Туган як
+9 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Общие статьи
4 август 2021, 12:11

Эш сөйгәнне ил сөйгән

Яхшы эш үз-үзен мактый, ди халык мәкале. Хөрмәтле шәһәрдәшебез Наил Зыязетдин улы Гайсин белән очрашып сөйләшү дәверендә янә инандым бу сүзләрнең хаклыгына.

Эш сөйгәнне ил сөйгән
Эш сөйгәнне ил сөйгән

Үтә мөһим, әһәмиятле тармакларның берсе — төзелеш өлкәсендә шактый еллар хезмәт куя ул. Мәгълүм ки, бар кеше дә төзүдә эшли алмый. Һәр объект өчен гаять зур җаваплылык ята әлеге фидакарь-киеренке хезмәт ияләренең җилкәсендә...

Наил Зыязетдин улы җаваплылыгы чикләнгән «Инвестподряд» җәмгыятенең механика һәм энергетика участогында кран машинисты вазифаларын башкара. Гомер баскычлары шәхсән үзләре үк алып килгән диярсең аны бүгенге эш урынына. Моны аңлар өчен бераз тәрҗемәи сәхифәгә күз салу да җитә, минемчә.

Чыгышы белән Бакалы районы Иске Корыч авылыннан ул. 1949 елның 5 февралендә шунда дөньяга аваз салган, сигезенче сыйныфтан соң Октябрьский шәһәренә юлланган. 4нче санлы һөнәрчелек училищесына укырга кергән, ташчы-монтажчы һөнәренә ия булган. Хезмәт юлын 1968 елда 5нче төзелеш идарәсендә башлаган. Армиядә хәрби бурычын үтәп кайтканнан соң 4нче төзелеш идарәсендә эшен дәвам иткән. Бер үк вакытта кичке һөнәрчелек училищесында белемен арттырырга да өлгәшкән. Нилектәнме? Кранчы булу теләге һич тынгы бирмәгән чөнки ныкышмалы-үҗәт егеткә. «Үз һөнәренең остасы Валентин Халиков эшен гел сокланып күзәтә идем, — дип хәтерли Наил әфәнде. — Аның кебек пөхтә-җыйнак, төгәл, җиренә җиткереп эшләгәннәр сирәктер. Мин дә шулай булдыра алырмын микән, дип еш уйлана идем үзалдыма...»

Ничек кенә булдыра әле! «ТНС» трестының механикалаштыру идарәсенә күчүгә, җаны тарткан яңа шөгыль серләрен үзләштерүгә керешә. Үрнәкле остазының киңәшләре, биргән сабаклары бушка китми. «Инде күптән мәрхүм Валентин Халиковка, гомумән, миңа үз вакытында ярдәм кулы сузган барча игелек ияләренә рәхмәтлемен», ди дулкынланган халәттә әңгәмәдәшем...

1976 елның июленнән кран машинисты сыйфатында теркәлә Наил Гайсин. Һәм әле булса чын мәгънәсендә тугры дустына әверелгән краныннан аерылганы юк. «РДК-25 краны идарә итү өчен ифрат уңайлы, — дип басымлый якташыбыз. — Нәтиҗәле эш өчен бөтен шартлар да каралган анда. Безнең хезмәт бик үзенчәлекле, икеләтә-өчләтә игътибарлылык сорала. Кешеләр белән эшлибез бит, җаваплылык зур!»

Шуңа да тәү чиратта үзенә, аннан инде башкаларга гаять таләпчән, җитди мөнәсәбәттә кранчы-машинист. Моны коллективта яхшы аңлыйлар, әлбәттә, һәрдаим рәхмәт белдерәләр. «Ышанычлы. Кисәк кичектергесез эш-мәшәкать килеп чыкты исә, һич икеләнүсез мөрәҗәгать итәргә була аңа. Алыштыргысыз белгеч!», диләр. Илле елдан артык хезмәт стажына ия булган замандашыбыз хисабында — бихисап Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары. Хезмәтенә күрә хөрмәте!

Аңлашыла ки, мондый киеренке халәттән соң иркенләп ял итү, яисә бөтенләй үзгәчә шөгыльгә игътибар юнәлтү мотлак. Наил әфәнде бу җәһәттән дә күпләргә өлге булырлык. Гомер бакый спорттан аерылмый. Заманында төрле ярышларда катнашып, призлы урыннар яулауга ирешкән. Беренче разрядлы чаңгычы. Йөгерүгә мөкиббән. Аеруча саф һавада, урман киңлегендә шөгыльләнүне хуп күрә ир асылы. Кызы, уллары әтиләре үрнәгендә актив яшәү рәвеше алып бара, оныклар да читтә калмый, билгеле. Янә бер сөйгән шөгыле — җыр-моң даирәсе. Өздереп баянда уйный, җырлый... Тормыш иптәшеннән дә уңган Наил Зыязетдин улы. Фәйрүзә ханым белән менә инде 47 ел тату-имин гомер кичерәләр. «Гаилә озын гомерле булсын өчен, бер-береңне ихлас яратырга, хөрмәтләргә, йортта тынычлык сакларга кирәк. Бөтенесен уртага салып, киңәшләшеп-аңлашып яшәүгә ни җитә!», дигән фикердә ирле-хатынлы Гайсиннар. Яшь кияү-кәләшләр мәнфәгатендә әйтелгән, диярсең...

Сүз ахырында. «Язмышымда дөрес юл сайлаганыма, күңелемә яткан эш тапканыма куанып бетәлмим. Яраткан хезмәт бөтенләй ялыктырмый икән ул», дип бүлешкән иде шәһәрдәшебез. Янә бер шатлыклы вакыйга дәлил аның сүзләренә. Сөенечле хәбәр килеп иреште, дуслар. «Күпьеллык намуслы хезмәте, төзелеш тармагы үсешенә зур өлеш керткәне өчен һәм «Төзүчеләр көне» һөнәри бәйрәм уңаеннан» Наил Зыязетдин улы Гайсин Башкортостан Республикасының атказанган төзүчесе исеменә лаек булды. Чын йөрәктән, ихлас котлау-тәбрикләүләр юллыйбыз!

Сәлия Гарифуллина

Аида ХАННАНОВА фотосы

 

 

Хөрмәтле хезмәттәшләр!

Сезне һөнәри бәйрәмебез — Төзүчеләр көне белән чын күңелдән котлыйбыз!

Безнең хезмәт һәркемнең күз алдында, ул үзенә бер төрле иҗтимагый мәгънәгә ия. Төзүченең хезмәт җимеше ничәмә-ничә буынга гасырлар буе хезмәт итә һәм итәчәк.

Бу тантаналы көндә барыгызга да корычтай сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, уңышлар һәм яңа үрләр яулавыбызны телибез.

«Инвестподряд-Стронег» җәмгыяте директоры А.В. Нагорный.

Башлангыч профсоюз оешмасы рәисе Ф.Г. Альметов.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: