Туган як
+12 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Общие статьи
23 июнь 2021, 16:04

Чикләүләр үз көченә керде

Башкортстанда спорт һәм мәдәният учреждениеләренә карата коронавирус чикләүләре көченә керде.22 июньнән музейлар, күргәзмәләр, театрлар, кинотеатрлар, концерт заллары, сарайлар һәм мәдәният йортлары, төнге клублар, киңкүләм физкультура һәм спорт чаралары (ябык биналарда): вакцина ясату турында сертификат (шул исәптән беренче компоненты белән); 72 сәгать гамәлдә булган кире ПЦР тест турында белешмә; прививка ясатырга ярамау турында табибтан белешмә булган очракта ачык булачак.Бу кагыйдәләр 18 яше тулмаган балаларга кагылмый.Шулай ук республикада битлек һәм социаль дистанция режимнары катгыйлана, халык күп җыелган урыннарга, шул исәптән, мәйданнарга, парк-скверларга бармаска киңәш ителә. Бу таләп 2 июльгә кадәр гамәлдә булачак.29 июньнән чикләүләр гомум туклану учреждениеләренә (50 кешедән алып), спорт, матурлык салоннары, студент тулай тораклары, халыкара пассажир ташуларга, «Орлан» поездларына да кагыла.

Башкортстанда спорт һәм мәдәният учреждениеләренә карата коронавирус чикләүләре көченә керде.
22 июньнән музейлар, күргәзмәләр, театрлар, кинотеатрлар, концерт заллары, сарайлар һәм мәдәният йортлары, төнге клублар, киңкүләм физкультура һәм спорт чаралары (ябык биналарда): вакцина ясату турында сертификат (шул исәптән беренче компоненты белән); 72 сәгать гамәлдә булган кире ПЦР тест турында белешмә; прививка ясатырга ярамау турында табибтан белешмә булган очракта ачык булачак.
Бу кагыйдәләр 18 яше тулмаган балаларга кагылмый.
Шулай ук республикада битлек һәм социаль дистанция режимнары катгыйлана, халык күп җыелган урыннарга, шул исәптән, мәйданнарга, парк-скверларга бармаска киңәш ителә. Бу таләп 2 июльгә кадәр гамәлдә булачак.
29 июньнән чикләүләр гомум туклану учреждениеләренә (50 кешедән алып), спорт, матурлык салоннары, студент тулай тораклары, халыкара пассажир ташуларга, «Орлан» поездларына да кагыла.
Автор:Лилия Габитова
Читайте нас: