Туган як
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Икътисад
17 март 2022, 09:50

Акча барыбызга да җитә!

Русиядә минималь хезмәт хакы, яшәү минимумы, бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә хезмәт хакы һәм барлык социаль түләүләр артачак.

Акча барыбызга да җитә!
Акча барыбызга да җитә!

Русия хакимияте якын арада минималь хезмәт хакын, яшәү минимумы күләмен, бюджет хезмәткәрләренең хезмәт хакын, шулай ук барлык социаль түләүләрне арттырачак. Бу хакта Русия Президенты Владимир Путин ил субъектларына социаль-икътисади ярдәм күрсәтү буенча киңәшмәне ачканда белдерде.

«Бәяләр арту халыкның кеременә җитди йогынты ясавын аңлыйм. Шуңа күрә якын арада, пособиеләр һәм пенсияләрне дә кертеп, барлык социаль түләүләрне арттыру буенча карар кабул итәчәкбез. Минималь хезмәт хакы (МРОТ) һәм яшәү минимумы күләмен, шулай ук бюджет өлкәсендә хезмәт хакын арттырачакбыз», — диде дәүләт башлыгы.

Моннан тыш, ул Хөкүмәткә кыска вакыт эчендә эшен югалткан кешеләргә ярдәм чараларының нәтиҗәлелеген анализларга кушты. Президент билгеләп үткәнчә, мондый чараларны киңәйтергә кирәк, шул исәптән социаль контракт механизмы хисабына да.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: