Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Икътисад
17 февраль 2020, 03:09

Билет өчен 25 сум түлиячәкбез

1 марттан «Башавтотранс» предприятиесе республиканың барлык торак пунктларында җәмәгать транспортында пассажирларны йөртү һәм багаж ташу буенча яңа тариф кертә.

1 марттан «Башавтотранс» предприятиесе республиканың барлык торак пунктларында җәмәгать транспортында пассажирларны йөртү һәм багаж ташу буенча яңа тариф кертә.
Акчалата һәм банк карталары белән түләгәндә билет хакы 25 сум тәшкил итәчәк. «Алга» бердәм транспорт картасы буенча юл бәясе үзгәрешсез кала — 18 сум, дип хәбәр иттеләр Октябрьскийның пассажирлар автотранспорт предприятиесендә.
Юл йөрү бәясе, шәһәр пассажир транспортында йөрү өчен түләү күләмен үзкыйммәтенә якынайту максатында арттырыла. Шулай ук бу карарны кабул итүгә 2016-2019 еллардагы инфляция дәрәҗәсе дә йогынты ясады.
Читайте нас: