Туган як
+4 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Общие статьи
29 июнь 2021, 12:17

Яшьләр җыелган җирдә...

Октябрьскийда Яшьләр көне уңаеннан күркәм чаралар оештырылды. «Нефтьче» паркы биләмәсендә үткән бәйрәмдә шәһәрдәшләр һәм кунаклар катнашты.«Октябрьский агымдагы елда үзенең 75 еллыгын билгели. Хәзер без аны тулы хокук белән яшь, инициативалы, максатчан шәһәр дип атый алабыз. Быел төбәкнең мәгълүмати, мәдәни, патриотик, интеллектуаль үзәге — Яшьләр сарае да 25 еллык юбилеен каршылый. Биредә төрле юнәлештәге берләшмәләр эшчәнлеге җәелдерелгән. Сезнең һәрберегез белән горурланабыз! Пандемия чорында авыр тормыш хәленә юлыккан шәһәр халкына ярдәм күрсәтүчеләргә рәхмәт белдерәбез», — дип билгеләп үтте чыгышында шәһәр хакимияте башлыгы Алексей Николаевич Шмелев.Арытаба бүләкләү тантанасы башланды. Шәһәр хакимиятенең Мактау грамотасы белән күпьюнәлешле көллият директоры урынбасары Кудряшова Дина Анатольевна; нефть көллияте тәрбиячесе Шәймәрданова Светлана Зөфәр кызы; икътисад техникумы директоры урынбасары Шәйморатова Наилә Мәхмүт кызы; нефть көллиятенең өлкән тәрбиячесе Хәйруллина Наталья Владимировна билгеләнде.БРның волонтерлык хәрәкәте һәм яшьләр башлангычларына ярдәм итү Республика үзәгенең һәм Октябрьский хакимиятенең Рәхмәт хатлары белән шәһәрнең иң актив һәм инициативалы иреклеләре бүләкләнде.Быел Бөек Ватан сугышы башлануга 80 ел тулды. Сугыш елларында меңләгән яугир хәбәрсез югалган. Мәскәү өлкәсенең Подольск шәһәренең «Хәтер» эзтабарлар отряды тарафыннан, 2019 елның ноябрендә Калуга өлкәсендә фронтта һәлак булган кызылармияченең җәсәде табылган. Солдат медальоны күрсәтмәсе буенча аның шәхесен ачыклый алганнар. Ул БАССРда туып-үскән Федоров Семен Павлович булып чыга. Эзләү нәтиҗәсендә яугирнең Октябрьский шәһәрендә яшәүче туганнары табылды.Шәһәрдәшләрнең көчле алкышлары астында, РФ Дәүләт Думасы депутаты, Башкортстан Республикасы эзтабарлар хәрәкәтенә нигез салучы Илдар Зинурович Бикбаев сугышта һәлак булган солдат оныгы — Лидия Ильинична Грюмовага медальон күрсәтмәсен һәм капсуласын тапшырды.И. Бикбаев COVID-19 пандемиясе чорында кешеләргә ярдәм күрсәткән актив тормыш карашлы октябрьскийлыларны да билгеләп үтте. Балахонцева Гүзәл Рәис кызы, Гордеева Ольга Борисовна, Ашанова Сангина Хәмитовна, Чанышева Гөлнара Мәсгуть кызы, Абделкаюмов Руслан Сергеевичка Рәхмәт хатлары тапшырылды.РФ Дәүләт Думасы депутаты Шәйхетдинов Рифат Габделхак улының ярдәмчесе, Октябрьский шәһәр округы депутаты Руслан Рифгать улы Галимов яшьләр берләшмәләре активистларын «Яшьләр сарае» учреждениесенең Рәхмәт хаты белән бүләкләде.«DICE-BOX» заманча бию коллективының хисап концерты бәйрәм көненә күркәм бүләк булды. Октябрьскийның талантлы яшьләрен тагын бер тапкыр тәбрикләп, имин бәхетле тормыш телисе килә. Туган шәһәрегез сезнең белән горурлана һәм барлык игелекле башлангычларда да уңышлар тели!

Октябрьскийда Яшьләр көне уңаеннан күркәм чаралар оештырылды. «Нефтьче» паркы биләмәсендә үткән бәйрәмдә шәһәрдәшләр һәм кунаклар катнашты.
«Октябрьский агымдагы елда үзенең 75 еллыгын билгели. Хәзер без аны тулы хокук белән яшь, инициативалы, максатчан шәһәр дип атый алабыз. Быел төбәкнең мәгълүмати, мәдәни, патриотик, интеллектуаль үзәге — Яшьләр сарае да 25 еллык юбилеен каршылый. Биредә төрле юнәлештәге берләшмәләр эшчәнлеге җәелдерелгән. Сезнең һәрберегез белән горурланабыз! Пандемия чорында авыр тормыш хәленә юлыккан шәһәр халкына ярдәм күрсәтүчеләргә рәхмәт белдерәбез», — дип билгеләп үтте чыгышында шәһәр хакимияте башлыгы Алексей Николаевич Шмелев.
Арытаба бүләкләү тантанасы башланды. Шәһәр хакимиятенең Мактау грамотасы белән күпьюнәлешле көллият директоры урынбасары Кудряшова Дина Анатольевна; нефть көллияте тәрбиячесе Шәймәрданова Светлана Зөфәр кызы; икътисад техникумы директоры урынбасары Шәйморатова Наилә Мәхмүт кызы; нефть көллиятенең өлкән тәрбиячесе Хәйруллина Наталья Владимировна билгеләнде.
БРның волонтерлык хәрәкәте һәм яшьләр башлангычларына ярдәм итү Республика үзәгенең һәм Октябрьский хакимиятенең Рәхмәт хатлары белән шәһәрнең иң актив һәм инициативалы иреклеләре бүләкләнде.
Быел Бөек Ватан сугышы башлануга 80 ел тулды. Сугыш елларында меңләгән яугир хәбәрсез югалган. Мәскәү өлкәсенең Подольск шәһәренең «Хәтер» эзтабарлар отряды тарафыннан, 2019 елның ноябрендә Калуга өлкәсендә фронтта һәлак булган кызылармияченең җәсәде табылган. Солдат медальоны күрсәтмәсе буенча аның шәхесен ачыклый алганнар. Ул БАССРда туып-үскән Федоров Семен Павлович булып чыга. Эзләү нәтиҗәсендә яугирнең Октябрьский шәһәрендә яшәүче туганнары табылды.
Шәһәрдәшләрнең көчле алкышлары астында, РФ Дәүләт Думасы депутаты, Башкортстан Республикасы эзтабарлар хәрәкәтенә нигез салучы Илдар Зинурович Бикбаев сугышта һәлак булган солдат оныгы — Лидия Ильинична Грюмовага медальон күрсәтмәсен һәм капсуласын тапшырды.
И. Бикбаев COVID-19 пандемиясе чорында кешеләргә ярдәм күрсәткән актив тормыш карашлы октябрьскийлыларны да билгеләп үтте. Балахонцева Гүзәл Рәис кызы, Гордеева Ольга Борисовна, Ашанова Сангина Хәмитовна, Чанышева Гөлнара Мәсгуть кызы, Абделкаюмов Руслан Сергеевичка Рәхмәт хатлары тапшырылды.
РФ Дәүләт Думасы депутаты Шәйхетдинов Рифат Габделхак улының ярдәмчесе, Октябрьский шәһәр округы депутаты Руслан Рифгать улы Галимов яшьләр берләшмәләре активистларын «Яшьләр сарае» учреждениесенең Рәхмәт хаты белән бүләкләде.
«DICE-BOX» заманча бию коллективының хисап концерты бәйрәм көненә күркәм бүләк булды. Октябрьскийның талантлы яшьләрен тагын бер тапкыр тәбрикләп, имин бәхетле тормыш телисе килә. Туган шәһәрегез сезнең белән горурлана һәм барлык игелекле башлангычларда да уңышлар тели!
Автор:Лилия Габитова
Читайте нас: