Без бүген җиңүчеләрнең исемнәрен атарга әзер.
Исегезгә төшерәбез: «Туган як» гәзите игълан иткән фотобәйгедә 53 кеше катнашты. Җиңүче исеменә лаек булыр өчен, алар арасында кызу ярыш барды.
Шулай итеп, фотоконкурс шартлары буенча төп җиңүче дип Алиса Мортазина танылды. Аның өчен 885 кеше тавыш бирде. Алиса Мактау грамотасы, Кукмарада җитештерелгән аш-су җыелмасы белән бүләкләнәчәк. Котлыйбыз!!!
Җыелган тавышлар нәтиҗәсендә
Иксанова Миләүшә (854) - беренче урында. Бүләккә — яхшы сыйфатлы таба.
Анэлия Мөхәммәтшина (805) — икенче урында. Бүләккә — яшелчә, җиләк-җимеш киптергече.
Эмилия Хафизова (747) — өченче урында. Бүләккә — чәй сервизы.
Моннан тыш, без иң күп тавыш җыйган 10 кешегә дә дәртләндергеч бүләкләр өләшергә вәгъдә иттек.
Алар — Самира Габдрахманова, Харрасовлар гаиләсе, Арина Исламова, Имран Багауов, Ясминә Ульмаскулова, Ясминә hәм Самира Фахуртдиновалар, Мәрьям Арсланова, Кәрим Нуриев, Илдан Насыйров, Карина Хазиева.
Афәрин, дуслар!!!
Безнең юмарт күңелле иганәчеләребез беркемне дә бүләксез калдырмаячак, ә моның өчен бәйгедә катнашучыларның һәркайсына 2025 ел календаре тапшырабыз.
Җиңүчеләрне һәм барлык катнашучыларны да, Вконтакте төркеменә хат язып, безнең белән элемтәгә чыгуларын сорыйбыз.