Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Икътисад
7 декабрь 2017, 18:09

Төп фикерләр чагылыш тапкан

Октябрьский хакимияте башлыгы А. Шмелев Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитовның 2018 елга Дәүләт җыелышы — БР Корылтаена Юлламасына комментарий китерде.

Октябрьский хакимияте башлыгы А. Шмелев Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитовның 2018 елга Дәүләт җыелышы — БР Корылтаена Юлламасына комментарий китерде.
— Рөстәм Зәки улы республика каршындагы киләчәккә максатлар һәм бурычларны анык билгеләде. Юлламаның иң мөһим һәм төп фикере — хакимият кешеләр мәнфәгатендә дә эшләргә тиешле. Төбәк халкы иртәгәсе көнгә ышанып яшәргә хокуклы. Республиканың төп байлыгы — аның кешеләре. Сәламәтлек саклау, мәгариф өлкәсе сыйфатын камилләштерү, спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар булдыру, яшь гаиләләрне хуплау, балалар хакында хәстәрлек күрү — безнең эштә төп юнәлеш, мөһим этәргеч ул.
Рөстәм Зәки улы үз вакытында һәм дөрес кисәтте: демографик хәлнең тотрыксызлыгы, үсеш кимүе шартларында без яшь белгечләргә зур кытлык кичерәчәкбез. Димәк, әле үк сәләтле һәм актив яшьләрне җәлеп итүгә шартлар тудыру мөһим. Республика киләчәге бүгенге яшьләр кулында.
БР Башлыгы муниципалитетлар алдына «бәхетле яшәеш биләмәсенә» әверелү максатын куйды. Бу комплекслы, эзлекле программа күп сандагы чараларны гамәлгә ашыруны күз уңында тота. Аның төп идеясе — бәхетле тормышка юл гаиләдә башлана. Минем фикеремчә, бик әһәмиятле һәм дөрес максат бу. Без әлеге юнәлештә арытаба да бердәм хезмәт итәчәкбез.
Республика Башлыгы белән тулысынча килешәм: төзек һәм уңайлы шәһәрләр, иҗтимагый юнәлештәге уңышлы предприятиеләр, үсеш алган мәгариф һәм сәламәтлек саклау челтәре — туган якның кабатланмас табигате белән берлектә барысы да Башкортстанны чын мәгънәсендә инвестицияләр, тәкъдимнәр, технологияләр, табигать байлыкларын җәлеп итүче үзәккә әйләндерүдә булышачак. Бу исә сәләтле яшьләрне, хәзерге һәм киләчәк көнне биредә төзиячәк белгечләрне җәлеп итүгә булышачак.
Читайте нас: