Мәктәпкәчә яшьтәгеләр - юл хәрәкәтендә иң кечкенә катнашучылар, әмма моңа карамастан, алар юллардагы хәвеф турында белергә тиеш. Киемдәге яктылыкны кайтара торган элементлар караңгыда машина йөртүчеләрнең игътибарын җәяүлеләргә юнәлтә.
Яктылык кайтаргычлар тагуның кирәклеген пропагандалау максатыннан "Надежда" балалар бакчасында иртәнге вакытта "Балкы!"(«Засветись!») акциясе үткәрелде.
Чара барышында балаларга киемдә яктылыкны кире кайтара торган элементлар куллану кирәклеге турында искәрттеләр. Фонарьлар яктылыгы ярдәмендә бу элементларның ничек эшләвен күрсәттеләр. Бу бигрәк тә кышкы чорда, көн кыска булганда, актуаль.
Чагу жилетлар кигән, плакатлар һәм тематик белешмәләр тоткан яшь юл хәрәкәтендә катнашучылар әти-әниләрне һәм балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрне каршы алдылар, киемнәрендә яктылыкны кире кайтара торган элементларны тәүлекнең караңгы вакытында куллануның нәтиҗәлелеген күрсәттеләр. Акция дәртле бию белән тәмамланды.
Хөрмәтле әти-әниләр, бала урамга чыгар алдыннан, аның киемендә яктылык кайтаргычның булуын контрольдә тотыгыз - ул кечкенә, әмма җәяүлеләр өчен «бик зур ярдәмче»!
Алина Наширванова.
Дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсенең юл хәрәкәте хәвефсезлеген пропагандалау буенча инспекторы.