкинлек бирәчәк, — дип билгеләп үтте Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов.

— Икмәк һәм икмәк-күмәч эшләнмәләре җитештерү өчен төп стратегик чимал — он һәм икмәк пешерелә торган ашлык, — диде ул. — Без аны җитәрлек җитештерәбез, гадәттә, ел ярымлык күләмдә. Шуңа күрә ашлыкка бәя арту өчен алшартлар юк. Ә икмәк пешерүгә калган чыгымнарны тиздән түли башлаячакбыз. Шуңа күрә быел икмәккә бәяләр артуын көтәргә кирәкми.

Икмәк пешерү тармагы предприятиеләренә субсидияләр 5 тәүлеккә кадәр саклану срогы белән җитештерелгән һәм сатылган 1 килограмм икмәк һәм икмәк-күмәч әйберләренә 2,5 сум тәшкил итәчәк.

Фото: pixabay.com

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: