Туган як
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Икътисад
4 март 2022, 09:00

«Катлаулы вакытта Республика җитәкчеләре хәлдән чыгу юлын табар, дип исәплим...»

Башкортстан телевидениесендә икътисад фәннәре доктор, Башкортстан мәгарифне үстерү институты ректоры Азат Янгиров дәүләтебезгә игълан ителгән санкцияләр турында сөйләде.

«Катлаулы вакытта Республика җитәкчеләре хәлдән чыгу юлын табар, дип исәплим...»
«Катлаулы вакытта Республика җитәкчеләре хәлдән чыгу юлын табар, дип исәплим...»

Башкортстан телевидениесендә икътисад фәннәре доктор, Башкортстан мәгарифне үстерү институты ректоры Азат Янгиров дәүләтебезгә игълан ителгән санкцияләр турында сөйләде.

– Илебезнең Үзәк банкы процент ставкасын 20% кадәр күтәрде. Әлеге карар депозит ставканы арттырырга мөмкинлек бирә. Санкцияләр кагылган банклар ставкаларны байтакка күтәрде. Шулай да бу финанс оешмаларның тиешле ресурслары бар һәм бу хәл ул кадәр хәвефле дип әйтеп булмый. Үзәк банкның ставканы күтәрүе инфляция куркынычын капларлык дәрәҗәдә булачак. Бу үз чиратында азык-төлек хакларын тотрыкландыру, халыкның депозитларда булган акчаларын очсызланудан сакларга мөмкинчелек бирәчәк, дип уйларга нигез бар. Әлеге ставкалар күтәрелү Русия гражданнарының акчасын һәм банк системасы иминлеген саклап калу максатында башкарылды. Шуңа да халыкка хәвефләнеп банкларда саклауда булган акчаларын алырга ашыгырга киңәш итмәс идем. Мондый кискен адым ясарга нигез юк. Барлык ватандашларга бары тик рәсми чыганакларга гына ышанырга киңәш итәм.

SWIFT системасын чыгару турында сүз алып барганда тәү чиратта ул Русиягә түгел, ә Европа илләренә күбрәк начар йогынты ясар, дип исәплим, чөнки илебез икътисадының ул илләр белән финанс бәйләнешләре тыгыз. Аларга без лизингка алган самолетлар өчен акча түләргә тиеш. Ә ул түләү SWIFT системасы аша башкарыла иде. Көнчыгыш илләреннән сатып алынган товарлар өчен исәпләшү дә шул система ярдәмендә башкарылды. Шуңа күрә Европа илләре безгә караганда күбрәк югалтачак. Гомумән, санкцияләр безгә генә түгел, Европага да начар йогынты ясый, алар моны ныграк сизәчәк. Мин европа үзенең югалтуларын күрергә тиеш, дип уйлыйм. Газ хаклары арта һәм бу аларның инфляциясенә зур этәргеч булачак.

Безнең республикага килгәндә, коронавирус пандемиясе шартларында Башкортстан ныгынды. Катлаулы шарларда яшәргә дә өйрәндек. Без Русиядә алдынгылар рәтендә. Минемчә, санкцияләр вакытында республика җитәкчеләре үз юлын табар, – диде ул.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: