Туган як
+26 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Икътисад
15 март 2022, 14:19

Акчаларга куркыныч янамый

SWIFT системасының гамәлдән чыгарылуы Башкортстанда яшәүчеләргә кагылмаячак

Акчаларга куркыныч янамый
Акчаларга куркыныч янамый

SWIFT системасыннан чыгу Башкортстанда яшәүчеләргә берни белән дә янамый. Сумлык акчаларга куркыныч юк, дип хәбәр итә республиканың Милли банкы матбугат хезмәте.

Ни өчен?

Беренчедән. SWIFT түләү системасы түгел. Бу - мессенджер, аның ярдәмендә төрле илләр банклары тапшыра һәм финанс мәгълүмат ала. Аны сүндерү банклар өчен уңайсызлыклар тудыра, әмма ил эчендәге операцияләргә берничек тә йогынты ясамый. SWIFTның гражданнарның карталары буенча Русия эчендәге операцияләренә бернинди катнашы юк.

Икенчедән. 2014 елда Русиядә түләү карталарының милли системасын (НСПК) булдырдылар. Аның ярдәмендә ил эчендә барлык операцияләр - хәтта халыкара карталар кулланып та - SWIFT катнашлыгыннан башка уза. Димәк, без хәзер куллана торган карталар Русиядә гадәти режимда эшли: халык алар белән сатып алулар өчен түли, акчаны картадан картага күчерә, банкоматлар белән файдалана ала.

Өченчедән. Шул ук 2014 елда илдә SWIFT альтернативасы - Русия Банкының финанс хәбәрләрен тапшыру системасы эшли башлады. Ул Русия юридик берәмлекләренә ил эчендә дә, аннан читтә дә финанс хәбәрләренең гарантияләнгән, өзлексез, тәүлек буе тапшыруын тәэмин итә.

Башкортстан оешмасы шулай ук СПСФка кушылырга мөмкин. Хәзерге вакытта моны инде федераль казначейлыкның төбәк идарәсе һәм ПТБ республика банкы эшләде. СПФСга тоташтыру өчен Башкортстан Республикасы Милли банкына шәхсән яисә электрон почтага: [email protected] мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: