Туган як
+19 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Икътисад
4 март 2022, 09:30

Кредит каникуллары бирелерме?

Финанс хәл мөшкелләнсә...

Кредит каникуллары бирелерме?
Кредит каникуллары бирелерме?

Соңгы хәбәрләрдән шул билгеле булды: Русия хөкүмәте ил халкы өчен 2022 елның 30 сентябренә кадәр кредит каникуллары кертергә тәкъдим итте. Бу хакта русиялеләрне кайсыбер илләрнең дустанә булмаган йогынтысыннан яклау турындагы закон проектында әйтелә. Документ Дәүләт Думасына кертелгән. Аннан күренүенчә, икътисадның хәленә карап, бу каникулларның 30 сентябрьдән соң да озайтылуы бар.

Исегезгә төшерәбез, кредит каникуллары – ул бурычны гафу итү түгел, ә түләүләрне кичектерү генә. Мондый чара Русиядә коронавирус пандемиясенең иң кискен чорында да кертелгән иде. Анда берәүләр кредит буенча түләүләрне кичектерсәләр, икенчеләр килешү шартларын үзгәртте, мәсәлән, айлык түләү күләмен киметүчеләр булды. Ләкин ничек кенә булса да, иртәме-соңгы кредитны түләп бетерергә кирәк булачак.  

Монда сүз 2022 елның мартына кадәр яки закон үз көченә кергәнче кредит килешүе рәсмиләштергән заемщиклар турында сүз бара. Шулай итеп, финанс хәлләре читен булганнар, кредит каникуллары сорап, банкка мөрәҗәгать итә ала.

Әйткәндәй, 10 марттан башлап шәхси эшкуарлар, кече һәм урта предприятиеләр өчен планлы тикшерүләргә мораторий кертелә. Ул агымдагы елның 31 декабренә кадәр гамәлдә булачак.

Моннан тыш, хөкүмәт һәм төбәкләр салым түләү срокларын озайту турында карар кабул итә алачак. Яңа тәртип 2023 ел дәвамында гамәлдә булачак, диде Михаил Мишустин.

 

Фото: pixabay.com.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: