Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Икътисад
17 март 2022, 10:13

Иң мөһиме — тотрыклылык!

Ажиотаж тудырмаска,имеш-мимешләргә ышанмаска кирәк.

Иң мөһиме — тотрыклылык!
Иң мөһиме — тотрыклылык!

Президент Владимир Путин гражданнарга һәм бизнеска ярдәм итү буенча социаль-икътисади чаралар комплексын үз эченә алган законга кул куйды. Документтан күренүенчә, Президент Хөкүмәткә пенсиягә социаль өстәмә күләмен законда билгеләнгән дәрәҗәдән югарырак билгеләү хокукын бирде. Министрлар Кабинетына, шулай ук, өстәмә рәвештә социаль пенсияләргә һәм страховка пенсиясенә тиешле түләү күләмен индексацияләү мөмкинлеге бирелә.

Шулай ук, Хөкүмәт 2022 елда минималь хезмәт хакын һәм яшәү минимумы күләмен исәпләү һәм билгеләү үзенчәлекләренә үзгәрешләр кертергә мөмкин. Министрлар Кабинеты социаль ярдәм күрсәтүне, социаль яклау, шулай ук гражданнарның аерым категорияләре өчен социаль хезмәтләр, социаль гарантияләр һәм түләүләр күрсәтүне җайга салырга хокуклы.
Президент үз карары белән гражданнарга, кече һәм урта бизнеска яңа кредит каникулларына (ипотека буенча да) хокук бирде. Моның өчен агымдагы елның 1 мартына кадәр кредит килешүе төзегән заемчылар 1 марттан 30 сентябрьгә кадәр кредиторга мөрәҗәгать итә ала.
Каникуллар керемнәре 30 процентка кимегән, ә кредит күләме Хөкүмәт билгеләгән дәрәҗәдән артмаган кешеләргә биреләчәк. Мондый заемчыларга кредит буенча түләүләрне ярты елга кадәр кичектерергә яисә аларның күләмен киметергә мөмкиннәр.
Хөкүмәт страховка взносларын (Пенсия, Мәҗбүри медицина страховкасы фондларына һ.б.) түләү вакытын озайтырга һәм зыян күрүче тармакларга аларны түләүләрне кичектереп тору мөмкинлеген бирә ала.
Шулай ук, Русия Хөкүмәте икътисад өчен аеруча әһәмиятле предприятиеләргә адреслы ярдәм күрсәтү программасын яңадан башлап җибәрде. Бу чаралар 2020 елның маенда коронавирус пандемиясе вакытында илебез компанияләренә кризиска каршы ярдәм сыйфатында кертелгән иде. Русиянең икътисад өчен аеруча әһәмиятле предприятиеләре исемлегенә Башкортстан компанияләре дә кертелгән. Алар арасында “Башкортстан сода компаниясе”, “Уфа моторлар төзү производство берләшмәсе”, “НефАЗ”, “БМК”, “Учалы тау-баектыру комбинаты”, “Салаватстекло”, “Турбаслы бройлерлары” һәм башкалар бар.
Башкортстанда бизнеслары булган компанияләр дә ярдәм алачак. Атап әйткәндә, “Сигма”, “Магнитогорск икмәк продуктлары комбинаты-Ситно” (Чиләбе өлкәсе), “Бургер рус”, “УГМК”, “Русия вертолетлары”, “Электрозавод”, “Фармстандарт” һәм башкаларга дәүләт ярдәме күрсәтү күздә тотыла.
Хәбәр ителүенчә, Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров Көнбатыш санкцияләреннән зыян күргән бизнеска ярдәм итүнең гамәлдәге һәм әзерләнә торган чаралары турында бәян иткән иде. Мәсәлән, кече һәм урта бизнес субъектлары өчен 30 сентябрьгә кадәр кредит каникуллары игълан ителә, сатып алу процедуралары гадиләштерелә. Русия банкы һәм Русия Федерациясе Хөкүмәте кече һәм урта бизнес өчен түбән ставкалы (15 процентка кадәр) кредитлар бирүне башлап җибәрде.
Моннан тыш, кайбер салымнарны киметү һәм аларның ставкаларын яңадан карау мәсьәләсе дә хәл ителәчәк, дип фаразлана. Аерым алганда, компанияләр милек салымыннан вакытлыча азат ителә ала, күзәтчелек органнары тарафыннан бизнесны тикшерү өчен мораторий кертелә.
Соңгы вакытта, чит илләр санкцияләре белән бәйле рәвештә, куллану базарында (бигрәк тә көнкүреш техникасы сату кибетләрендә) күпмедер дәрәҗәдә ыгы-зыгы барлыкка килде. Кайбер кибетләрдә аерым товарларга бәяләр арту күзәтелә. “Ни өчен санкцияләр кертелгәнче сатып алынган продукцияне “иске бәя” белән сатмыйлар?” дигәнне еш ишетергә туры килә. Бу уңайдан Русия Хөкүмәте каршындагы Финанс университетының Бизнес-аналитика департаменты җитәкчесе Михаил Толмачев менә нәрсә ди:
— Сатучылар бәяне булачак чыгымнарны исәпкә алып куя, чөнки яңа партия товарларны аларга бүгенге (күтәрелгән) бәяләр белән сатып алырга туры киләчәк. Шуның өчен (акча җитсен, товарны кайтаруда өзеклек һәм куллану базарында кытлык булмасын өчен) кайбер сатучылар бәяләрне күтәрергә мәҗбүр.
Моннан тыш, тышкы санкцияләр товарларны транспортлауны катлауландыра, шуның аркасында товар ташу бәясе арта. Әйтик, Русиянең Балтыйк буе портларына илтүче күп кенә сәүдә юллары Ла-Манш аша, Франция һәм Англия яныннан уза, бу Русиягә тәгаенләнгән йөкләрне тоткарлау һәм товар җибәрүне өзү очракларына китерә.
Шуны да билгеләргә кирәк: куллану базарында ажиотаж сизелә. Кешеләр товарларны күпләп сатып ала башлый һәм сатучылар, ихтыяҗны исәпкә алып, бәяләрне күтәрә. Вакыт узу белән хәл җайга салыначак һәм сәүдә гадәти темпка кайтачак. Шуңа күрә ажиотаж тудырмаска, имеш-мимешләргә ышанмаска кирәк, ди белгечләр.
Ә бәяләрне нигезсез арттыручыларга Монополиягә каршы федераль хезмәт оператив рәвештә чара күрә. Башкортстанның сәүдә һәм хезмәтләр министры Алексей Гусев белдерүенчә, социаль төркемгә керүче товарларның бәяләре үсүен тоткарлау максатларында кайбер федераль һәм төбәк челтәрләре социаль әһәмиятле продуктларга бәяне чикләде. Алар социаль әһәмиятле товарларның аерым төркемнәренә бәяләрне тотрыкландыру буенча чаралар күрү турында меморандумга кул куйды. Атап әйткәндә. “Бәйрәм”, “Полушка”, “Ярминкә”, “Дворик”, “Лукошко”, “АиФ”, “Альдо” һәм “Малинка” кайбер социаль әһәмиятле продуктларга ваклап сату сәүдә бәясен 15 проценттан да артмаган күләмдә билгеләргә килеште. Мәсәлән, икмәк-күмәч, шикәр, сөт продукциясе һәм яшелчәләрнең аерым төрләре социаль әһәмиятле продуктлар санала.

Идрис СӘЕТГАЛИЕВ

Фото: pixabay.com

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: