Туган як
+29 °С
Ясно
МАКС
Икътисад
25 Июня 2020, 21:17

Республика Хөкүмәтендә "Башкортстанда эшләнгән" проектын тормышка ашыру планы кабул ителде.

25 июньдә беренче вице-премьер Андрей Назаров Башкортстан Хөкүмәте Президиумы утырышын үткәрде, анда "2020-21 елларга "Башкортстанда эшләнгән" ("Made in Bashkortostan", "Башкортостанда эшләнгән")" проектын тормышка ашыру планы кабул ителде.

Республика Хөкүмәтендә "Башкортстанда эшләнгән" проектын тормышка ашыру планы кабул ителде.

Республиканың Тышкы икътисади элемтәләр буенча дәүләт комитеты рәисе Маргарита Болычева үз чыгышында билгеләп үткәнчә,"Башкортстанда эшләнгән" проекты – республиканың экспорт юнәлешле предприятиеләре тарафыннан тышкы сәүдә эшчәнлеген алып баруны гадиләштерү өчен булдырылган уникаль система.

Ул шулай ук сервислар арасына чит ил сатып алучыларын һәм, киресенчә, республика экспортерларын эзләү керүен билгеләп үтте. Акселерация программасы эшкуарны профильләштерергә, аның экспортер булу өчен нәрсә эшләргә тиешлеген билгеләргә мөмкинлек бирәчәк. "Башкортстанда эшләнгән" проекты сыйфатлы продукцияне тышкы базарларга чыгару өчен шәхси инструмент булачак. "Башкортстанда эшләнгән" бренды бары тик сыйфатлы республика продукциясенә генә биреләчәк.

- Экспортер-республика компанияләренә ярдәм итү төбәкнең тышкы сәүдә үсешенә һәм продукцияне халыкара базарларга чыгаруга йогынты ясый торган төп факторларның берсе булып тора. Үзебезнең республика бренды экспортка чыгарга теләгән экспортерлар һәм компанияләр өчен яхшы ярдәм инструменты булырга тиеш, - диде беренче вице-премьер Андрей Назаров.

Фото: БР Хөкүмәте
Читайте нас