Туган як
+12 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Общие статьи
30 июнь 2021, 16:33

Башлангыч сыйныфлар яңа уку елын мәктәптә каршылармы?

Русия Президенты “туры элемтә” вакытында әлеге сорауга җавап бирде.Русия Президенты Владимир Путин башлангыч сыйныфлар өчен уку елы традицион форматта башланыр, дип уйлый. Бу хакта ул Мәскәүдән 3нче сыйныф укучысы Саша Максимовның соравына җавап биреп, туры линия барышында белдерде.“Башлангыч сыйныф укучылары, әлбәттә, мәктәпкә йөрер, чөнки без иң катлаулы чорда — яз һәм җәй айларында да аларны ябып бетермәдек. Башлангыч сыйныфларда уку процессы гадәти режимда оештырылыр, дип уйлыйм”, — диде Путин.Дәүләт башлыгы өлкән сыйныфларда уку процессын оештырганда эпидемиологик ситуациягә карарга кирәк булачак, дип өстәде.Путин Русия күмәк иммунитетка ирешер, барлык өлкәләр дә гадәти режимда эшкә кайтыр, дигән өмет белдерде.

Русия Президенты “туры элемтә” вакытында әлеге сорауга җавап бирде.

Русия Президенты Владимир Путин башлангыч сыйныфлар өчен уку елы традицион форматта башланыр, дип уйлый. Бу хакта ул Мәскәүдән 3нче сыйныф укучысы Саша Максимовның соравына җавап биреп, туры линия барышында белдерде.

“Башлангыч сыйныф укучылары, әлбәттә, мәктәпкә йөрер, чөнки без иң катлаулы чорда — яз һәм җәй айларында да аларны ябып бетермәдек. Башлангыч сыйныфларда уку процессы гадәти режимда оештырылыр, дип уйлыйм”, — диде Путин.

Дәүләт башлыгы өлкән сыйныфларда уку процессын оештырганда эпидемиологик ситуациягә карарга кирәк булачак, дип өстәде.

Путин Русия күмәк иммунитетка ирешер, барлык өлкәләр дә гадәти режимда эшкә кайтыр, дигән өмет белдерде.
Автор:Лилия Габитова
Читайте нас: