Туган як
+12 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Общие статьи
29 июнь 2021, 12:15

Су буйлары чистарды

«Русия суы» су объектлары ярларын чүп-чардан чистарту буенча илкүләм чарасы 2014 елдан башлангыч алды. Ул иң масштаблы һәм таралу алган ирекле экологик акцияләрнең берсе булып тораһәм «Экология» милли проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты кысаларында тормышка ашырыла. Башкортстан Республикасы берничә ел дәвамында анда актив катнаша.Шушы көннәрдә Октябрьский шәһәре дә «Ыкның чиста ярлары» экомарафонына кушылды. Чараның оештыручысы — БР экология министрлыгының Туймазы төбәк идарәсе. Шулай ук аны үткәрүдә муниципаль берәмлекләр хакимиятләре, предприятие, оешмалар вәкилләре, «Экология Т» җәмгыяте — каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча төбәк операторы хезмәткәрләре катнашты.Ык елгасы Бәләбәй районындагы Ык-Вершина авылы янында башлангыч ала, аның озынлыгы 571 км. Ул Бәләбәй, Бишбүләк, Бакалы, Туймазы, Шаран районнары һәм Октябрьский шәһәре биләмәсе аша үтә.Чара оештырылган көнне В. Ленин исемендәге мәйданда экологик десант җыелды, өмәчеләр арасында хакимият, яшьләр берләшмәләре, предприятиеләр, шәһәр инвалидлар җәмгыяте вәкилләре, битараф булмаган якташлар, волонтерлар бар иде.Октябрьский тантаналы шартларда Туймазы районыннан «Ыкның чиста ярлары» акциясе Кубогы-эстафетасын кабул итте. БР-ның табигатьтән файдалану һәм экология Министрлыгының Туймазы төбәк идарәсе начальнигы Азат Юнир улы Кәримов билгелеп үткәнчә, быелгы экологик чараның үзенчәлеге чүп-чарны аерым җыюда булды.Октябрьский хакимияте башлыгы Алексей Николаевич Шмелев, шәһәрдәшләр һәм кунаклар су объектлары янында ял иткәндә табигатькә сакчыл караш күрсәтерләр, ярларны чүпләмәсләр, дигән ышаныч белдерде.Акция барышында 135 кеше 25 куб. м чүп-чар җыйды. Экологик өмә Тукай урамы яклап Октябрьскийга керү юлында; Муллино карьерлары районында; тимер юл кичүеннән алып күпергә кадәр участокта; «Балыкчы йорты» районында; Московка карьерлары, Ыккүл, Лесное күлләре янындагы биләмәне колачлады.Чара тәмамлангач, Милли мәдәниятләр үзәгендә аның тантаналы өлеше оештырылды. Биредә акциядә катнашучылар — Бәләбәй, Бишбүләк, Бакалы, Туймазы, Шаран районнары һәм Октябрьский шәһәре вәкилләре Башкортстан Республикасының табигатьтән файдалану һәм экология Министрлыгының истәлекле дипломнары белән бүләкләнде.

«Русия суы» су объектлары ярларын чүп-чардан чистарту буенча илкүләм чарасы 2014 елдан башлангыч алды. Ул иң масштаблы һәм таралу алган ирекле экологик акцияләрнең берсе булып тора
һәм «Экология» милли проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты кысаларында тормышка ашырыла. Башкортстан Республикасы берничә ел дәвамында анда актив катнаша.
Шушы көннәрдә Октябрьский шәһәре дә «Ыкның чиста ярлары» экомарафонына кушылды. Чараның оештыручысы — БР экология министрлыгының Туймазы төбәк идарәсе. Шулай ук аны үткәрүдә муниципаль берәмлекләр хакимиятләре, предприятие, оешмалар вәкилләре, «Экология Т» җәмгыяте — каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча төбәк операторы хезмәткәрләре катнашты.
Ык елгасы Бәләбәй районындагы Ык-Вершина авылы янында башлангыч ала, аның озынлыгы 571 км. Ул Бәләбәй, Бишбүләк, Бакалы, Туймазы, Шаран районнары һәм Октябрьский шәһәре биләмәсе аша үтә.
Чара оештырылган көнне В. Ленин исемендәге мәйданда экологик десант җыелды, өмәчеләр арасында хакимият, яшьләр берләшмәләре, предприятиеләр, шәһәр инвалидлар җәмгыяте вәкилләре, битараф булмаган якташлар, волонтерлар бар иде.
Октябрьский тантаналы шартларда Туймазы районыннан «Ыкның чиста ярлары» акциясе Кубогы-эстафетасын кабул итте. БР-ның табигатьтән файдалану һәм экология Министрлыгының Туймазы төбәк идарәсе начальнигы Азат Юнир улы Кәримов билгелеп үткәнчә, быелгы экологик чараның үзенчәлеге чүп-чарны аерым җыюда булды.
Октябрьский хакимияте башлыгы Алексей Николаевич Шмелев, шәһәрдәшләр һәм кунаклар су объектлары янында ял иткәндә табигатькә сакчыл караш күрсәтерләр, ярларны чүпләмәсләр, дигән ышаныч белдерде.
Акция барышында 135 кеше 25 куб. м чүп-чар җыйды. Экологик өмә Тукай урамы яклап Октябрьскийга керү юлында; Муллино карьерлары районында; тимер юл кичүеннән алып күпергә кадәр участокта; «Балыкчы йорты» районында; Московка карьерлары, Ыккүл, Лесное күлләре янындагы биләмәне колачлады.
Чара тәмамлангач, Милли мәдәниятләр үзәгендә аның тантаналы өлеше оештырылды. Биредә акциядә катнашучылар — Бәләбәй, Бишбүләк, Бакалы, Туймазы, Шаран районнары һәм Октябрьский шәһәре вәкилләре Башкортстан Республикасының табигатьтән файдалану һәм экология Министрлыгының истәлекле дипломнары белән бүләкләнде.
Автор:Лилия Габитова
Читайте нас: