Туган як
+9 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Общие статьи
30 июнь 2021, 16:24

Путин да прививка ясаткан

Владимир Путин "туры линия"дә гражданнардан килгән сорауларга җавап бирде.Бүген Русия Президенты Владимир Путин "туры линия" форматында халык белән аралашты.Тәүге сорау коронавируска каршы вакцина ясатуга багышланды.- Бу сорауга җавап бирү өчен законнарны карарга кирәк. Мин мәҗбүри вакциналау ягында түгел, әмма 1998 елда чыгарылган закон буенча эпидемия барлыкка килгәндә кайбер категория гражданнар вакциналанырга тиеш. Шуңа да табиблар кушуы буенча без вакциналауны башларга булдык. Локдаун булмасын өчен без чиргә каршы прививка эшләтергә тиеш.Мин үзем прививканы февральдә ясаттым,"Спутник-V" кадаттым. Беренче прививкадан соң бернинди дә үзгәреш тоймадым. Икенчесеннән соң 37,2гә кадәр температура күтәрелде. Икенче көнгә ул да үтте. Прививкадан соң авыру тиз үтә. Вакцинадан соң халыкның 10 проценты гына авырырга мөмкин, алары да авыруны бик җиңел үткәрә, - диде ул.

Владимир Путин "туры линия"дә гражданнардан килгән сорауларга җавап бирде.

Бүген Русия Президенты Владимир Путин "туры линия" форматында халык белән аралашты.

Тәүге сорау коронавируска каршы вакцина ясатуга багышланды.
- Бу сорауга җавап бирү өчен законнарны карарга кирәк. Мин мәҗбүри вакциналау ягында түгел, әмма 1998 елда чыгарылган закон буенча эпидемия барлыкка килгәндә кайбер категория гражданнар вакциналанырга тиеш. Шуңа да табиблар кушуы буенча без вакциналауны башларга булдык. Локдаун булмасын өчен без чиргә каршы прививка эшләтергә тиеш.

Мин үзем прививканы февральдә ясаттым, "Спутник-V" кадаттым. Беренче прививкадан соң бернинди дә үзгәреш тоймадым. Икенчесеннән соң 37,2гә кадәр температура күтәрелде. Икенче көнгә ул да үтте. Прививкадан соң авыру тиз үтә. Вакцинадан соң халыкның 10 проценты гына авырырга мөмкин, алары да авыруны бик җиңел үткәрә, - диде ул.
Автор:Лилия Габитова
Читайте нас: