Барлык яңалыклар
Общие статьи
25 ноябрь 2025, 11:33

«Прораб» позывнойлы яугир медаль белән бүләкләнде

Аскын районыннан «Прораб» позывнойлы яугир Русия Оборона министрлыгының «Махсус хәрби операциядә катнашучы» медале белән бүләкләнде. Хәрби хезмәткәргә бүләк алгы сызыкта тапшырылды, дип хәбәр итә Аскин районы хакимияте башлыгы Динис Йосыпов.

«Прораб» позывнойлы яугир медаль белән бүләкләнде
«Прораб» позывнойлы яугир медаль белән бүләкләнде

Моннан тыш, яугир хезмәт иткән бүлекчә начальнигыннан Мактау грамотасы алган. Командование аны хәрби бурычларны үтәүдәге уңышлары һәм югары профессионализмы өчен билгеләгән.

«Бу бүләк – якташыбызның фидакарьлеген һәм Ватанга тугрылыгын дәлилли. Без «Прораб»ны ышанычлы иптәш, җаваплы һәм максатчан кеше дип беләбез, ул куелган бурычны һәрвакыт иң югары дәрәҗәдә үтәргә әзер. Аның уртак җиңүгә керткән өлеше бәяләп бетергесез», - диде Динис Йосыпов.


Фото: Аскын районы хакимияте башлыгының социаль челтәрләреннән

Автор: Алсу Ибрагимова
Читайте нас