Коронавирус авыруы кешелек дөньясын авыр сынауларга дучар итте. Ул һаман да “котыра” һәм аның киләчәктә тагын нинди нәтиҗәләр китерәчәге дә анык кына мәгълүм түгел. Илләр арасындагы моңа кадәр дәвам иткән хезмәттәшлекнең сүрелүен күз уңында тотканда, әлбәттә, халыкны азык-төлек белән тәэмин итүнең кискенләшүен билгеләргә кирәк. Хәл бигрәк тә Азия, Африка илләрендә катлаулы. Бәла ялгыз йөрми, диләр. Пандемиядән соң, белгечләр фаразлавынча, 2020 елда планетада янгыннар саны, кайдадыр су басулар артачак. Басу-плантация уңышы да түбән булачак, дигән фикерләр бар. Бер сүз белән әйткәндә, фаразлар дөреслеккә туры килсә, дөнья күләмендә халыкны азык-төлек белән тәэмин итүдә җитди проблемалар көтелә.
Әйтергә кирәк, Русия мондый сынауларга каршы торырдай ресурсларга ия. Бу турыда ил башлыгы Владимир Путин берничә көн элек халыкка мөрәҗәгатендә дә бәян итте. Илебезнең аграр экспорт мөмкинлекләренең берникадәр чикләнүе, эчке сәүдә базары ихтыяҗы артуга этәргеч бирде. Пандемия шартларында да Русия аграрийлары җитештерүне киметүгә юл куймады. Илнең азык-төлек хәвефсезлеге ышанычлы тәэмин ителә.
Әлбәттә, илдә аграр сәясәтне тормышка ашыруда Башкортстан авыл эшчәннәренең роле зур. Соңгы ике ел дәвамында республика тармакта җитештерүне арттыруда һәм аграр секторны үзгәртеп коруда зур адымнар ясады. Икътисадның мөһим юнәлеше буларак, агросәнәгать тармагы бүген республиканың куәтен үстерүдә мөһим урын тота. Аграр сәясәт проблемаларының Республика Башлыгының шәхсән контролендә булуы көнүзәк мәсьәләләрне нәтиҗәлерәк хәл итәргә мөмкинлек бирә. Берничә көн элек кенә “Авыл сәгате” форматында үткәрелгән онлайн-киңәшмәдә, мәсәлән, Радий Хәбиров аграр тармакны стратегик үстерү буенча мәсьәләләрне системалы хәл итү зарурлыгын ассызыклады. “Без авыл хуҗалыгын модернизацияләүдә зур, кызыклы юл башында торабыз. Куәтле эшкәртү базасын формалаштыру, яңа технологияләр кертү бурычы куелган. Эш барышында безгә күп нәрсәне яңартырга туры киләчәк. Республиканың ресурс потенциалын, кешеләребезнең тәҗрибәсен һәм хезмәт яратуын исәпкә алганда, бу мәсьәләне хәл итүнең яхшы перспективалары бар дип исәплим”, — диде әлеге киңәшмәдә Радий Фәрит улы.
Республика җитәкчесенең шулай белдерүе, билгеле, аграрийларга зур ышаныч күрсәтүе билгесе һәм яхшы бәя дә булып тора.
Әйткәндәй, коронавирус белән бәйле хәл-шартлар вакытында республика аграрийларының эше бер көн дә тукталып тормады. Чәчүне сыйфатлы итеп башкардылар. Терлекчелек җәйләү чорына аяк басты. Бу көннәрдә авыл халкы мал азыгы хәзерли.
Республиканың аграр сулышы ничек? Дәүләт органнарында авыл хуҗалыгына кагылышлы нинди яңалыклар бар? Шушы һәм башка сорауларга җавап бирүен үтенеп, Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахмановка мөрәҗәгать иттек.
— Илшат Илдусович, авыл өчен шундый кызу чорда “Кызыл таң” гә-зите журналисты белән әңгәмәләшергә вакыт тапканыгыз өчен рәхмәт. Әлбәт-тә, сөйләшүне кыскача чәчү йомгаклары белән таныштырудан башласак иде. Район һәм авылларда милли бәйрәмебез — сабантуйлар үткәрү быел кичектерелгәч, республика авыл эшчән-нәренең язгы эш нәтиҗәләре, уңыш-лары һәм аларның хезмәтенә бәя биреп җиткерелмәде кебек.
— Чәчү кампаниясе быел элекке еллардагыдан иртәрәк башланды һәм без планлаштырылган барлык мәйданда да чәчтек. Гомум алганда, бөртеклеләр 1 миллион 294 мең гектарда чәчелде. Бөртеклеләр, шикәр чөгендере эллеккедән шактый артыграк мәйданнарны биләде. Майлы культуралар кимеде һәм ул, әлбәттә, аны җитештерүчеләрнең базар конъюнктурасы, пандемия шартларында хезмәттәшлекнең берникадәр чикләнүе сәбәпләре белән бәйле. Республика аграрийлары язгы сынауны уңышлы тотты, дип бәялим. Әйткәндәй, авыл эшчәннәре хезмәтен традиция буенча һөнәри бәйрәмнәрендә зурлыйбыз.
Бик урынлы сорау бирдегез. Коронавирус белән бәйле чаралар авылдагы эшкә аяк чалмады. Шундый шартларда журналистларның да сафта булуы куандыра. Республика басмалары журналистларына рәхмәт әйтергә телим. Кайсы басманы алсак та, һәркайсында каләм осталарының басу-фермалардан язган материаллары, авыл уңганнары, республиканың аграр тармагындагы мөһим вакыйгалар турында язмалар аз булмады. “Кызыл таң” гәзите аша һәммәсенә дә “молодцы” дип әйтергә телим.
Бүгенге һава шартлары да алдагы уңышка уңай йогынты ясый. Әлбәттә, Урал аръягындагы һәм төньяк көнчыгыш районнарда туфракта дым җитешми. Фаразлар буенча, ашлык бәясе быел да яхшы булачак. Инде бүген үк трейдерлар яңа бодайның тоннасына 11-12 мең сум бирергә әзер.
Бүген авыл хуҗалыгының куәте заманча техникага да бәйле. Төрле категориядәге хуҗалыклар дәүләт ярдәме белән яңа техника сатып алырга тырыша. Якынча исәпләүләр буенча, быел республика аграрийлары ел ахырына кадәр 8 миллиард сумлык яңа комбайн, трактор, машина һәм башка җиһазлар сатып алачак. Аграр хуҗалыкларның “Росагролизинг” акционерлар җәмгыятенең ташламалы программаларында катнашуы активлашты. Әлеге программада катнашу максатында аграрийлар биргән заявка күләме бәясе 3,5 миллиард сумнан артты.
— Басу эшләре уңышлы төгәлләнде, дип бәя бирдегез. Шул ук вакытта, ай башында республиканың аерым районнарында байтак хуҗалыкларның табигый зыян күрүе чәчүлекләргә ни дәрәҗәдә йогынты ясады? Узган елда агростраховка ярдәмендә аграр предприятиеләр көчле яңгырлар китергән югалтуларны каплаган иде. Быел моңа өмет итеп булачакмы?
— Чынлап та бик көчле җил-давыл булды ул. Билгеле, мондый чакта басуларны җимергеч көчкә ия җил-яңгырдан саклап калып булмый. Давыл Бүздәк районы аграрийларына, мәсәлән, 20 миллион сум чамасы зыян салды. Табигать стихиясе шулай ук, Чишмә, Туймазы, Чакмагыш, Благовар, Уфа районнарында да авыр эз калдырды. Гадәттән тыш табигый хәл аркасында сигез районның 32 аграр хуҗалыгы басулары югалту кичерде. Ә республика буенча зыян күргән барлык чәчүлек мәйданы 14,2 мең гектардан артты. Бу якынча исәпләүләр буенча да 120 миллион сумнан артык зыян дигән сүз.
Шулай да, хәл ул кадәр үк куркыныч та, катлаулы да түгел. Чәчүлекләрен страховкалаган хуҗалыклар, билгеле, югалтуларны икеләнмичә каплый алачак. Без ел саен бу турыда кисәтә, аңлата киләбез. Аерым категориядәге хуҗалыкларга күрелгән зыянны капларга республика Хөкүмәте ярдәм итәчәк.
Элекке еллардагы тәҗрибәләр дә агростраховкалауның никадәр мөһим булуын күрсәтте. Бу чараны үтәүчеләр отты, әлбәттә. Әмма кайберәүләр өчен һаман да хаталар сабак була алмый. Әйтик, узган еллардагы корылыктан зыян күрүчеләр страховка акчасын тулысынча алды. Чәчү эше тәмамланып, 15 көн үткәнче, чәчүлекләрне страховкаларга киңәш итәбез. Дәүләт ярдәме дә бар. Аграр җитештерүчеләр страховкалау премиясенең 50 процентын гына түли, икенче яртысын дәүләт үз өстенә ала. Моның өчен төп таләп — страховкалаучы оешманың Агростраховкалаучылар берлеге әгъзасы булуы мотлак. Димәк, нинди категориядәге хуҗалык булуына карамастан, страховка мәсьәләләренә җитди карарга кирәк һәм шул чагында гына көтелмәгән бәла-казаның нәтиҗәсе җиңелрәк булачак.
— Илшат Илдусович, хәзер сүзебез күптән түгел Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров онлайн форматта үткәргән “Авыл сәгате” киңәшмәсе турында булыр. Ул тармакны стратегик үстерү юнәлешендә яңа бурычлар билгеләде. Аңлатыбрак таныштырсагыз иде.
— Ныклы әзерлек белән оештырылган җитди киңәшмә булды ул. Ит терлекчелеген яңа технологияләр нигезендә үстерү, яңа сәүдә базары һәм бу юнәлештәге алдынгы тәҗрибәне өйрәнү турында сүз барды. Анда билгеләнүенчә, республикада ит базары, аны җитештерү мөмкинлекләре 295 мең тонна белән бәяләнә. Әлегә бу күрсәткечтән ерак торабыз. Җитештерүчеләр фикеренчә, бу максатка ирешү өчен симертү мәйданчыкларын арттырырга, җитештерүчеләргә финанс ярдәм күрсәтүне камилләштерергә, эре сәүдә челтәрләрендә аренда бәяләрен киметергә, тармакта кооперацияне үстерү кебек проблемаларны тизрәк хәл итәргә кирәк.
Белешмә. 2019 елда Башкортстанда тереләй авырлыкта 261,2 мең тонна ит җитештерелгән, шул исәптән сыер малы ите 113 мең тонна, дуңгыз ите 73,3 мең тонна һәм кош ите 63,4 мең тонна.
“Авыл сәгате”ндә ит терлекчелеген үстерүнең барлык проблемалары бер яссылыкта тикшерелде. Алдынгы тәҗрибә үрнәкләре белән таныштырдык. Мәсәлән, “Зуевское” җәмгыяте директоры Альберт Мөхәм-мәтьяров үз предприятиесендә ит җитештерү, аны эшкәртү һәм сатуны оештырудагы игътибарга лаек эшчәнлеге турында сөйләде. Хуҗалыкта 1 мең баш сыер малы асрала. Ит продукциясе үзенең фермер кибетенә караган сәүдә челтәрләре аша сатыла.
Республика Башлыгы көн кадагындагы тагын бер проблеманы хәл итү өчен тәгаен бурычлар куйды. Республика башкаласында гына түгел, барлык эре шәһәрләрдә дә, муниципаль район үзәкләрендә дә урындагы җитештерүчеләргә сәүдә итү өчен заманча базар мәйданчыклары, ярминкәләр үткәрүгә махсус урыннар булдырырга кирәк. Уйланырга урын бар. Мәгълүм булуынча, башкалабыз Уфаның сәүдә нокталарында республика җитештерүчеләре тәкъдим иткән продукция гомум күләмдә 67 проценттан артмый. Дөрес, муниципалитет республика фермерларына күбрәк сәүдә итү урыны тәкъдим итү максатында комплекслы чаралар кабул итте. Хәзер төп максат — башкаланың һәр районында урындагы авыл хуҗалыгы товарлары сату өчен җиһазландырылган заманча бина булырга тиеш.
— Башкортстан “Сөт иле” буларак та үз данын дөнья күләмендә танытты. Узган ел йомгаклары буенча да республика лидерлар исемлегендә калды. Бүген сөтчелек тармагы ничек эшли һәм ил күләмендә алдынгылыкны саклап калачакбызмы, ничек уйлыйсыз?
— Узган ел республикада 1 миллион 641 мең тонна сөт җитештерелде, ягъни 2018 елгы дәрәҗәдән үсеш 101,1 процент тәшкил итте. Районнар исемлеген кабатларга теләмим, узган ел сөт җитештерүдә индустриаль сөтчелек проектлары гамәлгә керү мөһим роль уйнады. Авыл хуҗалыгы предприя-тиеләрендә чимал җитештерү узган ел, 4 процентка артып, һәр сыерга уртача 5531 килограмм тәшкил итте. Чагыштыру өчен: 2018 елда ул — 5314, 2017 елда — 4963, 2016 елда — 4821 һәм 2015 елда һәр сыердан 4413 килограмм иде. Алты районда һәр сыердан уртача савым 6 мең килограммнан артты.
2018 елда республика Хөкүмәте Башкортстан Республикасында 2030 елга кадәр чорда сөт терлекчелеген үстерү буенча комплекслы программа кабул иткән иде. Анда шушы чорга, ягъни 2030 елга сөт җитештерү күләмен 1 миллион 500 мең тоннага җиткерү бурычы билгеләнде. 2019 елгы дәрәҗә белән чагыштырганда үсеш ике тапкыр артырга тиеш.
Белешмә. 2020 елның 22 июненә республиканың барлык төрдәге хуҗалыкларында сыер маллары саны 970 мең баш чамасы теркәлгән, шул исәптән савым сыерлары — 390 меңнән артык. Шулай ук, барлык категориядәге хуҗалыкларда 743 мең тонна сөт җитеш-терелгән. Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә уртача савым — 2800 килограмм (узган елгы белән чагыштырганда артыграк).
Без, бүгенге дәүләт сәясәтен уңышлы тормышка ашырган хәлдә, әлбәттә, лидерлык дәрәҗәсен саклап калачакбыз, дип ышанам. Әйтергә кирәк, бүген республика аграр тармагында 41 өстенлекле инвестицион проект гамәлгә ашырыла. Аның гомум бәясе 88,2 миллиард сумнан арта. Ә өстенлекле проектларның гомум исемлегенә 73 проект кертелгән һәм аның бәясе 287,9 миллиард сумга җитә. Алар аграр эшчәнлектә, җитештерүдә һәм авылның социаль сәясәтендәге күпкырлы проблемаларны берләштерә. Ул проектлар бер-берсенә тыгыз бәйләнгән. Җитештерүдә, яңа эш урыннары булдыруда мөһим урын тота.
Әлбәттә, көтелмәгән кризис та берникадәр аяк чалды. Инвесторларга шундый шартларда дәүләт ярдәме күрсәтү юлларын билгеләдек. Чыгымнарның бер өлешен каплау, ташламалы процент ставкалары, һәртөрле субсидия аларга Башкортстанда инвестицион мохитнең ышанычлы булуын күрсәтте.
Терлекчелек белән бәйле сорауга шуны да өстисе килә. Бу көннәрдә республикада мал азыгы хәзерләү кампаниясенең кызган мәле. Яңгырлар да явып үтте. Монысы да начар түгел. “Яшел урак” өчен вакыт та, куәтләр дә җитәрлек. Быел республика буенча 760 мең тонна печән һәм 1,5 миллион тонна сенаж хәзерләү бурычы куелды. Һәр баш малга уртача кимендә 28 центнер азык берәмлеге тупланырга тиеш. Үзенчәлек шунда, быел Урал алды дала зонасына караган хуҗалыкларда, көньяк һәм төньяк урман-дала төбәге районнарында күпьеллык үлән гадәттәгедән иртәрәк өлгерде һәм яшел массаның яхшы булуы белән куандыра. Аграрийлар биредә икенче, хәтта өченче чабымга өмет итә. Оператив мәгълүматлар буенча, мал азыгы хәзерләү темпы узган елдагыдан ике тапкыр югарырак.
— Форсаттан файдаланып, республиканың быелгы аграр тормышындагы тагын бер мөһим вакыйгага тукталасы килә. 9 июньдә Хөкүмәт утырышында 2021-26 елларда республика авыл хуҗалыгын үстерү, авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарын көйләү турында Дәүләт программасы кабул ителде. Мөһим аграр документ турында кыскача гына таныштырсагыз иде.
— Гамәлдәге дәүләт программасы быел декабрь аенда тәмамланачак. Республика авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан яңасы әзерләнде. Ул 6 кече программаны үз эченә ала. Максатлы күрсәткечләргә ирешү өчен программа кысаларында аны тормышка ашыруга беренче елны 5 миллиард 498 миллион сум бүленәчәк, шуның 1,8 миллиард сумы — федераль казнадан. Бюджеттан тыш чыганаклардан каралганының 5,6 миллиард сумга җитүе көтелә.
Яңа дәүләт программасы буенча тормышка ашырылачак чаралар республикада ашлык һәм кузаклы культуралар җитештерү һәм эшкәртү күләмен арттыруга, шулай ук сөт, сыер малы һәм кош-корт ите буенча күрсәткечләрне әлеге дәрәҗәдән үстерүне тәэмин итәчәк.
Болары — җитештерүгә кагыла. Аннан тыш, “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” федераль программасы кысаларында, шундый исемдә узган елның декабрендә Хөкүмәт карары нигезендә республика программасы кабул ителде. Ул 9 юнәлешне берләштерә. Программа 2020-25 елларга исәпләнгән һәм аның төп максаты — авылда яшәүчеләр санын тотрыклы саклап калу һәм аларның тормыш дәрәҗәсен күтәрү. Шундый сан аша да әлеге документның никадәр мөһим һәм нәтиҗәле булуы күренә. Республика авылларында инфраструктураны үстерү максатында 3 ел дәвамында 5,5 миллиард, шул исәптән республика казнасыннан 3 миллиард сум акча бүленә.
Белешмә. Яңа дәүләт программасы буенча, 2022 елга кадәр 1 меңнән артык гаилә торак шартларын яхшыртуга субсидия алачак. Аның гомум суммасы 1,6 миллиард сум тәшкил итә. 2022 елга кадәр 19 муниципаль районда 24 газ тәэминаты корылмасы сафка басачак һәм гомум озынлыгы 127 километр газүткәргеч салыначак.
— Илшат Илдусович, авыл халкының, гомумән, кәефе ничек, аграр ведомство авыл сулышын тоямы? Ишетеп белүемчә, Сез катнашкан “Русия АПКсы 2020: илне кем туйдырыр?” дигән исемдә узган Бөтенрусия агрофорумында да бу сорау яңгыраган.
— Сулышын әйтә алмыйм, ә менә кәефенә килгәндә арттыру булмас: пандемия шартларында халык үзенең бердәм һәм оешкан, көчле рухлы булуын, өмет белән яшәвен күрсәтте. Болар һич арттыру түгел. Башка урында эш тукталган хәлдә дә, авыл эшчәннәре, хәвефсезлек таләпләрен төгәл үтәп, тракторга утырды, чәчкеч артына басты. Чөнки аларның хезмәттәге көндәлек тырышлыгының үзе өчен генә түгел, яшәгән төбәге, республика һәм ил иминлеге өчен кирәклеген аңлады ул. Без аларның фидакарьлегенә көзен “чебешләрне санаганда” лаеклы бәясен бирербез әле.
Чынлыкта һәр районда халыкның активлыгы үсә. Кайчандыр таралганнар берләшә, күмәклек белән көчле булуларын күрсәтә. Сез телгә алган чарада мин анда катнашучыларны Башкортстанда авыл хуҗалыгы кооперациясе оештыру тәҗрибәсе белән таныштырдым. Бездә керемле проектларга ярдәм итү буенча эш үрнәкле оештырылган. Әйтергә кирәк, 2018-19 елларда Русиядә оештырылган барлык шундый кооперативларның 16 проценты Башкортстанга карый. Кооперация оештыруда иң мөһиме — гражданнар инициативасы. Алар кооперациягә берләшеп, авылда җитештерү, керем алу буенча бер максат белән эшли. Узган ел төрле юнәлештә кооперациягә кереп эшләүче хуҗалыкларның гомум кереме 1,2 миллиард сумга җитте. Быел бу сумманың артачагы күренеп тора.
Авылда үз эшен башлаучылар өчен Башкортстан дәүләт аграр университеты базасында “Фермер мәктәбе” оештырылуы да эшләргә теләк белдерүче максатчан кешеләргә зур ярдәм булды. Укырга сайлап алу конкурсы аша алыначаклар.
Күптән түгел Авыл хуҗалыгы министрлыгында “Агростартап” һәм гаилә фермаларын үстерү юнәлешләре буенча 2020 ел грантларына ия булучылар исемлеге мәгълүм булды. Комиссия онлайн режимда эшләде. Җиңүчеләр җыелган баллары аша билгеләнде. “Агростартап” буенча аграр бизнесын башлаучы 68 кеше, шулай ук, 9 гаилә фермасы хуҗасы грантларга ия булды.
Бүген кайсы тармакны алсак та, инициативалы һәм заманча фикер йөрткән һөнәр ияләренә, белгечләргә ихтыяҗ зур. Авыл хуҗалыгында бигрәк тә. Чөнки, язмышын авыл белән бәйләргә уйлаган студенттан башлап, аграр җитештерү белән шөгыль-ләнергә теләгән һәркемгә дәүләт ярдәм итәргә тырыша. Мондый өстенлеккә авылларның социаль йөзе үзгәрүен, торак төзүчеләргә һәртөрле субсидияләр бирелүен дә өстәсәк, һичсүзсез, авылның киләчәге ышанычлы булуы аңлашыла. Әле соң түгел, күп акчага өмет итеп, бәхетен читтән эзләргә киткән егетләргә дә авылга борылыгыз, дип киңәш итәм.
Олег Төхвәтуллин әңгәмәләште.