Туган як
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Икътисад
11 март 2022, 15:39

Эшкуарлар яңалыкларны телеграм-каналдан беләчәк

«INVESTRB.RU» Telegram да рәсми яңалыклар каналы булдырды.

Эшкуарлар яңалыкларны телеграм-каналдан беләчәк
Эшкуарлар яңалыкларны телеграм-каналдан беләчәк
«INVESTRB.RU» инвестиция порталы Башкортстан Республикасы эшкуарларына һәм бизнесны үстерүгә ярдәм итү өчен рәсми телеграмм-канал булдырды.

— Бүгенге көндә социаль челтәрләр — кешеләр арасында аралашуны тәэмин итә торган ресурслар, бу — тәҗрибә уртаклашып, башкалар белән яңалыклар бүлешергә, яңа "фишка"лар белергә, беренче яңалыклардан хәбәрдар булырга мөмкин булган урын. Хәзер безнең тормышыбызны алардан башка күз алдына да китереп булмый һәм Инвестиция порталы бу яктан калышмый. Үз телеграм-каналын булдырып, «INVESTRB.RU» гамәли характердагы актуаль мәгълүматны оператив рәвештә җиткерәчәк. Бүген бу бизнес өчен кирәк, — дип белдерә Башкортстан Республикасы дәүләт идарәсенең санлы үсеш министры урынбасары Динар Шәрәфетдинов.

Тиз үзгәрүчән геосәяси вакыйгалар белән бәйле рәвештә хәбәрләр алмашу системасы актуальгә әйләнде. Әлеге элемтә төре язышу хәвефсезлеге, шулай ук комментарий һәм реклама булмау белән тәэмин ителгән.

«INVESTRB.RU» шулай ук “Instagram”, “ВКонтакте” һәм “Одноклассники” социаль челтәрләрендә эшкуарлык җәмәгатьчелеге белән аралашу да алып бара.
Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: