Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Икътисад
12 февраль 2020, 18:09

Тормышны яхшырту өчен

Октябрьский «Бизнес-инкубаторы»нда эшкуарлыкны үстерү һәм халыкның тормыш сыйфатын күтәрүгә кагылышлы чара оештырылды

Октябрьский «Бизнес-инкубаторы»нда эшкуарлыкны үстерү һәм халыкның тормыш сыйфатын күтәрүгә кагылышлы чара оештырылды
Кече һәм урта эшкуарлыкка булышлык итү Советының «2019 елда кулланучылар базарын үстерү нәтиҗәләре һәм 2020 елга планнар» исемендәге киңәйтелгән утырышын хакимият башлыгы урынбасары, бизнес-шериф Сергей Литов ачты.
Сергей Васильевич билгеләвенчә, катлаулы икътисади шартларга карамастан, бүгенге көндә кулланучылар базары тотрыклы хәлдә. Төбәктә тауар тәэминаты, сәүдә, җәмәгать туклануы һәм көнкүреш хезмәтләре күрсәтү объектлары челтәре үсеш алган.
Октябрьскийда барысы 1274 юридик зат һәм 2419 шәхси эшкуар исәпләнә. Кече һәм урта эшкуарлык предприятиеләре арасында төп өлешне микропредприятиеләр тәшкил итә — 95,5%. Мәгълүматларга ярашлы, узган елда «эшкуарлык сәгате» рәвешендәге 26 киңәшмә үткәрелгән, аларда 36 инвестицион проект каралган (3-се тормышка ашырылган, икесе буенча конкурс оештырылган). Эшкуарлыкны үстерү чараларын гамәлгә ашыру кысаларында «2019 елның иң яхшы социаль проекты», «Хатын-кыз — ел директоры» Бөтенрусия бәйгеләре, «Ел эшкуары-2019» республика конкурсында катнашу өчен мәгълүматлар туплауда ярдәм күрсәтелгән.
Нәтиҗәләр буенча, «Грин» җәмгыяте «Экология өлкәсендә иң яхшы социаль эшкуарлык проекты» номинациясендә, «Девон» кунакханәсе»нең идарә итүче директоры Галина Зайцева «Хатын-кыз — ел директоры» республика конкурсының «Ел бизнес-ачышы» төркемендә җиңүче дип танылды.
«Ел эшкуары-2019» республика бәйгесендә катнашучыларның алтысы да финалга чыкты: «Октябрьский икмәк заводы», «Девон» кунакханәсе», «Щит-Сервис», «Автоконтрольсервис», шәхси эшкуарлар — Дания Нәбиуллина һәм Лилия Агасян. Геворгян Гнел Коляевичка «Төбәкләрнең алтын фонды» ордены тапшырылды.
«Эшкуарлар союзы» рәисе, Совет әгъзасы Владислав Кәримов чыгышында кулланучылар базары өлкәсендәге көнүзәк мәсьәләләрне яктыртты, аларны хәл итү юлларын тәкъдим итте. Кече һәм урта эшкуарлык субъектларының бердәм реестры турында БР буенча 27нче районара Федераль салым хезмәте инспекциясе начальнигы урынбасары Динә Нигъмәтуллина мәгълүмат бирде.
Роспотребнадзорның Октябрьский шәһәре буенча начальнигы Нәзирә Габидуллина санитар-эпидемиологик вәзгыятьне һәм кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләсен яктыртты, «Эшкуарлар өчен ачык ишекләр көне» чарасы турында искә төшерде.
Утырыш ахырында «Октябрьский — чәчәкләр шәһәре» конкурсында «Иң яхшы сәүдә һәм хезмәтләндерү өлкәсе предприятиесе» төркемендә җиңү яулаган «Нарыш» сәүдә комплексы»н (1 урын); «Тет-а-тет» кафесы»н (2 урын); «For You» матурлык салонын (3 урын) бүләкләү тантанасы оештырылды.
... 2019 елга нәтиҗәләр ясалды, 2020 елга планнар билгеләнде. Бүгенге көндә муниципалитетның төп бурычы — эшкуарлыкны үстерү һәм тормыш сыйфатын яхшырту өчен лаеклы шартлар тудыру.
Читайте нас: