Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Икътисад
26 март 2019, 12:40

Субсидия: кемгә, күпме?

Коммуналь хезмәтләр өчен түләү кәгазен күрүгә, андагы саннардан, күрсәтелгән хезмәтләр исемлегеннән күзләр камаша.

Коммуналь хезмәтләр өчен түләү кәгазен күрүгә, андагы саннардан, күрсәтелгән хезмәтләр исемлегеннән күзләр камаша.
Халыкка ярдәм йөзеннән дәүләт төрле ташламалар тәкъдим итә. Аларны ничек рәсмиләштерергә? Коммуналь хезмәтләргә түләгәндә бирелә торган субсидия кемнәргә тиеш? Бүген шушы сорауларга җавап бирәбез.
Русия Торак Кодексының 159нчы маддәсе нигезендә, Башкортстан Республикасында аз керемле гаиләләргә ярдәм итү максатыннан, торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләгәндә ташламалар бирү каралган. Субсидияләр торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүдә бурычлар булмаган очракта бирелә. Әгәр гражданның бурычы бар икән, торак-коммуналь хуҗалык оешмалары белән түләүне кичектереп тору турында килешү төзеп, ташлама юлларга мөмкин.
Субсидиягә муниципаль яки дәүләт торак фонды торагыннан файдаланучылар, шәхси торак фондына караган торакта найм килешүе нигезендә яшәүчеләр, төзелеш торак кооперативы вәкилләре, фатир, шәхси йорт милекчеләре хокуклы. Ташлама алу өчен төп шартлар: Русия Федерациясе гражданлыгы; теркәлү урыны буенча торактан файдалану һәм аны куллану хокукына нигезләмә.
Субсидия 6 айга билгеләнә. Аны рәсмиләштерү өчен түбәндәге документлар кирәк: гаилә әгъзаларыннан шәхси мәгълүматларны файдалануга ризалык бирүче гариза; паспорт; гаилә составы, торак-коммуналь хезмәтләргә түләүдә бурычлар юклыгы турында белешмәләр; ташламаларны дәлилләүче документлар; гаиләнең соңгы 6 айдагы кереме турында эш урыныннан белешмә (2-НДФЛ); алиментлар хакында мәгълүмат; эшсезлек буенча пособие күләме; теркәлү урыны буенча торактан файдалану һәм аны куллану хокукын бирә торган рәсми документлар; гаилә әгъзаларының ИННы, СНИЛСы; шәхси исәп һәм реквизитларны күрсәтүче банк өземтәсе яки саклык кенәгәсе. Моннан тыш башка төр документларның таләп ителүе мөмкин.
Субсидия коммуналь хезмәтләргә түләү чыгымнары гаиләнең гомум кеременнән мондый хезмәтләргә түләүгә мөмкин булган иң зур күрсәткечтән артып киткән гражданнарга бирелә. Күп балалы һәм тулы булмаган гаиләләр өчен ул — 13 %; ялгыз пенсионерларга (60 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк ир-атлар, 55 яше тулган хатын-кызлар) — 18 %; 70 яшьтән өлкән ялгыз кешеләргә — 16 %; башка төр гражданнарга 20 % күләмендә билгеләнә.
Ташламаны юллау өчен Халыкка социаль ярдәм күрсәтү республика үзәгенең Туймазы районы һәм шәһәре буенча филиалына (адресы: Туймазы шәһәре, Чапаев урамы, 2/1 йорт, кабул итүгә алдан язылу өчен телефон: 8 (347 82) 5-20-95, белешмәләр өчен тел.: 8 (347 82) 5-09-15, 5-22-15) яки күпгамәлле үзәкләргә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шулай ук республика порталы аша (gosuslugi.bashkortostan.ru) электрон формада гариза тапшырырга була.
Социаль түләүләргә хокуклар турында тулырак мәгълүмат белән Халыкка социаль ярдәм күрсәтү республика үзәгенең рәсми сайтында (rcspn.mintrudrb.ru) танышырга мөмкин.

Читайте нас: