Туган як
+12 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Общие статьи
29 июнь 2021, 12:33

«Мөхсин» мәчетенә ярымай куелды

… Дин йортлары — мәчетләр һәр төбәкнең иң изге, кадер-хөрмәткә ия урыны булып тора. Алардан яктылык, иман нуры бөркелә. Моңлы азан кешеләрне Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылырга, намазга чакыра, матур тойгылар тәрбияли...Узган елның сентябрь башында Мулла микрорайонындагы «Мөхсин» мәчетендә янгын чыгып, ул бик зур зыян күрде. Иман йортына намаз укырга йөргән, Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать итеп, күңелләренә тынычлык алган мөселманнар олы хәсрәткә тарыды.Ходайга шөкер, битараф булмаган кешеләр ярдәмендә «Мөхсин» мәчетен тергезү эшләре башланды, алар инде бер елга якын бара. Бүген яңартылган бина өстендә тышкы эшләр ахырына якынлаша. Арытаба мәчетнең эчке ягын ремонтлау көтелә. Подвалда дин тотучыларга гомуми дога кылу өчен зур булмаган бүлмә җиһазландырылган. Бинага барлык коммуникацияләр тоташтырылган. Газ кертү өчен дин йортының иске бинасына китерелгән торбаүткәргеч файдаланылачак.Шушы араларда мәчет манарасы төзелеше тәмамланды. Аны урнаштырган тәҗрибәле эшче-төзүчеләр гөмбәзнең барлык детальләрен ныгытты һәм корылманың ышанычлылыгын тикшерде. Аннары ул кран ярдәмендә егерме метр биеклеккә күтәрелде һәм эретеп ябыштыручылар тарафыннан манарга беркетеп куелды.Күрше республика мәчетләренең берсе үрнәгендә төзелгән яңа бина бик матур күренә. Эчке бүлмәләрнең гомуми мәйданы якынча 140 квадрат метр, манараның өске ноктасы буйлап биеклеге 22 метр тирәсе тәшкил итә.Аллаһы ризалыгы белән, 25 июньдә тантаналы рәвештә мәчет манарасына ярымай куелды.— Без дин тотучыларга һәм битараф булмаган барлык кешеләргә мәчетнең яңа бинасын төзүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә булдык, — ди Илгиз хәзрәт Сәгъдиев. — Һәм тиздән төзелешкә ярдәм чаралары килә башлады. Махсус булдырылган исәпкә акчалар Русиянең төрле төбәкләреннән (Башкортстан, Татарстан республикалары, Пермь, Самара, Ульяновск, Мордовия, Екатеринбург һ. б.) генә түгел, хәтта чит илләрдән дә килде. Күләмле финанс ярдәме күрсәтүче химаячылар булмады. Әмма зур булмаган суммалар белән булса да мәчетебезне торгызырга ярдәм итәргә теләүчеләр бик күп булды. Һәм бу уңай нәтиҗәсен бирде. Кешеләр хәтта кирәкле төзелеш материалларын да сатып алып, аларны безгә китерде. Без заказ биргән изделиеләр, корылмалар өчен дә түләүчеләр булды.Шул рәвешле, ярдәм чараларына узган елның 17 сентябрендә үк яңа мәчетнең фундаменты салына башлый, ул янгын һәлак иткән элеккеге бина нигезеннән бераз читтәрәк урнаша.— Агымдагы ел ахырына мәчетне рәсми рәвештә ачып өлгермибез икән, киләсе елның язында, моны һичшиксез эшләячәкбез дип өметләнәм, — ди Илгиз хәзрәт, — подвалда эшләр 95 процентка тәмамланды, алда иң катлаулы этап — бина эчендә ремонт көтелә. Беренче катта штукатурлау эше бетте, ә менә түшәм-идәннәр, плитәләр ясау гамәлләре башланмаган да әле. Мәчетне тергезү ярдәм чаралары исәбенә алып барылганга ремонтның кайчан тәмамланачагын әйтүе кыен. Форсаттан файдаланып, төзелеш эшләрендә зур ярдәм күрсәтүче шәхси эшкуар, прораб вазыйфасын башкаручы Азат Имамовка, шулай ук манараның гөмбәзен ясауда, эретеп ябыштыру кебек җаваплы гамәлләрдә катнашкан авылдашларга, эшче-төзүчеләргә, мәчет турында мәгълүматны халыкка тараткан киңкүләм мәгълүмат чараларына, гомум алганда, матди яклап та, мәгънәви яктан да булышлык күрсәткән һәркемгә рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә. Иң беренчеләрдән булып ярдәм тәкъдим иткән Ринат Гариф улы Мифтаховка («Стронег»), һәм дә Шарипов Руслан Мирхадовичка («Добрино»), Шаймухаметов Руслан Гависовичка да («Мобилон») рәхмәтлебез.... Мәчеткә ярымай куелганнан соң, дин кардәшләр яңа бинада намаз укуда катнашты, «Нурул-Ислам» мәдрәсәсе шәкерте Каюмов Абдуллабек Коръән аятьләре укыды, имам-ахун Мәүлемҗан хәзрәт мәчет төзелешенә хәләл малларыннан өлеш керткән һәркемгә изгелекләр теләп, дога кылды.Хөрмәтле шәһәрдәшләр, башка төбәкләрдә яшәүче якташлар! Мулла микрорайонының «Мөхсин» мәчете төзелешенә һәркем кулдан килгәнчә ярдәм итә ала. Эшне дәвам итү өчен ярдәм акчасын 4817-7602-1724-0823 Сбербанк картасына күчерергә мөмкин (Сәхипгәрәев Айрат Юнир улы исеменә). Шулай ук кулдан акчаны Рузилә апага (+7(937)83-57-303) һәм Илгиз хәзрәткә (+7(927)960-88-20) тапшыра аласыз.«Бердәмлектә — көчебез» диләр, бергәләп тотынсак, һичшиксез игелекле эшне ахырына җиткерәчәкбез!

… Дин йортлары — мәчетләр һәр төбәкнең иң изге, кадер-хөрмәткә ия урыны булып тора. Алардан яктылык, иман нуры бөркелә. Моңлы азан кешеләрне Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылырга, намазга чакыра, матур тойгылар тәрбияли...
Узган елның сентябрь башында Мулла микрорайонындагы «Мөхсин» мәчетендә янгын чыгып, ул бик зур зыян күрде. Иман йортына намаз укырга йөргән, Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать итеп, күңелләренә тынычлык алган мөселманнар олы хәсрәткә тарыды.
Ходайга шөкер, битараф булмаган кешеләр ярдәмендә «Мөхсин» мәчетен тергезү эшләре башланды, алар инде бер елга якын бара. Бүген яңартылган бина өстендә тышкы эшләр ахырына якынлаша. Арытаба мәчетнең эчке ягын ремонтлау көтелә. Подвалда дин тотучыларга гомуми дога кылу өчен зур булмаган бүлмә җиһазландырылган. Бинага барлык коммуникацияләр тоташтырылган. Газ кертү өчен дин йортының иске бинасына китерелгән торбаүткәргеч файдаланылачак.
Шушы араларда мәчет манарасы төзелеше тәмамланды. Аны урнаштырган тәҗрибәле эшче-төзүчеләр гөмбәзнең барлык детальләрен ныгытты һәм корылманың ышанычлылыгын тикшерде. Аннары ул кран ярдәмендә егерме метр биеклеккә күтәрелде һәм эретеп ябыштыручылар тарафыннан манарга беркетеп куелды.
Күрше республика мәчетләренең берсе үрнәгендә төзелгән яңа бина бик матур күренә. Эчке бүлмәләрнең гомуми мәйданы якынча 140 квадрат метр, манараның өске ноктасы буйлап биеклеге 22 метр тирәсе тәшкил итә.
Аллаһы ризалыгы белән, 25 июньдә тантаналы рәвештә мәчет манарасына ярымай куелды.
Без дин тотучыларга һәм битараф булмаган барлык кешеләргә мәчетнең яңа бинасын төзүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә булдык, — ди Илгиз хәзрәт Сәгъдиев. — Һәм тиздән төзелешкә ярдәм чаралары килә башлады. Махсус булдырылган исәпкә акчалар Русиянең төрле төбәкләреннән (Башкортстан, Татарстан республикалары, Пермь, Самара, Ульяновск, Мордовия, Екатеринбург һ. б.) генә түгел, хәтта чит илләрдән дә килде. Күләмле финанс ярдәме күрсәтүче химаячылар булмады. Әмма зур булмаган суммалар белән булса да мәчетебезне торгызырга ярдәм итәргә теләүчеләр бик күп булды. Һәм бу уңай нәтиҗәсен бирде. Кешеләр хәтта кирәкле төзелеш материалларын да сатып алып, аларны безгә китерде. Без заказ биргән изделиеләр, корылмалар өчен дә түләүчеләр булды.
Шул рәвешле, ярдәм чараларына узган елның 17 сентябрендә үк яңа мәчетнең фундаменты салына башлый, ул янгын һәлак иткән элеккеге бина нигезеннән бераз читтәрәк урнаша.
— Агымдагы ел ахырына мәчетне рәсми рәвештә ачып өлгермибез икән, киләсе елның язында, моны һичшиксез эшләячәкбез дип өметләнәм, — ди Илгиз хәзрәт, — подвалда эшләр 95 процентка тәмамланды, алда иң катлаулы этап — бина эчендә ремонт көтелә. Беренче катта штукатурлау эше бетте, ә менә түшәм-идәннәр, плитәләр ясау гамәлләре башланмаган да әле. Мәчетне тергезү ярдәм чаралары исәбенә алып барылганга ремонтның кайчан тәмамланачагын әйтүе кыен. Форсаттан файдаланып, төзелеш эшләрендә зур ярдәм күрсәтүче шәхси эшкуар, прораб вазыйфасын башкаручы Азат Имамовка, шулай ук манараның гөмбәзен ясауда, эретеп ябыштыру кебек җаваплы гамәлләрдә катнашкан авылдашларга, эшче-төзүчеләргә, мәчет турында мәгълүматны халыкка тараткан киңкүләм мәгълүмат чараларына, гомум алганда, матди яклап та, мәгънәви яктан да булышлык күрсәткән һәркемгә рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә. Иң беренчеләрдән булып ярдәм тәкъдим иткән Ринат Гариф улы Мифтаховка («Стронег»), һәм дә Шарипов Руслан Мирхадовичка («Добрино»), Шаймухаметов Руслан Гависовичка да («Мобилон») рәхмәтлебез.
... Мәчеткә ярымай куелганнан соң, дин кардәшләр яңа бинада намаз укуда катнашты, «Нурул-Ислам» мәдрәсәсе шәкерте Каюмов Абдуллабек Коръән аятьләре укыды, имам-ахун Мәүлемҗан хәзрәт мәчет төзелешенә хәләл малларыннан өлеш керткән һәркемгә изгелекләр теләп, дога кылды.
Хөрмәтле шәһәрдәшләр, башка төбәкләрдә яшәүче якташлар! Мулла микрорайонының «Мөхсин» мәчете төзелешенә һәркем кулдан килгәнчә ярдәм итә ала. Эшне дәвам итү өчен ярдәм акчасын 4817-7602-1724-0823 Сбербанк картасына күчерергә мөмкин (Сәхипгәрәев Айрат Юнир улы исеменә). Шулай ук кулдан акчаны Рузилә апага (+7(937)83-57-303) һәм Илгиз хәзрәткә (+7(927)960-88-20) тапшыра аласыз.
«Бердәмлектә — көчебез» диләр, бергәләп тотынсак, һичшиксез игелекле эшне ахырына җиткерәчәкбез!
Автор:Лилия Габитова
Читайте нас: