Туган як
+4 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Общие статьи
23 июнь 2021, 16:12

«Мин табигыйлык өчен»

Косметолог Луиза Фәтхетдинова матурлык чараларын дөрес куллану серләре белән бүлешә.Бүгенге заманда сәламәт булу модага әйләнде — кешеләр экологик продуктларга өстенлек бирә, спорт белән шөгыльләнә һәм, әлбәттә, тышкы кыяфәтен күбрәк кайгырта. Соңгысында сүз зәвыклы киемнәр генә түгел, ә бәлки косметологик процедуралар куллану турында да бара. Әмма бу өлкәдә сораулар туып кына тора. Тиренең төренә карап, пилинг, маска кебек чараларны ничек дөрес сайларга, проблема барлыкка килгәндә аны ничек хәл итәргә һ. б. Күпләр аларга үзаллы гына җавап таба алмый һәм бу очракта ярдәмгә косметологлар килә.Кем соң ул — косметолог? Күпләр әлеге белгечне ботокс кадау, иреннәрне кабарту белән генә шөгыльләнә дип уйлый. Әмма бу хаталы фикер. Косметологлар тиредәге җитди проблемаларны эстетик юл белән хәл итәргә булыша. Монда акне һәм аның нәтиҗәләрен дәвалау да, төрле җәрәхәтләнүләр һәм башка сәбәпләр аркасында барлыкка килгән җөйләрне коррекцияләү дә керә.Косметологның эш бүлмәсе — сәламәтләнү һәм яшәрү урыныБүгенге кунагыбыз — косметология белгече Луиза Фәтхетдинова белән медицина өлкәсенә килүе тарихы, шулай ук матурлык серләре турында сөйләшеп алдык.— Луиза Салаватовна, сез кайсы яклардан, һөнәргә ничек килдегез?— Тумышым белән мин Октябрьскийдан. 21 яшемдә Себер якларына чыгып киттем. Анда озак вакытлар туризм өлкәсендә эшләдем. Бер мәлдә һөнәрне үзгәртү теләге туды, нәтиҗәдә медицина көллиятенә укырга кердем, 4нче курста белгечлек сайларга кирәк булды. Һәм мин косметологияне сайладым. Бу кыш айларында иде, ә язын без ахыргы практиканы үттек. Мин хирургия бүлегенә эләктем. Биредә миңа бик ошады, беренче тапкыр ак халат киеп, коридор буйлап үткәндәге шатлык, дулкынлану хисләрен күрсәгез! Авыруларга капельница кую, укол кадауны ихлас күңелдән башкардым, эшемнән чын ләззәт ала идем. Әмма көзен тормышымда җитди үзгәрешләр булды һәм мин Октябрьскийга кайттым. Туган шәһәремдә инде косметология юнәлешендә эш башларга ниятләдем.Дәү әнием дә, әнием дә еш кына мине табиб итеп күрергә теләүләрен әйтә иде. Туризмнан сәламәтлек саклау өлкәсенә кереп китүем аларның хыялын тормышка ашырды дигән сүз. Себердә эшләгәндә туганым, дуслардан медицина көллияте турында ишетергә туры килде. Шунысы кызык, анда бер төркем кызлар белән укырга кермәкче булсак та нәтиҗәдә үзем генә студент булып киттем. Хәзер катгый рәвештә әйтә алам — һөнәрне үзгәртүемә һич үкенмим. Косметология бүгенге көндә зур үсеш алучы, алгарышлы, кызыклы юнәлеш санала. Ул миңа белгечлек буенча даими камилләшү, белем-күнекмәләрне үстерү, үз өстеңдә эшләү мөмкинлеге бирүе белән аеруча ошый.Гомумән, һәрвакытта да сәламәтлеккә, кеше организмына бәйле темалар белән кызыксындым. Үземнең дә бу өлкәдә билгеле проблемалар булганга, аларны өйрәнү, хәл итү ысулларын эзләдем, бүген исә шәхси практика алып барып, әлеге юнәлештә эшне дәвам итәм. Медицина чараларын үземдә сынап карау аларның тәэсирен, нәтиҗәлелеген билгеләргә булыша. Гомумән, мин табигыйлык яклы. Бөтен кеше дә үзенчә матур, күркәм. Шуңа күрә тышкы кыяфәткә табигый булмаган үзгәрешләр кертүне максат итеп куймыйм, ә бәлки агрессив булмаган сыйфатлы чаралар ярдәмендә тиренең яхшы торышын сакларга булышам.— Эш бүлмәгездә нинди хезмәтләр күрсәтелә?— Эстетик косметология: бит тиресен чистарту, пилинглар, массаж. Инъекция косметологиясе: биоревитализация, мезотерапия, липолитиклар. Аппаратлы косметология: ултратавышлы чистарту, гидропилинг, алмазлы шомарту, фракцион мезотерапия, фонофорез. Бу процедураларны эшләүдә алмазлы шлифовка (дермабразия) аппараты, Dermapen, косметологик комбайн (криотерапия, RF-лифтинг, фонофорез, ультратавышлы лопатка, һава агымы белән сыворотка кертү, тирене вакуумлы чистарту җайланмалары) ярдәмгә килә. Әлеге җиһазларның һәммәсе дә тиредә яңару процессларын тергезеп җибәрергә, шул рәвешле аны яшәртергә, матурайтырга булыша.— Нинди брендка өстенлек бирәсез?— Эштә Holy Land косметикасын кулланам, ул яхшы нәтиҗәләр бирә, өй шартларында файдалану өчен дә кулай.— Белемне ничек үстерәсез?— Онлайн һәм оффлайн курсларда укыйм, Уфа, Казан кебек зур шәһәрләрдәге косметология мәктәпләрендә күнекмәләр алам. Шушы араларда мәсәлән PRX-T33 Италия препараты буенча онлайн дәресләрдә булдым.— Шәһәрдә косметологка ихтыяҗ зурмы, клиентларыгыз кемнәр, нинди проблемалар белән мөрәҗәгать итәләр?— Әйе, матурлык чараларына елдан-ел сорау арта. Клиентлар гадәт буларак урта яшьтәге хатын-кызлар. Әйткәндәй, ир-егетләр дә матур булырга тели! Көчле затларның тышкы кыяфәтенә, сәламәтлегенә игътибарлы булуы куандыра, әлбәттә. Проблемаларга килгәндә, гүзәл затлар да, ир-атлар да башлыча тиредәге ялкынсыну, кара нокталар, бетчә-сыткылар, алардан калган җөй-эзләрдән арыныр өчен килә. Моннан тыш хатын-кызлар арасында җыерчыклар, пигмент тапларны бетерүгә ихтыяҗ зур.— Биттәге иң көтелмәгән кунаклар — бетчәләр, кара нокталар, комедоннар. Алар ни сәбәпле барлыкка килә?— Сәбәпләре төрлечә, алар организм гормоннарының эшләвенә, ашказаны, эчәклек авыруларына бәйле булырга мөмкин. Аеруча авыр очракларда дерматологка да күренмичә булмый. Шунысы мөһим: бетчәләрне сытарга ярамый, чөнки ярага пычрак керә һәм алар бөтен биткә таралачак, беткәч тә әле, эзләре калачак. Мондый проблема белән косметологка мөрәҗәгать итү файдалы. Медицина белгече барлык санитария кагыйдәләрен үтәп, битне чистартачак.— Бетчәдән калган эзләрне бетереп буламы?— Бер процедура эшләтеп кенә проблеманы хәл итеп булмый, әлбәттә. Иң элек косметолог бетчәдән калган эзләрнең никадәр тирән икәнен ачыклый. Арытаба аларны киметү өчен пилинглар, дермапен, алмазлы шомарту, микроэнәле терапия һәм башка процедуралар кулланыла. Эзләрне бетерү җиңел эш түгел, әмма аны җиңеп чыгарга була.— Үсмерләргә косметологка йөрү кирәкме?— Проблемалар күренә башлагач та, һөнәри косметологка бару файдалы. Ул тирене тикшереп, кирәкле чаралар билгеләячәк. Монда сүз косметологик препаратлар куллану гына түгел, ә дөрес туклану, сәламәт яшәү рәвеше алып бару турында да бара.— Бит тиресен чистарту тәртибе?— Бу гамәлне аена бер тапкыр эшләү кулай. Тире төренә карап, кайбер очракларда ярты елга бер процедура да җитә. Өй шартларында исә майлы тирене гель, мусс кебек препаратлар, корысын составында йомшак компонентлы чаралар чистартырга булышачак.— Яшь барган саен җыерчыклар барлыкка килә, нишләргә?— Тәү чиратта тирене дөрес тәрбияләү зарур. Косметологик процедуралардан биоревитализация, лифтинг чаралар, массаж, пилинг яхшы нәтиҗә бирә.— Тире күзәнәкләре (поралар) нигә киңәя?— Бу дөрес тукланмау, тирене тиешенчә тәрбияләмәү, шулай ук гормональ үзгәрешләр нәтиҗәсе дә булырга мөмкин. Проблеманы чишүдә пилинглар, махсус маскалар, АНА кислоталы чаралар, комедоген булмаган кремнар куллану булыша.— Җәен тирене ничек тәрбияләргә?— Кояштан саклагыч кремнарны (SPF) елның теләсә кайсы вакытында куллану киңәш ителә, чөнки UVA-нурлар хәтта кышын да пигмент тапларны барлыкка китерергә мөмкин. Җәйге чорда югары саклагыч дәрәҗәсе булган чаралар (SPF30-50) файдалану кулай.Җәен тире өстәмә стресска дучар ителә, шуңа күрә аны кояшның актив йогынтысына алдан әзерләргә һәм файдасы озакка җитәрдәй тәрбияләү ысуллары кулланырга кирәк. Мисалга, гидропилинг тирене сафландыра һәм дымландыра. Нәтиҗәдә, тән тиресе кояшта тигез караячак һәм озаграк сакланачак.Кояшта кызынуның тире өчен хәвефле чагылышы — пигмент таплары барлыкка килү. Заманча косметология алар белән көрәшүдә түбәндәге ысулларны тәкъдим итә. Пилинглар тирене яшәртү, тигезләү, җитешсезлекләрне бетерү өчен кулланыла. Мезотерапия тирегә пигмент тапларын киметергә булышучы махсус препаратларны кертүне күзаллый. Ул саклагыч механизмнарны яхшырта һәм тирене дымландыра. Фотояшәртү — пигмент таплары, кан тамырларындагы оешканлыклар махсус аппаратта җылылык ярдәмендә бетерелә. Лазер тирән пигмент таплары булганда да яхшы нәтиҗә бирә. Криотерапия — таплар сыек азот белән туңдыру ярдәмендә бетерелә, ул әз сандагы дефектлар вакытында уңай тәэсир ясый, әмма аның озайлы реабилитация чоры бар.— Ахыргы сорау, ни өчен кешеләр косметологка йөри?— Косметологта булган һәркем үзен икенче төрле хис итә. Гадәттә, миңа килгән пациентлар ял итеп, яшәреп китәләр. Косметологка баруның тагын бер сәбәбе — үз-үзеңне яратырга өйрәнү.... Луиза Салават кызы ак халатлы шәфкать ияләренә хас булган барлык күркәм сыйфатларны туплаган. Хезмәтен ихлас яратып, аңардан ләззәт алып башкара ул, кешеләрдә үз-үзенә ышанычны арттыру, аларга сөенечле мизгелләр бүләк итү өчен бар белемен, тырышлыгын куя. Косметологка язылу өчен шушы телефон номерын 8-922-404-7184 һәм сылтаманы @luiza_kosmetolog102 куллана аласыз.

Косметолог Луиза Фәтхетдинова матурлык чараларын дөрес куллану серләре белән бүлешә.
Бүгенге заманда сәламәт булу модага әйләнде — кешеләр экологик продуктларга өстенлек бирә, спорт белән шөгыльләнә һәм, әлбәттә, тышкы кыяфәтен күбрәк кайгырта. Соңгысында сүз зәвыклы киемнәр генә түгел, ә бәлки косметологик процедуралар куллану турында да бара. Әмма бу өлкәдә сораулар туып кына тора. Тиренең төренә карап, пилинг, маска кебек чараларны ничек дөрес сайларга, проблема барлыкка килгәндә аны ничек хәл итәргә һ. б. Күпләр аларга үзаллы гына җавап таба алмый һәм бу очракта ярдәмгә косметологлар килә.
Кем соң ул — косметолог? Күпләр әлеге белгечне ботокс кадау, иреннәрне кабарту белән генә шөгыльләнә дип уйлый. Әмма бу хаталы фикер. Косметологлар тиредәге җитди проблемаларны эстетик юл белән хәл итәргә булыша. Монда акне һәм аның нәтиҗәләрен дәвалау да, төрле җәрәхәтләнүләр һәм башка сәбәпләр аркасында барлыкка килгән җөйләрне коррекцияләү дә керә.
Косметологның эш бүлмәсе — сәламәтләнү һәм яшәрү урыны
Бүгенге кунагыбыз — косметология белгече Луиза Фәтхетдинова белән медицина өлкәсенә килүе тарихы, шулай ук матурлык серләре турында сөйләшеп алдык.
— Луиза Салаватовна, сез кайсы яклардан, һөнәргә ничек килдегез?
Тумышым белән мин Октябрьскийдан. 21 яшемдә Себер якларына чыгып киттем. Анда озак вакытлар туризм өлкәсендә эшләдем. Бер мәлдә һөнәрне үзгәртү теләге туды, нәтиҗәдә медицина көллиятенә укырга кердем, 4нче курста белгечлек сайларга кирәк булды. Һәм мин косметологияне сайладым. Бу кыш айларында иде, ә язын без ахыргы практиканы үттек. Мин хирургия бүлегенә эләктем. Биредә миңа бик ошады, беренче тапкыр ак халат киеп, коридор буйлап үткәндәге шатлык, дулкынлану хисләрен күрсәгез! Авыруларга капельница кую, укол кадауны ихлас күңелдән башкардым, эшемнән чын ләззәт ала идем. Әмма көзен тормышымда җитди үзгәрешләр булды һәм мин Октябрьскийга кайттым. Туган шәһәремдә инде косметология юнәлешендә эш башларга ниятләдем.
Дәү әнием дә, әнием дә еш кына мине табиб итеп күрергә теләүләрен әйтә иде. Туризмнан сәламәтлек саклау өлкәсенә кереп китүем аларның хыялын тормышка ашырды дигән сүз. Себердә эшләгәндә туганым, дуслардан медицина көллияте турында ишетергә туры килде. Шунысы кызык, анда бер төркем кызлар белән укырга кермәкче булсак та нәтиҗәдә үзем генә студент булып киттем. Хәзер катгый рәвештә әйтә алам — һөнәрне үзгәртүемә һич үкенмим. Косметология бүгенге көндә зур үсеш алучы, алгарышлы, кызыклы юнәлеш санала. Ул миңа белгечлек буенча даими камилләшү, белем-күнекмәләрне үстерү, үз өстеңдә эшләү мөмкинлеге бирүе белән аеруча ошый.
Гомумән, һәрвакытта да сәламәтлеккә, кеше организмына бәйле темалар белән кызыксындым. Үземнең дә бу өлкәдә билгеле проблемалар булганга, аларны өйрәнү, хәл итү ысулларын эзләдем, бүген исә шәхси практика алып барып, әлеге юнәлештә эшне дәвам итәм. Медицина чараларын үземдә сынап карау аларның тәэсирен, нәтиҗәлелеген билгеләргә булыша. Гомумән, мин табигыйлык яклы. Бөтен кеше дә үзенчә матур, күркәм. Шуңа күрә тышкы кыяфәткә табигый булмаган үзгәрешләр кертүне максат итеп куймыйм, ә бәлки агрессив булмаган сыйфатлы чаралар ярдәмендә тиренең яхшы торышын сакларга булышам.
— Эш бүлмәгездә нинди хезмәтләр күрсәтелә?
— Эстетик косметология: бит тиресен чистарту, пилинглар, массаж. Инъекция косметологиясе: биоревитализация, мезотерапия, липолитиклар. Аппаратлы косметология: ултратавышлы чистарту, гидропилинг, алмазлы шомарту, фракцион мезотерапия, фонофорез. Бу процедураларны эшләүдә алмазлы шлифовка (дермабразия) аппараты, Dermapen, косметологик комбайн (криотерапия, RF-лифтинг, фонофорез, ультратавышлы лопатка, һава агымы белән сыворотка кертү, тирене вакуумлы чистарту җайланмалары) ярдәмгә килә. Әлеге җиһазларның һәммәсе дә тиредә яңару процессларын тергезеп җибәрергә, шул рәвешле аны яшәртергә, матурайтырга булыша.
— Нинди брендка өстенлек бирәсез?
Эштә Holy Land косметикасын кулланам, ул яхшы нәтиҗәләр бирә, өй шартларында файдалану өчен дә кулай.
Белемне ничек үстерәсез?
— Онлайн һәм оффлайн курсларда укыйм, Уфа, Казан кебек зур шәһәрләрдәге косметология мәктәпләрендә күнекмәләр алам. Шушы араларда мәсәлән PRX-T33 Италия препараты буенча онлайн дәресләрдә булдым.
— Шәһәрдә косметологка ихтыяҗ зурмы, клиентларыгыз кемнәр, нинди проблемалар белән мөрәҗәгать итәләр?
— Әйе, матурлык чараларына елдан-ел сорау арта. Клиентлар гадәт буларак урта яшьтәге хатын-кызлар. Әйткәндәй, ир-егетләр дә матур булырга тели! Көчле затларның тышкы кыяфәтенә, сәламәтлегенә игътибарлы булуы куандыра, әлбәттә. Проблемаларга килгәндә, гүзәл затлар да, ир-атлар да башлыча тиредәге ялкынсыну, кара нокталар, бетчә-сыткылар, алардан калган җөй-эзләрдән арыныр өчен килә. Моннан тыш хатын-кызлар арасында җыерчыклар, пигмент тапларны бетерүгә ихтыяҗ зур.
— Биттәге иң көтелмәгән кунаклар — бетчәләр, кара нокталар, комедоннар. Алар ни сәбәпле барлыкка килә?
Сәбәпләре төрлечә, алар организм гормоннарының эшләвенә, ашказаны, эчәклек авыруларына бәйле булырга мөмкин. Аеруча авыр очракларда дерматологка да күренмичә булмый. Шунысы мөһим: бетчәләрне сытарга ярамый, чөнки ярага пычрак керә һәм алар бөтен биткә таралачак, беткәч тә әле, эзләре калачак. Мондый проблема белән косметологка мөрәҗәгать итү файдалы. Медицина белгече барлык санитария кагыйдәләрен үтәп, битне чистартачак.
— Бетчәдән калган эзләрне бетереп буламы?
— Бер процедура эшләтеп кенә проблеманы хәл итеп булмый, әлбәттә. Иң элек косметолог бетчәдән калган эзләрнең никадәр тирән икәнен ачыклый. Арытаба аларны киметү өчен пилинглар, дермапен, алмазлы шомарту, микроэнәле терапия һәм башка процедуралар кулланыла. Эзләрне бетерү җиңел эш түгел, әмма аны җиңеп чыгарга була.
Үсмерләргә косметологка йөрү кирәкме?
— Проблемалар күренә башлагач та, һөнәри косметологка бару файдалы. Ул тирене тикшереп, кирәкле чаралар билгеләячәк. Монда сүз косметологик препаратлар куллану гына түгел, ә дөрес туклану, сәламәт яшәү рәвеше алып бару турында да бара.
— Бит тиресен чистарту тәртибе?
Бу гамәлне аена бер тапкыр эшләү кулай. Тире төренә карап, кайбер очракларда ярты елга бер процедура да җитә. Өй шартларында исә майлы тирене гель, мусс кебек препаратлар, корысын составында йомшак компонентлы чаралар чистартырга булышачак.
— Яшь барган саен җыерчыклар барлыкка килә, нишләргә?
Тәү чиратта тирене дөрес тәрбияләү зарур. Косметологик процедуралардан биоревитализация, лифтинг чаралар, массаж, пилинг яхшы нәтиҗә бирә.
— Тире күзәнәкләре (поралар) нигә киңәя?
Бу дөрес тукланмау, тирене тиешенчә тәрбияләмәү, шулай ук гормональ үзгәрешләр нәтиҗәсе дә булырга мөмкин. Проблеманы чишүдә пилинглар, махсус маскалар, АНА кислоталы чаралар, комедоген булмаган кремнар куллану булыша.
Җәен тирене ничек тәрбияләргә?
— Кояштан саклагыч кремнарны (SPF) елның теләсә кайсы вакытында куллану киңәш ителә, чөнки UVA-нурлар хәтта кышын да пигмент тапларны барлыкка китерергә мөмкин. Җәйге чорда югары саклагыч дәрәҗәсе булган чаралар (SPF30-50) файдалану кулай.
Җәен тире өстәмә стресска дучар ителә, шуңа күрә аны кояшның актив йогынтысына алдан әзерләргә һәм файдасы озакка җитәрдәй тәрбияләү ысуллары кулланырга кирәк. Мисалга, гидропилинг тирене сафландыра һәм дымландыра. Нәтиҗәдә, тән тиресе кояшта тигез караячак һәм озаграк сакланачак.
Кояшта кызынуның тире өчен хәвефле чагылышы — пигмент таплары барлыкка килү. Заманча косметология алар белән көрәшүдә түбәндәге ысулларны тәкъдим итә. Пилинглар тирене яшәртү, тигезләү, җитешсезлекләрне бетерү өчен кулланыла. Мезотерапия тирегә пигмент тапларын киметергә булышучы махсус препаратларны кертүне күзаллый. Ул саклагыч механизмнарны яхшырта һәм тирене дымландыра. Фотояшәртү — пигмент таплары, кан тамырларындагы оешканлыклар махсус аппаратта җылылык ярдәмендә бетерелә. Лазер тирән пигмент таплары булганда да яхшы нәтиҗә бирә. Криотерапия — таплар сыек азот белән туңдыру ярдәмендә бетерелә, ул әз сандагы дефектлар вакытында уңай тәэсир ясый, әмма аның озайлы реабилитация чоры бар.
— Ахыргы сорау, ни өчен кешеләр косметологка йөри?
— Косметологта булган һәркем үзен икенче төрле хис итә. Гадәттә, миңа килгән пациентлар ял итеп, яшәреп китәләр. Косметологка баруның тагын бер сәбәбе — үз-үзеңне яратырга өйрәнү.
... Луиза Салават кызы ак халатлы шәфкать ияләренә хас булган барлык күркәм сыйфатларны туплаган. Хезмәтен ихлас яратып, аңардан ләззәт алып башкара ул, кешеләрдә үз-үзенә ышанычны арттыру, аларга сөенечле мизгелләр бүләк итү өчен бар белемен, тырышлыгын куя.
Косметологка язылу өчен шушы телефон номерын 8-922-404-7184 һәм сылтаманы @luiza_kosmetolog102 куллана аласыз.
Автор:Лилия Габитова
Читайте нас: