Туган як
+12 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Общие статьи
23 июнь 2021, 16:05

Ык ярларын бергәләп чистартыйк!

2021 елның 25 июнендә Октябрьскийда «Ык елгасының чиста ярлары» акциясе узачак.Ул су объектлары ярларын чүп-чардан арындыруга юнәлтелгән «Русия суы» илкүләм чарасы эгидасы астында үткәрелә.Проект Башкортстанның экология министрлыгының Туймазы төбәк идарәсе тарафыннан оештырыла. Анда барлык теләүчеләр катнаша ала. Акциягә шулай ук хакимият, ведомство карамагындагы учреждениеләр хезмәткәрләре, инвалидлар җәмгыяте, каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча «Экология Т» региональ оператор вәкилләре һәм волонтерлык хәрәкәтләре дә үз өлешен кертәчәк.Чарада бүгенгесе көндә Бәләбәй, Ярмәкәй, Шаран, Бакалы һәм Туймазы районнары катнашты инде. Октябрьский шәһәре чикләрендә елга ярларыннан чүп-чар җыю — аның соңгы этабы. Калдыкларны аерым туплау күздә тотыла, алар полиэтилен, пыяла, кәгазь, тимер һәм башкаларга бүленәчәк. Акция барышында катнашучы кубогын бер муниципаль берәмлектән икенчесенә тапшыру эстафетасы узачак.Яр буйларын, Ык елгасы биләмәсен чүп-чардан чистарту планлаштырыла. Бу участоклар: шәһәргә керү юлындагы Тукай урамы; Муллино карьерлары районында, тимер юл кичүеннән алып күпергә кадәр участок; «Балыкчы йорты» биләмәсендә, Московка карьерлары, Ыккүл күлендә.Октябрьскийда экологик чараны 25 июньдә 9.00 сәгатьтән үткәрү планлаштырылган. Катнашучыларны җыю урыны — Ленин исемендәге мәйдан.

2021 елның 25 июнендә Октябрьскийда «Ык елгасының чиста ярлары» акциясе узачак.
Ул су объектлары ярларын чүп-чардан арындыруга юнәлтелгән «Русия суы» илкүләм чарасы эгидасы астында үткәрелә.
Проект Башкортстанның экология министрлыгының Туймазы төбәк идарәсе тарафыннан оештырыла. Анда барлык теләүчеләр катнаша ала. Акциягә шулай ук хакимият, ведомство карамагындагы учреждениеләр хезмәткәрләре, инвалидлар җәмгыяте, каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча «Экология Т» региональ оператор вәкилләре һәм волонтерлык хәрәкәтләре дә үз өлешен кертәчәк.
Чарада бүгенгесе көндә Бәләбәй, Ярмәкәй, Шаран, Бакалы һәм Туймазы районнары катнашты инде. Октябрьский шәһәре чикләрендә елга ярларыннан чүп-чар җыю — аның соңгы этабы. Калдыкларны аерым туплау күздә тотыла, алар полиэтилен, пыяла, кәгазь, тимер һәм башкаларга бүленәчәк. Акция барышында катнашучы кубогын бер муниципаль берәмлектән икенчесенә тапшыру эстафетасы узачак.
Яр буйларын, Ык елгасы биләмәсен чүп-чардан чистарту планлаштырыла. Бу участоклар: шәһәргә керү юлындагы Тукай урамы; Муллино карьерлары районында, тимер юл кичүеннән алып күпергә кадәр участок; «Балыкчы йорты» биләмәсендә, Московка карьерлары, Ыккүл күлендә.
Октябрьскийда экологик чараны 25 июньдә 9.00 сәгатьтән үткәрү планлаштырылган. Катнашучыларны җыю урыны — Ленин исемендәге мәйдан.
Автор:Лилия Габитова
Читайте нас: