Туган як
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Икътисад
24 март 2022, 09:38

Ташламалы ипотека шартлары үзгәрә

Владимир Путин ташламалы ипотека ставкасын 12 процентка кадәр күтәрү тәкъдимен хуплады.

Ташламалы ипотека шартлары үзгәрә
Ташламалы ипотека шартлары үзгәрә

Русия Президенты ташламалы ипотека буенча ставканы 12% ка кадәр күтәрү тәкъдимен хуплады. Шул ук вакытта Владимир Путин гаилә, авыл һәм Ерак Көнчыгыш ипотекалары буенча ташламалы ставкалар сакланачак, дип белдерде.

Русия Президенты Владимир Путин Хөкүмәт әгъзалары белән узган киңәшмәдә ташламалы ипотека программасы шартларын үзгәртү тәкъдимен хуплады.

«Ипотека базары тенденцияләрен исәпкә алып, хөкүмәт әлеге программага үзгәрешләр кертергә — Мәскәү, Санкт-Петербург, Мәскәү һәм Ленинград өлкәләре өчен ташламалы ипотеканың чик күләмен 12 миллион сумга кадәр, калган төбәкләр өчен 6 миллион сумга кадәр арттырырга тәкъдим итте. Әйдәгез, шулай эшлик, килешәсезме? Шулай ук ставканы 12 процентка кадәр күтәрү тәкъдим ителә», — диде В. Путин.

Шул ук вакытта махсус ипотека программалары буенча ташламалы ставкалар сакланачак: «Гаилә ипотекасы» буенча — 6 процент, «Авыл ипотекасы» — 3 процент, «Ерак Көнчыгыш ипотекасы» буенча — 2 процент, дип өстәде Президент.

Фото: pixabay.com.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: