Туган як
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Икътисад
23 гыйнвар 2020, 23:08

Үзгәрешләр юлында

«Октябрьский бораулау эшләре идарәсе»ндә эшчәнлек алдынгы технологияләргә нигезләнә.

Шәһәр хакимияте башлыгы Алексей Шмелев эшкуарлыкны үстерү һәм инвестицияләр җәлеп итү буенча урынбасары, бизнес-шериф Сергей Литов белән берлектә «Октябрьский бораулау эшләре идарәсе» җәмгыятенең яңа цехлары һәм җитештерү биналарында эш сәфәре белән булдылар. Элеккеге күн заводы биләмәсендә баручы ремонт эшләре барышы предприятиенең генераль директоры Илдар Динар улы Халфин таныштырды.


Бүгенге көндә компанияләр төркеменә «Квадрохолдинг», «Техносервис и К», «Буртис» җәмгыятьләре керә. Бу структура бораулау белән бәйле күп сандагы мәсьәләләрне хәл итү һәм кулланучылар ихтыяҗын тулы күләмдә канәгатьләндерү мөмкинлеге бирә.

«Октябрьский бораулау эшләре идарәсе» нефть, газ һәм аның конденсатын чыгару буенча бораулау хезмәтләре күрсәтә. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: предприятие җитештерү өлкәсен үстерүгә инвестицияләр җәлеп итү белән генә чикләнми, эшчәнлекнең яңа юнәлешләрен дә билгели. Бу үз чиратында хезмәткәрләрне өстәмә эш урыннары белән тәэмин итү, цехларда эш гамәлләре нәтиҗәлелеген арттыру дигән сүз. Шул ук бинада APS technology заманча җитештерү бүлеге дә дә урнашкан.

Бораулауның алдынгы технологияләрен куллану, технологик яңалыклар кертү нефть сәнәгате өлкәсендә шәһәребез абруен ныгытырга мөмкинлек бирәчәк.

Эш сәфәре ахырында хакимият башлыгы предприятие җитәкчелегенә төбәк үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен рәхмәтен белдерде һәм барлык башлангычларда да уңышлар теләде.


Фотолар ачык чыганактан.
Читайте нас: