Гафури районының Йөзимән авылыннан «Лис» позывнойлы десант-штурм ротасы сугышчысы махсус хәрби операция биләмәсендә үз бурычын үтәгәндә кыюлыгы һәм тәвәккәллеге белән танылган.
Ул штурмлау вакытында FPV-дроннар уты астында дошман позицияләренә кереп, аны юк итә. Терәк пунктны чистартканнан соң, «Лис» дошман һөҗүмнәренә каршы торып, берничә алышта катнаша.
Хәрби бурычларны үтәгәндә күрсәткән гаҗәеп батырлыгы өчен яугир орден белән бүләкләнә.
Якташларының батырлыгын Гафури районы хакимияте башлыгы Венер Вахитов та билгеләп үтә : «Каһарманнарыбыз белән горурланабыз! Барыгызны да өйдә җиңү белән көтәбез», — дип язган ул үзенең социаль челтәрләрендә.
Чыганак: kiziltan.ru
Фото: "Звезда" гәзите.