Туган як
+9 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Общие статьи
2 июль 2021, 09:36

«Инспектор эшкә чыккан икән, димәк ул инде постта»

Үз башыңа хәсрәт төшмичә, юл-транспорт кагыйдәләрен бозуның нинди авыр нәтиҗәләргә китерү ихтималын аңламыйсың. Көн саен юллардагы хәлләрне күреп-ишетеп торабыз: әле кичә генә дус-туганнары, балалары белән аралашкан, эшләп йөргән кеше һәлакәткә тарып, бүген инде фани дөньялардан китеп барырга да мөмкин...Юлларда фаҗигаләрне булдырмау өчен юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре даими эшчәнлек алып бара. ЮХХДИ инспекторлары елның һәр фасылында: эсседә дә, суыкта да, җил-яңгыр астында да юл иминлеге сагында тора. Көн дәвамында алар негатив тойгыларга, аңлашылмаучанлыкка, хәтта хәвефкә дә дучар була. Әмма нинди хәлдә дә бу һөнәр ияләре төп вазыйфаларына тугры кала, юлларда тәртип саклый, кисәтү чаралары оештыра, аварияле участокларны күзәтүдә тота, кешеләргә ярдәм күрсәтә.Халык арасында инспекторлар турында тискәре фикер йөртүчеләр дә очрый. Янәсе алар штраф салыр өчен генә юлга чыга. Әмма бер нәрсәне онытырга ярамый: водительләр һәм җәяүлеләр тарафыннан хокук бозулар булмаса, штрафлар да булмаячак. Димәк һәлакәтләрне булдырмау башлыча кешеләрнең үзләренә, юл кагыйдәләрен катгый үтәүгә бәйле.Музыканттан — инспекторгаҺөнәри бәйрәм уңаеннан Октябрьский шәһәре буенча ЮХХДИ бүлеге начальнигы Урал Заитович Аксанов белән очраштык. Аның белән төбәктәге юл хәрәкәте торышына кагылышлы вәзгыять, бу өлкәдәге хокук бозулар, профилактика чаралары турында әңгәмәләшеп алдык.— Урал Заитович, һөнәри юлыгыз турында сөйләп үтегезче?— Мәктәп чорында мин күбрәк сәнгатькә тартыла идем. Уфада музыка гимназиясен тәмамладым. Арытаба Мәскәү хәрби-музыкаль Суворов училищесына зур конкурс аша үтеп, укырга кердем, хәрби дирижер белгечлеген үзләштердем. Әлеге училище музыка дөньясында илдәге иң абруйлы уку йортларының берсе санала. Биредә белем алучылар Җиңү парадын ача, беренчеләрдән булып Кызыл мәйдан аша уза. Барабанчылар ротасы сафларында миңа да бу хөрмәтле йөкләмәне үтәү бәхете тиде. Арытаба укуны хәрби, яки РФ эчке эшләр министрлыгы университетында, яисә ФСБ институтында дәвам итү мөмкин булды. Әти-әниләр белән киңәшләшеп В. Я. Кикотя исемендәге Мәскәү МВД университетын сайладым. ЮХХДИ факультетында белем алганда киләчәктә нәкъ шушы өлкәдә эшләргә теләвемне аңладым. Югары уку йортын уңышлы тәмамлап, 2017 елда юллама белән Башкортстан Республикасы буенча ЮХХДИ идарәсенә килдем. Юл-патруль хезмәте, розыск һәм административ практика бүлегендә инспектор булып эшләдем. Агымдагы елның март аеннан исә Октябрьский шәһәре буенча ЮХХДИ бүлеге начальнигы вазыйфасын башкарам. Бүген штатта 27 кеше исәпләнә, 23 аттестацияләнгән хезмәткәр, 4 гражданлык белгече. Соңгылары документларны әзерләү, рәсмиләштерү, транспорт чараларын теркәү белән мәшгуль.— ЮХХДИ инспекторларына нинди таләпләр куела?— Беренче чиратта, һөнәри осталык, компетентлык, дәүләт автоинспекциясе эшчәнлеген көйләүче норматив документлар таләпләрен, Федераль законнарны белү, хәрби хезмәт үтү яки махсуслашкан белемгә ия булу шарт.— Шәһәрдә юл статистикасы нәрсә сөйли?— Агымдагы елның 29 июненә биләмәдә 57 юл-транспорт һәлакәте булган (узган елның шул ук чорында — 39), 73 кеше җәрәхәтләр алган (56). Үлүчеләр саны — берәү. Балалар травматизмы буенча күрсәткечләр быел түбәнрәк — 8 очрак (узган елда — 12).2020 елда һәлакәтләр санының азрак булуы башлыча коронавирус пандемиясе чорындагы чикләүләргә бәйле. Быел исә алар бетерелде, халык иркен тын алып, урамнарга чыкты, машиналарга утырды. Җәйге чорда аварияләр аеруча арта. Шушы араларда гына бер көн эчендә 6 ДТП булды. Төп сәбәбе — тизлек режимын бозу. Машинасын бар көченә куган кеше игътибарлыгын югалта. Руль артында телефоннан сөйләшү авария ихтималын тагы да арттыра.— Кайсы участоклар аеруча хәвефле?— Ленин проспекты буенча кольцода иң киеренке машиналар хәрәкәте күзәтелә, моңа бәйле биредә юл-транспорт вакыйгалары да күбрәк була. Шулай ук хәвеф зонасына Үзәк мәйдан керә, инспекторлар кичке сәгатьләрдә анда һәрчак кизүдә тора. Мәскәү проспекты буйлап та даими рейдлар оештырыла.— Күбрәк нинди хокук бозулар теркәлә?— Автомобиль пыялаларын тонировкалау кагыйдәләрен бозучылар күп. Мондый гамәл машина йөртүченең реакция вакытын арттыра, аеруча тәүлекнең караңгы вакытында, бу үз чиратында фаҗигале нәтиҗәгә китерергә мөмкин. Нормативны бозган өчен 500 сум күләмендә административ штраф каралган. Моннан тыш, машина йөртүче тонировкалауны кагыйдәләргә туры китерергә тиеш. Кабат хокук бозу очрагында административ җаваплылык билгеләнә. Хокук бозучыны 2 мең сумга кадәр штраф яки 15 тәүлеккә кадәр кулга алу көтә.Исерткеч эчемлекләр кулланган килеш руль артына утыручылар да еш очрый. Бездә мондыйларны ачыклау алымнары бар. Җәйге чорда бу ял итү биләмәләренә (сулыклар, карьерлар, пляжлар) бару-кайту юлларын күзәтүгә алу, төнге вакытта водительләрне күпләп тикшерү. Шунысын билгелисе килә, әлеге төрдәге хокук бозуларның яртысы диярлек хатын-кызларга туры килә. Нигә шундый халәттә машинага идарә итәсез, дигән сорауга олы яшьтәге бер ханымның: «Инспекторга эләгәсемне уйламаган да идем…», дип җаваплаганы хәтердә. Янәдән хокук бозучылар да юк түгел. Икенчегә эләкмәсмен дип фикерли андыйлар, ядрә ике тапкыр бер урынга төшми янәсе... Исерек водительләрдә үз-үзен һәм тирә-юньдәгеләрне саклау инстинкты юкка чыга, шуңа күрә алар катнашлыгындагы аварияләр җитди нәтиҗәләргә китерә. Мондый хокук бозулар өчен беренче тапкыр 30 мең сум күләмендәге штраф һәм 1,5 елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү, ел дәвамында кабат бозган өчен җинаять җаваплылыгы каралган. Кешеләр эчкән килеш машинага утырганчы, такси чакыртсаң, күпкә хәвефсезрәк тә, арзанрак та булачагын аңласыннар иде.Башка төр хокук бозулар да очрый, мисалга светофорның кызыл сигналына бару, җәяүлеләргә юл аркылы чыгу урыннарында өстенлек бирмәү, хәвефсезлек каешын эләктермәү, тизлекне арттыру. Соңгысы исерткеч матдәләр тәэсирендәге водительләр тарафыннан иң еш ясалган һәм юл-транспорт һәлакәтенә китергән хокук бозуларга керә.— Җәяүлеләр юл кагыйдәләрен бозамы?— Әйе, юлны тиеш булмаган урыннан кичүчеләр күп. Якында гына җәяүлеләр сукмагы була торып та шул адымга баралар. Нәтиҗәсе фаҗига белән тәмамлануы турында да уйламый алар. Кешеләрне тапату очраклары нәкъ шундый ваемсызлык аркасында килеп чыга. Мондыйларга карата даими эш алып барыла, бозучы бүлеккә китерелә, аның шәхесе ачыклана һәм җаваплылык билгеләнә (штраф — 500 сум).— Хокук бозуларны кисәтү өчен нәрсәләр эшләнә?— Хәвефсезлек кагыйдәләрен системалы рәвештә үтәмәүче водительләрне ачыклау максатында атна саен профилактик рейдлар үткәрелә. Андый чараларга юл кагыйдәләрен бозмаучы машина йөртүчеләр уңай карый. Арада хәтта эшебездә булышучылар да, хокук бозучылар турында хәбәр итүчеләр дә була. Бу атнада шәһәрдә ДПСның аерым батальоны эшли. Алар безнең экипажларга өстәмә ярдәмче көч буларак күзаллана. Әлеге тәҗрибә республика идарәсе тарафыннан кертелде. Ул юл-транспорт хәрәкәте торышы катлаулырак булган төбәкләрдә кулланыла.— Яшь буын арасында профилактика үткәреләме?— Ел башыннан белем бирү учреждениеләрендә 60тан артык кисәтү чаралары оештырылды. Моннан тыш һөнәри уку йортларында да булабыз. ЮХХДИ инспекторлары белән очрашу барышында иң нәниләр юл кагыйдәләренең гомум төшенчәләре белән таныша. Мәктәп укучылары белән анык мисаллар тикшерелә, велосипед кебек транспорт чараларына идарә итү нечкәлекләре бәян ителә. Велосипедчылар юлда дөрес хәрәкәт итү, җәяүлеләр кичүе аша чыгу кагыйдәләре турында белергә тиеш. Техникум, колледжлар студентларына исә юл хәвефсезлеге өлкәсендәге җаваплылык буенча мәгълүмат бирелә. Мәгълүм булуынча, хәзер һәр студентта диярлек машина бар һәм хокук бозу очраклары (күпчелектә сүз транспорт чарасын тиешле булмаган урында тукталышка кую турында бара) даими күзәтелә.— Фотовидеофиксация камералары юл торышына ничек тәэсир итә?— Камералар хокук бозуларны кисәтергә, кешеләр гомерен саклап калырга булыша. Алар башлыча юл һәлакәтләре еш теркәлүче зоналарда, мәктәп, балалар бакчалары, шулай ук һөнәри белем бирү учреждениеләре биләмәсендә урнаштырыла. Кайбер очракта камералар җинаятьләрне ачуда да булыша. Мисалга, видеоязма ярдәмендә юл-транспорт вакыйгасы урыныннан качып киткән водительләрнең эзенә төшәргә мөмкин.— Юлларның коймалар белән тотылган булуы хокук бозуларны киметергә булышамы?— Әйе, алар җәяүлеләр юлны тиеш булмаган урыннан кичмәсен өчен куела. Бу — нәтиҗәле гамәл. Өлкән яшьтәгеләр дә, балалы кешеләр дә коймага менеп, урамны кисеп чыгарга тырышмаячак.— ЮХХДИ инспекторы машинаны сәбәпсез туктата аламы?— Элек эшчәнлекне көйләүче карарлар тарафыннан мондый гамәл тыела иде. Бүген исә яңа законнар, аерым алганда «Полиция турында»гы федераль закон (13нче маддә 20нче пункт) моны рөхсәт итә. Хәзер дәүләт автоинспекциясе хезмәткәре теләсә кайсы машинаны туктатып, документларны тикшерә ала. Инспекторларда еш кына аерым сәләт («чуйка») барлыкка килә: алар исерек халәттәге водительне яки наркотик матдәләр яшерелгән машинаны билгели ала. Монда сүз транспорт чарасына идарә итү үзенчәлекләре, автомобиль иясенең үз-үзен тотышы, торыш-кыяфәте турында да бара. «Мине постта гына туктатырга ярый», — диючеләр дә була. Инспектор эшкә чыккан икән, димәк ул инде постта.— Ришвәтчелек турында да сөйләшеп алыйк.— Шушы көннәрдә генә бу мәсьәләгә кагылышлы киңәшмә булды. Анда ил күләмендә әлеге төрдәге закон бозулар өчен җинаять җаваплылыгына тартылучылар турында мәгълүмат китерелде. Безнең Башкортстанда да мондый хәлләр булганы бар. Шуңа күрә хезмәткәрләр арасында инструктаж вакытында һәрчак аңлату эше алып барыла. Әгәр инде кемдер намус белән эшләргә теләми икән, берәүне дә көчләп тотмыйбыз, һәркем үзе сайлаган юлдан бара.— Элек һәр инспектор сменада билгеле сандагы беркетмәләр төзергә тиешле иде, әле дә шулаймы?— Юк, бүген ЮХХДИ хезмәткәрләре факт буенча гына эшли. Хокук бозулар юк икән, бик яхшы, димәк профилактика чаралары югары дәрәҗәдә оештырылган. Әйткәндәй, әлеге вакытта «Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары» милли проекты гамәлдә. Аның төп максаты — 2030 елга юл-транспорт һәлакәтләрен һәм юлларда кешеләр үлемен киметү. Әлбәттә, моңа дәүләт автоинспекцияләре хезмәткәрләренең юл күзәтчелеге, шәһәр хакимияте, республика Хөкүмәте һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларның бердәм хезмәттәшләге нәтиҗәсендә генә ирешү мөмкин булачак.— Урал Заитович, фәһемле әңгәмәгез өчен зур рәхмәт! Һөнәри бәйрәм уңаеннан тагын бер тапкыр ихлас тәбрикләүләрне кабул итегез. Сезгә һәм хезмәттәшләрегезгә җаваплы эшегездә уңышлар, ныклы сәламәтлек, иминлек телибез. Юлларыбыз хәвефсез, һәлакәтсез, юл хәрәкәтендә катнашучылар исә кагыйдәләргә һәрчак игътибарлы, ихтирамлы булсын иде...

Үз башыңа хәсрәт төшмичә, юл-транспорт кагыйдәләрен бозуның нинди авыр нәтиҗәләргә китерү ихтималын аңламыйсың. Көн саен юллардагы хәлләрне күреп-ишетеп торабыз: әле кичә генә дус-туганнары, балалары белән аралашкан, эшләп йөргән кеше һәлакәткә тарып, бүген инде фани дөньялардан китеп барырга да мөмкин...
Юлларда фаҗигаләрне булдырмау өчен юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре даими эшчәнлек алып бара. ЮХХДИ инспекторлары елның һәр фасылында: эсседә дә, суыкта да, җил-яңгыр астында да юл иминлеге сагында тора. Көн дәвамында алар негатив тойгыларга, аңлашылмаучанлыкка, хәтта хәвефкә дә дучар була. Әмма нинди хәлдә дә бу һөнәр ияләре төп вазыйфаларына тугры кала, юлларда тәртип саклый, кисәтү чаралары оештыра, аварияле участокларны күзәтүдә тота, кешеләргә ярдәм күрсәтә.
Халык арасында инспекторлар турында тискәре фикер йөртүчеләр дә очрый. Янәсе алар штраф салыр өчен генә юлга чыга. Әмма бер нәрсәне онытырга ярамый: водительләр һәм җәяүлеләр тарафыннан хокук бозулар булмаса, штрафлар да булмаячак. Димәк һәлакәтләрне булдырмау башлыча кешеләрнең үзләренә, юл кагыйдәләрен катгый үтәүгә бәйле.
Музыканттан — инспекторга
Һөнәри бәйрәм уңаеннан Октябрьский шәһәре буенча ЮХХДИ бүлеге начальнигы Урал Заитович Аксанов белән очраштык. Аның белән төбәктәге юл хәрәкәте торышына кагылышлы вәзгыять, бу өлкәдәге хокук бозулар, профилактика чаралары турында әңгәмәләшеп алдык.
— Урал Заитович, һөнәри юлыгыз турында сөйләп үтегезче?
— Мәктәп чорында мин күбрәк сәнгатькә тартыла идем. Уфада музыка гимназиясен тәмамладым. Арытаба Мәскәү хәрби-музыкаль Суворов училищесына зур конкурс аша үтеп, укырга кердем, хәрби дирижер белгечлеген үзләштердем. Әлеге училище музыка дөньясында илдәге иң абруйлы уку йортларының берсе санала. Биредә белем алучылар Җиңү парадын ача, беренчеләрдән булып Кызыл мәйдан аша уза. Барабанчылар ротасы сафларында миңа да бу хөрмәтле йөкләмәне үтәү бәхете тиде. Арытаба укуны хәрби, яки РФ эчке эшләр министрлыгы университетында, яисә ФСБ институтында дәвам итү мөмкин булды. Әти-әниләр белән киңәшләшеп В. Я. Кикотя исемендәге Мәскәү МВД университетын сайладым. ЮХХДИ факультетында белем алганда киләчәктә нәкъ шушы өлкәдә эшләргә теләвемне аңладым. Югары уку йортын уңышлы тәмамлап, 2017 елда юллама белән Башкортстан Республикасы буенча ЮХХДИ идарәсенә килдем. Юл-патруль хезмәте, розыск һәм административ практика бүлегендә инспектор булып эшләдем. Агымдагы елның март аеннан исә Октябрьский шәһәре буенча ЮХХДИ бүлеге начальнигы вазыйфасын башкарам. Бүген штатта 27 кеше исәпләнә, 23 аттестацияләнгән хезмәткәр, 4 гражданлык белгече. Соңгылары документларны әзерләү, рәсмиләштерү, транспорт чараларын теркәү белән мәшгуль.
— ЮХХДИ инспекторларына нинди таләпләр куела?
— Беренче чиратта, һөнәри осталык, компетентлык, дәүләт автоинспекциясе эшчәнлеген көйләүче норматив документлар таләпләрен, Федераль законнарны белү, хәрби хезмәт үтү яки махсуслашкан белемгә ия булу шарт.
— Шәһәрдә юл статистикасы нәрсә сөйли?
— Агымдагы елның 29 июненә биләмәдә 57 юл-транспорт һәлакәте булган (узган елның шул ук чорында — 39), 73 кеше җәрәхәтләр алган (56). Үлүчеләр саны — берәү. Балалар травматизмы буенча күрсәткечләр быел түбәнрәк — 8 очрак (узган елда — 12).
2020 елда һәлакәтләр санының азрак булуы башлыча коронавирус пандемиясе чорындагы чикләүләргә бәйле. Быел исә алар бетерелде, халык иркен тын алып, урамнарга чыкты, машиналарга утырды. Җәйге чорда аварияләр аеруча арта. Шушы араларда гына бер көн эчендә 6 ДТП булды. Төп сәбәбе — тизлек режимын бозу. Машинасын бар көченә куган кеше игътибарлыгын югалта. Руль артында телефоннан сөйләшү авария ихтималын тагы да арттыра.
— Кайсы участоклар аеруча хәвефле?
Ленин проспекты буенча кольцода иң киеренке машиналар хәрәкәте күзәтелә, моңа бәйле биредә юл-транспорт вакыйгалары да күбрәк була. Шулай ук хәвеф зонасына Үзәк мәйдан керә, инспекторлар кичке сәгатьләрдә анда һәрчак кизүдә тора. Мәскәү проспекты буйлап та даими рейдлар оештырыла.
— Күбрәк нинди хокук бозулар теркәлә?
Автомобиль пыялаларын тонировкалау кагыйдәләрен бозучылар күп. Мондый гамәл машина йөртүченең реакция вакытын арттыра, аеруча тәүлекнең караңгы вакытында, бу үз чиратында фаҗигале нәтиҗәгә китерергә мөмкин. Нормативны бозган өчен 500 сум күләмендә административ штраф каралган. Моннан тыш, машина йөртүче тонировкалауны кагыйдәләргә туры китерергә тиеш. Кабат хокук бозу очрагында административ җаваплылык билгеләнә. Хокук бозучыны 2 мең сумга кадәр штраф яки 15 тәүлеккә кадәр кулга алу көтә.
Исерткеч эчемлекләр кулланган килеш руль артына утыручылар да еш очрый. Бездә мондыйларны ачыклау алымнары бар. Җәйге чорда бу ял итү биләмәләренә (сулыклар, карьерлар, пляжлар) бару-кайту юлларын күзәтүгә алу, төнге вакытта водительләрне күпләп тикшерү. Шунысын билгелисе килә, әлеге төрдәге хокук бозуларның яртысы диярлек хатын-кызларга туры килә. Нигә шундый халәттә машинага идарә итәсез, дигән сорауга олы яшьтәге бер ханымның: «Инспекторга эләгәсемне уйламаган да идем…», дип җаваплаганы хәтердә. Янәдән хокук бозучылар да юк түгел. Икенчегә эләкмәсмен дип фикерли андыйлар, ядрә ике тапкыр бер урынга төшми янәсе... Исерек водительләрдә үз-үзен һәм тирә-юньдәгеләрне саклау инстинкты юкка чыга, шуңа күрә алар катнашлыгындагы аварияләр җитди нәтиҗәләргә китерә. Мондый хокук бозулар өчен беренче тапкыр 30 мең сум күләмендәге штраф һәм 1,5 елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү, ел дәвамында кабат бозган өчен җинаять җаваплылыгы каралган. Кешеләр эчкән килеш машинага утырганчы, такси чакыртсаң, күпкә хәвефсезрәк тә, арзанрак та булачагын аңласыннар иде.
Башка төр хокук бозулар да очрый, мисалга светофорның кызыл сигналына бару, җәяүлеләргә юл аркылы чыгу урыннарында өстенлек бирмәү, хәвефсезлек каешын эләктермәү, тизлекне арттыру. Соңгысы исерткеч матдәләр тәэсирендәге водительләр тарафыннан иң еш ясалган һәм юл-транспорт һәлакәтенә китергән хокук бозуларга керә.
— Җәяүлеләр юл кагыйдәләрен бозамы?
— Әйе, юлны тиеш булмаган урыннан кичүчеләр күп. Якында гына җәяүлеләр сукмагы була торып та шул адымга баралар. Нәтиҗәсе фаҗига белән тәмамлануы турында да уйламый алар. Кешеләрне тапату очраклары нәкъ шундый ваемсызлык аркасында килеп чыга. Мондыйларга карата даими эш алып барыла, бозучы бүлеккә китерелә, аның шәхесе ачыклана һәм җаваплылык билгеләнә (штраф — 500 сум).
— Хокук бозуларны кисәтү өчен нәрсәләр эшләнә?
— Хәвефсезлек кагыйдәләрен системалы рәвештә үтәмәүче водительләрне ачыклау максатында атна саен профилактик рейдлар үткәрелә. Андый чараларга юл кагыйдәләрен бозмаучы машина йөртүчеләр уңай карый. Арада хәтта эшебездә булышучылар да, хокук бозучылар турында хәбәр итүчеләр дә була. Бу атнада шәһәрдә ДПСның аерым батальоны эшли. Алар безнең экипажларга өстәмә ярдәмче көч буларак күзаллана. Әлеге тәҗрибә республика идарәсе тарафыннан кертелде. Ул юл-транспорт хәрәкәте торышы катлаулырак булган төбәкләрдә кулланыла.
— Яшь буын арасында профилактика үткәреләме?
— Ел башыннан белем бирү учреждениеләрендә 60тан артык кисәтү чаралары оештырылды. Моннан тыш һөнәри уку йортларында да булабыз. ЮХХДИ инспекторлары белән очрашу барышында иң нәниләр юл кагыйдәләренең гомум төшенчәләре белән таныша. Мәктәп укучылары белән анык мисаллар тикшерелә, велосипед кебек транспорт чараларына идарә итү нечкәлекләре бәян ителә. Велосипедчылар юлда дөрес хәрәкәт итү, җәяүлеләр кичүе аша чыгу кагыйдәләре турында белергә тиеш. Техникум, колледжлар студентларына исә юл хәвефсезлеге өлкәсендәге җаваплылык буенча мәгълүмат бирелә. Мәгълүм булуынча, хәзер һәр студентта диярлек машина бар һәм хокук бозу очраклары (күпчелектә сүз транспорт чарасын тиешле булмаган урында тукталышка кую турында бара) даими күзәтелә.
— Фотовидеофиксация камералары юл торышына ничек тәэсир итә?
— Камералар хокук бозуларны кисәтергә, кешеләр гомерен саклап калырга булыша. Алар башлыча юл һәлакәтләре еш теркәлүче зоналарда, мәктәп, балалар бакчалары, шулай ук һөнәри белем бирү учреждениеләре биләмәсендә урнаштырыла. Кайбер очракта камералар җинаятьләрне ачуда да булыша. Мисалга, видеоязма ярдәмендә юл-транспорт вакыйгасы урыныннан качып киткән водительләрнең эзенә төшәргә мөмкин.
— Юлларның коймалар белән тотылган булуы хокук бозуларны киметергә булышамы?
— Әйе, алар җәяүлеләр юлны тиеш булмаган урыннан кичмәсен өчен куела. Бу — нәтиҗәле гамәл. Өлкән яшьтәгеләр дә, балалы кешеләр дә коймага менеп, урамны кисеп чыгарга тырышмаячак.
— ЮХХДИ инспекторы машинаны сәбәпсез туктата аламы?
Элек эшчәнлекне көйләүче карарлар тарафыннан мондый гамәл тыела иде. Бүген исә яңа законнар, аерым алганда «Полиция турында»гы федераль закон (13нче маддә 20нче пункт) моны рөхсәт итә. Хәзер дәүләт автоинспекциясе хезмәткәре теләсә кайсы машинаны туктатып, документларны тикшерә ала. Инспекторларда еш кына аерым сәләт («чуйка») барлыкка килә: алар исерек халәттәге водительне яки наркотик матдәләр яшерелгән машинаны билгели ала. Монда сүз транспорт чарасына идарә итү үзенчәлекләре, автомобиль иясенең үз-үзен тотышы, торыш-кыяфәте турында да бара. «Мине постта гына туктатырга ярый», — диючеләр дә була. Инспектор эшкә чыккан икән, димәк ул инде постта.
— Ришвәтчелек турында да сөйләшеп алыйк.
— Шушы көннәрдә генә бу мәсьәләгә кагылышлы киңәшмә булды. Анда ил күләмендә әлеге төрдәге закон бозулар өчен җинаять җаваплылыгына тартылучылар турында мәгълүмат китерелде. Безнең Башкортстанда да мондый хәлләр булганы бар. Шуңа күрә хезмәткәрләр арасында инструктаж вакытында һәрчак аңлату эше алып барыла. Әгәр инде кемдер намус белән эшләргә теләми икән, берәүне дә көчләп тотмыйбыз, һәркем үзе сайлаган юлдан бара.
— Элек һәр инспектор сменада билгеле сандагы беркетмәләр төзергә тиешле иде, әле дә шулаймы?
— Юк, бүген ЮХХДИ хезмәткәрләре факт буенча гына эшли. Хокук бозулар юк икән, бик яхшы, димәк профилактика чаралары югары дәрәҗәдә оештырылган. Әйткәндәй, әлеге вакытта «Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары» милли проекты гамәлдә. Аның төп максаты — 2030 елга юл-транспорт һәлакәтләрен һәм юлларда кешеләр үлемен киметү. Әлбәттә, моңа дәүләт автоинспекцияләре хезмәткәрләренең юл күзәтчелеге, шәһәр хакимияте, республика Хөкүмәте һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларның бердәм хезмәттәшләге нәтиҗәсендә генә ирешү мөмкин булачак.
— Урал Заитович, фәһемле әңгәмәгез өчен зур рәхмәт! Һөнәри бәйрәм уңаеннан тагын бер тапкыр ихлас тәбрикләүләрне кабул итегез. Сезгә һәм хезмәттәшләрегезгә җаваплы эшегездә уңышлар, ныклы сәламәтлек, иминлек телибез. Юлларыбыз хәвефсез, һәлакәтсез, юл хәрәкәтендә катнашучылар исә кагыйдәләргә һәрчак игътибарлы, ихтирамлы булсын иде...
Автор:Лилия Габитова
Читайте нас: