Туган як
+4 °С
Облачно
МАКС
ВК
ОК
МАКС
ВК
ОК
Икътисад
19 Августа 2019, 13:21
Алты айда – 106 миллиард сум
Хөкүмәт йортында узган Инвестиция советы утырышында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров инвестицияләр үсешенең уңай динамикасын билгеләп үтте.
Добавить в предпочтительные источники Google
– Агымдагы елның алты ай нәтиҗәләре буенча, инвестицияләр күләме 13,6 процентка артты. Икътисадка 106 миллиард сум салынды, – диде ул. – Эре холдинглар – RAILGO, Savencia, “ЭкоНива” үзләренең инвестиция планнарын гамәлгә ашыра башлады да инде.
Шул ук вакытта инвестицияләрнең 70 проценты эре һәм урта предприятиеләр тарафыннан формалаштырыла. Калганы кече бизнес вәкилләре өлешенә туры килә. Беренче ярты елда 4 мең яңа эшкуарлык субъекты теркәлгән, тоташ республика буенча аларның гомум күләме 131 мең тәшкил итә.
Төбәктә бизнесны үстерү өчен уңайлы инфраструктура формалаштыру мәсьәләләре дә хәл ителә. Русия Икътисади үсеш министрлыгы индустриаль парклар булдыру
турында республиканың өч гаризасын хуплады. Аерым икътисади зона төзү буенча эш актив стадиядә, Башкортстан продукциясен дөнья базарларында алга этәрү дәвам итә. Чит илләрдә республика вәкиллекләре ачыла.
Читайте нас
MAX
telegram
вк
дзен
ок
Редакцияне сайлау
Новости
10 Августа , 04:22
Азалия Аминева завоевала Гран-при
Новости
10 Августа , 17:27
Боец «Свой» из Башкирии вступил в отряд «БАРС»
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"