Туган як
+9 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Общие статьи
29 июнь 2021, 12:22

Әйдаманнар алга әйди!

Балаларның сәламәтлеген ныгыту, аларга патриотик тәрбия бирү, файдалы һәм кызыклы чаралар үткәрү — Октябрьскийда җәйге сәламәтләндерү кампаниясен оештыручылар алдына куелган төп бурычлар бу.Июнь аенда шәһәрдә көндезге, шулай ук хезмәт һәм ял лагерьлары эше башланды. Беренче сменаны 3нче гимназия, 8, 10, 13, 17, 18, 20нче мәктәпләр, балаларһәм үсмерләр иҗаты сарае, 4нче спорт мәктәбе ачты. Көндезге лагерьларда бу чорда — 1360, хезмәт һәм ял лагерьларында 460 бала ял итә.Икенче смена 30 июньнән 12нче мәктәптә һәм 10 июльдән 1нче спорт мәктәбендә ачыла. Биредә балаларның гомуми саны 275 кеше тәшкил итәчәк.Җәйге сәламәтләндерү кампаниясенең йомгаклау өлеше 28 июльдә башланачак. Аны 2нче гимназия, 22нче мәктәп, 4нче башкорт гимназиясе, 11нче татар гимназиясе, балалар һәм үсмерләр иҗаты сарае, балалар һәм үсмерләр туризмы һәм экскурсияләр станциясе, 1нче спорт мәктәбе оештыра. Бу чорда 845 бала кабул ителәчәге көтелә. Гомум алганда исә, шәһәр лагерьларында 2940 яшь буын вәкиле ял итәчәк.Көндезге лагерьларда сменаның озынлыгы — 21 көн, хезмәт һәм ял лагерьларында җиде көн тәшкил итә. Шәһәрнең мәгариф бүлегендә хәбәр итүләренчә, 2021 елгы җәйге сәламәтләндерү кампаниясе каршына бер төркем йөкләмәләр куелган. Бу — балаларга күпкырлы һәм файдалы ял итү чаралары оештыру, саф һавада уеннар үткәрү, хәвеф төркемендәге укучылар белән эшләү, физик сәламәтләндерү системасын булдыру. Моннан тыш, танып-белү һәм хезмәт эшчәнлеге ярдәмендә балаларда аралашу һәм толерантлык күнекмәләрен формалаштыру, иҗади эшчәнлеккә илһамландыру. Һәрбер лагерь бай эчтәлекле программа һәм тематик чаралар планын әзерли. Алар нигезендә патриотик, мәдәни-әхлакый, физкультура-сәламәтләндерү, туристик һәм экологик, техник һәм сәнгать юнәлешләре ята. Лагерьда ял итүчеләр музейлар, күргәзмәләр, экскурсияләр, шәһәр бассейнына йөри, профилактика системасы хезмәтләре белгечләре лекциясен тыңлый.«Барысы берәү өчен, берәү барысы өчен»Балалар һәм үсмерләр иҗаты сарае нигезендәге «Пилот» профильле лагеренең өндәмәсе шулай яңгырый. Лагерь начальнигы, күпьеллык педагогик эш стажына ия Иванова Надежда Викторовна һәм өстәмә белем бирү буенча өлкән педагоглар — Габдулхакова Лиляна Вальмировна, Баймбетова Ирина Владимировна белән әңгәмәләшеп алдык.— Лагерьга 11-14 яшьлек балалар кабул ителә, биредә өлкәннәрдән 20 кеше мәшгуль, аларның 14-е — әйдаманнар, ягъни вожатыйлар, — ди Надежда Викторовна. — Сменабыз «3D үлчәмдә йолдызлы рольләр! Эшлә! Уйла! Дуслаш!» дип атала. Анда техник, сәнгать-эстетик патриотик юнәлешләрдә эшчәнлек алып барыла. Бу сменада барысы 95 баланы кабул иттек, 13-14 кешелек 7 отряд гамәлдә. Гадәттәгечә, малай-кызлар өчен күләмле программа әзерләнде: флешмоблар, иҗади чаралар, спорт һәм интеллектуаль уеннар, викториналар, осталык дәресләре.— «Пилот»та теләктәшлек рухындагы җылы уңайлы мохит урнаштырылган, — дип сүзгә кушыла Лиляна Вальмировна. — Балалар белән белән тиз уртак тел таптык, алар акыллы да, аралашучан да, креатив та. Һәр чарада актив катнашалар, үзара ярдәмчел, дус-татулар. Санитария таләпләре дә катгый үтәлә, малайлар-кызлар тәртип-чисталыкны гел күзәтүдә тота,Лагерьда эшчәнлек иртәнге зарядка һәм линейкадан башлана. Көн дәвамында отрядларда эш кайный, хәвефсезлек техникасы буенча кереш дәресләр һәм инструктажлар үткәрелә. Укучыларга лагерь биләмәсендә үзләрен дөрес тоту һәм җәйге чорда аеруча көнүзәк булган янгын, юл хәрәкәте, сулыкларда хәвефсезлек кагыйдәләре турында да сөйлиләр.«Яшь буын гаджетлардан бераз ял итсен, күбрәк тиңдәшләре белән аралашырга, бердәм командада эшләргә өйрәнсен өчен тырышлык куела. Балалар смена вакытында һәрчак нәрсә беләндер мәшгуль: берәүләр рәсем ясый, икенчеләр сюжетлар өстендә эшли, өченчеләр сәләтләрен күрсәтә», — ди Ирина Владимировна.Балаларда иҗади талантны ачу, зирәклекне арттыру, төрле өлкәләрдә күнекмәләрне үстерү өчен осталык дәресләре, шулай ук мәдәни-массакүләм, спорт, патриотик чаралар үткәрелә. Мисалга, «Сәламәт фикерләү — сәламәт яшәү!» спорт-акыл уены, актерлык осталыгы буенча күнекмәләр һәм башкалар. 22 июнь — Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан ватанпәрвәрлек рухтагы чара оештырылган. «Бу көнне традицион линейка үтте, бер минутлык тынлык игълан ителде, — ди педагоглар. — Арытаба балалар сафка тезелеп йөрү һәм җыр башкару буенча смотрда катнашты».Яшьләрне мөстәкыйльлеккә өйрәтү максатыннан да кызыклы проектлар әзерләнгән. Мисалга, балалар лагерь тормышы турында роликлар төшерә, вожатыйлардан интервью ала, төрле сюжетлар эшли һәм шул рәвешле үзләрен яшь хәбәрчеләр буларак та сыный. Тәртип тәэмин итү, мәгълүмат җиткерү, яңалыкларны күзәтеп бару, интернетта лагерь тормышын яктырту кебек юнәлешләрдә эшчәнлек оештырылган. Балаларга үзаллы рәвештә линейка яки зарядка үткәрү мөмкинлеге дә бирелә. Командада эшләргә өйрәтү максатыннан алар конкурсларда жюри составына кертелә. Мондый алым яшь буынга үз фикерен белдерү, объектив бәяләмә бирү өчен кулай.Вожатыйга нинди сыйфатлар хас булырга тиеш икән? «Бу юнәлештә эшләүчеләрнең ярдәмчел, ихлас күңелле, аралашучан, кызыксынучан һәм әлбәттә белемле булуы зарур, — ди әңгәмәдәшләрем. — Балалардан көн озынына килгән күп төрле сорауларга җавап табу өчен зирәклек тә, төрле өлкәдә хәбәрдарлык та, яшь буын мохитен яхшы белү дә мотлак. Бер сүз белән әйткәндә, вожатыйлар эшчәнлекне заманча алымнар кулланып оештырырга тиеш. Шуны билгелисе килә, «Пилот» лагере балаларны сменага 100 процентка җәлеп итүгә иреште!»Әйткәндәй, вожатыйлар смена алдыннан гомум таләпләр буенча әзерлек үтә, тематик чараларны өйрәнә, осталык дәресләре буенча фикерләшә. Педагогик тәҗрибәгә ия булу, әлбәттә, бик әһәмиятле һәм лагерь эшчәнлегендә зур ярдәмче булып тора. Тәҗрибә уртаклашу өчен башка төбәкләрдә оештырылучы махсус сменаларда да катнаша вожатыйлар. Анда алар үзләрен балалар урынына куеп, лагерь тормышында кайнаша, уен-чараларга актив өлеш кертә. Бу арытаба эшчәнлектә яхшы тәҗрибә булып тора.Мәкаләбез ахырында «Пилот» лагеренең социаль челтәрләрдәге битендәге кайбер фикерләрне дә тәкъдим итәсе килә.«Лагерьда булганда үземне әкияттә кунакта кебек хис иттем. Биредә шундый шәп, икенче елга да мотлак киләчәкмен, дусларны да чакырам!»«Сменада вакыт бик тиз, кызыклы уза. Осталык дәресләре, уен программалары, яраткан фильмнар, мультиклар сюжеты буенча эшләнгән чаралар аеруча мавыктыргыч тоелды».«Пилот»та яңа дуслар таптым. Бергәләп командада эшләргә өйрәндек, вожатыйлардан интервью алдык».… Яшь буын җәйге ялны күңелле дә, файдалы да үткәрсен өчен зур тырышлык куючы педагогларга, вожатыйларга, тәрбиячеләргә ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә. Лагерьлар эшчәнлеге дәвам итә. Алда балаларны тылсымлы маҗаралар, онытылмас очрашулар һәм искиткеч сынаулар көтә. Киләсе очрашуларга кадәр, дуслар!

Балаларның сәламәтлеген ныгыту, аларга патриотик тәрбия бирү, файдалы һәм кызыклы чаралар үткәрү — Октябрьскийда җәйге сәламәтләндерү кампаниясен оештыручылар алдына куелган төп бурычлар бу.
Июнь аенда шәһәрдә көндезге, шулай ук хезмәт һәм ял лагерьлары эше башланды. Беренче сменаны 3нче гимназия, 8, 10, 13, 17, 18, 20нче мәктәпләр, балалар
һәм үсмерләр иҗаты сарае, 4нче спорт мәктәбе ачты. Көндезге лагерьларда бу чорда — 1360, хезмәт һәм ял лагерьларында 460 бала ял итә.
Икенче смена 30 июньнән 12нче мәктәптә һәм 10 июльдән 1нче спорт мәктәбендә ачыла. Биредә балаларның гомуми саны 275 кеше тәшкил итәчәк.
Җәйге сәламәтләндерү кампаниясенең йомгаклау өлеше 28 июльдә башланачак. Аны 2нче гимназия, 22нче мәктәп, 4нче башкорт гимназиясе, 11нче татар гимназиясе, балалар һәм үсмерләр иҗаты сарае, балалар һәм үсмерләр туризмы һәм экскурсияләр станциясе, 1нче спорт мәктәбе оештыра. Бу чорда 845 бала кабул ителәчәге көтелә. Гомум алганда исә, шәһәр лагерьларында 2940 яшь буын вәкиле ял итәчәк.
Көндезге лагерьларда сменаның озынлыгы — 21 көн, хезмәт һәм ял лагерьларында җиде көн тәшкил итә. Шәһәрнең мәгариф бүлегендә хәбәр итүләренчә, 2021 елгы җәйге сәламәтләндерү кампаниясе каршына бер төркем йөкләмәләр куелган. Бу — балаларга күпкырлы һәм файдалы ял итү чаралары оештыру, саф һавада уеннар үткәрү, хәвеф төркемендәге укучылар белән эшләү, физик сәламәтләндерү системасын булдыру. Моннан тыш, танып-белү һәм хезмәт эшчәнлеге ярдәмендә балаларда аралашу һәм толерантлык күнекмәләрен формалаштыру, иҗади эшчәнлеккә илһамландыру. Һәрбер лагерь бай эчтәлекле программа һәм тематик чаралар планын әзерли. Алар нигезендә патриотик, мәдәни-әхлакый, физкультура-сәламәтләндерү, туристик һәм экологик, техник һәм сәнгать юнәлешләре ята. Лагерьда ял итүчеләр музейлар, күргәзмәләр, экскурсияләр, шәһәр бассейнына йөри, профилактика системасы хезмәтләре белгечләре лекциясен тыңлый.
«Барысы берәү өчен, берәү барысы өчен»
Балалар һәм үсмерләр иҗаты сарае нигезендәге «Пилот» профильле лагеренең өндәмәсе шулай яңгырый. Лагерь начальнигы, күпьеллык педагогик эш стажына ия Иванова Надежда Викторовна һәм өстәмә белем бирү буенча өлкән педагоглар — Габдулхакова Лиляна Вальмировна, Баймбетова Ирина Владимировна белән әңгәмәләшеп алдык.
— Лагерьга 11-14 яшьлек балалар кабул ителә, биредә өлкәннәрдән 20 кеше мәшгуль, аларның 14-е — әйдаманнар, ягъни вожатыйлар, — ди Надежда Викторовна. — Сменабыз «3D үлчәмдә йолдызлы рольләр! Эшлә! Уйла! Дуслаш!» дип атала. Анда техник, сәнгать-эстетик патриотик юнәлешләрдә эшчәнлек алып барыла. Бу сменада барысы 95 баланы кабул иттек, 13-14 кешелек 7 отряд гамәлдә. Гадәттәгечә, малай-кызлар өчен күләмле программа әзерләнде: флешмоблар, иҗади чаралар, спорт һәм интеллектуаль уеннар, викториналар, осталык дәресләре.
— «Пилот»та теләктәшлек рухындагы җылы уңайлы мохит урнаштырылган, — дип сүзгә кушыла Лиляна Вальмировна. — Балалар белән белән тиз уртак тел таптык, алар акыллы да, аралашучан да, креатив та. Һәр чарада актив катнашалар, үзара ярдәмчел, дус-татулар. Санитария таләпләре дә катгый үтәлә, малайлар-кызлар тәртип-чисталыкны гел күзәтүдә тота,
Лагерьда эшчәнлек иртәнге зарядка һәм линейкадан башлана. Көн дәвамында отрядларда эш кайный, хәвефсезлек техникасы буенча кереш дәресләр һәм инструктажлар үткәрелә. Укучыларга лагерь биләмәсендә үзләрен дөрес тоту һәм җәйге чорда аеруча көнүзәк булган янгын, юл хәрәкәте, сулыкларда хәвефсезлек кагыйдәләре турында да сөйлиләр.
«Яшь буын гаджетлардан бераз ял итсен, күбрәк тиңдәшләре белән аралашырга, бердәм командада эшләргә өйрәнсен өчен тырышлык куела. Балалар смена вакытында һәрчак нәрсә беләндер мәшгуль: берәүләр рәсем ясый, икенчеләр сюжетлар өстендә эшли, өченчеләр сәләтләрен күрсәтә», — ди Ирина Владимировна.
Балаларда иҗади талантны ачу, зирәклекне арттыру, төрле өлкәләрдә күнекмәләрне үстерү өчен осталык дәресләре, шулай ук мәдәни-массакүләм, спорт, патриотик чаралар үткәрелә. Мисалга, «Сәламәт фикерләү — сәламәт яшәү!» спорт-акыл уены, актерлык осталыгы буенча күнекмәләр һәм башкалар. 22 июнь — Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан ватанпәрвәрлек рухтагы чара оештырылган. «Бу көнне традицион линейка үтте, бер минутлык тынлык игълан ителде, — ди педагоглар. — Арытаба балалар сафка тезелеп йөрү һәм җыр башкару буенча смотрда катнашты».
Яшьләрне мөстәкыйльлеккә өйрәтү максатыннан да кызыклы проектлар әзерләнгән. Мисалга, балалар лагерь тормышы турында роликлар төшерә, вожатыйлардан интервью ала, төрле сюжетлар эшли һәм шул рәвешле үзләрен яшь хәбәрчеләр буларак та сыный. Тәртип тәэмин итү, мәгълүмат җиткерү, яңалыкларны күзәтеп бару, интернетта лагерь тормышын яктырту кебек юнәлешләрдә эшчәнлек оештырылган. Балаларга үзаллы рәвештә линейка яки зарядка үткәрү мөмкинлеге дә бирелә. Командада эшләргә өйрәтү максатыннан алар конкурсларда жюри составына кертелә. Мондый алым яшь буынга үз фикерен белдерү, объектив бәяләмә бирү өчен кулай.
Вожатыйга нинди сыйфатлар хас булырга тиеш икән? «Бу юнәлештә эшләүчеләрнең ярдәмчел, ихлас күңелле, аралашучан, кызыксынучан һәм әлбәттә белемле булуы зарур, — ди әңгәмәдәшләрем. — Балалардан көн озынына килгән күп төрле сорауларга җавап табу өчен зирәклек тә, төрле өлкәдә хәбәрдарлык та, яшь буын мохитен яхшы белү дә мотлак. Бер сүз белән әйткәндә, вожатыйлар эшчәнлекне заманча алымнар кулланып оештырырга тиеш. Шуны билгелисе килә, «Пилот» лагере балаларны сменага 100 процентка җәлеп итүгә иреште!»
Әйткәндәй, вожатыйлар смена алдыннан гомум таләпләр буенча әзерлек үтә, тематик чараларны өйрәнә, осталык дәресләре буенча фикерләшә. Педагогик тәҗрибәгә ия булу, әлбәттә, бик әһәмиятле һәм лагерь эшчәнлегендә зур ярдәмче булып тора. Тәҗрибә уртаклашу өчен башка төбәкләрдә оештырылучы махсус сменаларда да катнаша вожатыйлар. Анда алар үзләрен балалар урынына куеп, лагерь тормышында кайнаша, уен-чараларга актив өлеш кертә. Бу арытаба эшчәнлектә яхшы тәҗрибә булып тора.
Мәкаләбез ахырында «Пилот» лагеренең социаль челтәрләрдәге битендәге кайбер фикерләрне дә тәкъдим итәсе килә.
«Лагерьда булганда үземне әкияттә кунакта кебек хис иттем. Биредә шундый шәп, икенче елга да мотлак киләчәкмен, дусларны да чакырам!»
«Сменада вакыт бик тиз, кызыклы уза. Осталык дәресләре, уен программалары, яраткан фильмнар, мультиклар сюжеты буенча эшләнгән чаралар аеруча мавыктыргыч тоелды».
«Пилот»та яңа дуслар таптым. Бергәләп командада эшләргә өйрәндек, вожатыйлардан интервью алдык».
… Яшь буын җәйге ялны күңелле дә, файдалы да үткәрсен өчен зур тырышлык куючы педагогларга, вожатыйларга, тәрбиячеләргә ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә. Лагерьлар эшчәнлеге дәвам итә. Алда балаларны тылсымлы маҗаралар, онытылмас очрашулар һәм искиткеч сынаулар көтә. Киләсе очрашуларга кадәр, дуслар!
Автор:Лилия Габитова
Читайте нас: