Туган як
+9 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Общие статьи
21 июнь 2021, 16:59

Тузансыз һәм тавышсыз

Мәскәү проспекты буенча транспорт хәрәкәте якындагы йортларда яшәүчеләргә уңайсызлыклар тудырмаячак.Бүгенге көндә «Конкрит» төзелеш компаниясе хезмәткәрләре юл буйлап тавыштан саклагыч экраннарны монтажлау эшләрен тәмамлады. Махсус конструкцияләр — гомуми озынлыгы 250 метр тәшкил иткән перфорацияләнгән сэндвич панельләр торак районнарда, барыннан да элек машиналар йөрү өлешенә якын урнашкан 38нче микрорайонда тавыш дәрәҗәсен киметүгә тәгаенләнгән. Экраннар шулай ук автомагистраль аша узучы транспорттан килгән тузан-пычраклардан да киртә булып тора. Алар 38нче микрорайонның 18, 19 һәм 20нче кварталлары каршында монтажланды. Калган вак-төяк эшләрне июнь ахырына кадәр төгәлләү планлаштырыла.Мәскәү проспектының 35нче микрорайоннан Космонавтлар урамына кадәр туры юнәлештәге соңгы участогы файдалануга тапшырылырга әзер дияргә мөмкин. Аның озынлыгы 2 километрга якын, ә киңлеге 12 метр тәшкил итә. Ул күптән инде берничә катлам асфальт белән капланган, бордюрлар һәм тиешле инженерлык коммуникацияләре белән җиһазландырылган.Тиздән автомобиль йөртүчеләр өр-яңа шәһәр автомагистраленең яңа участогы буйлап хәрәкәт итә алачак. Әлегә исә транспорт чаралары Космонавтлар урамына кадәр барып җиткәнче, 2016 елда гамәлгә кертелгән Мәскәү проспектының төп участогыннан көнчыгыш яклап 35нче микрорайонны урап үтә.Мәскәү проспектының Космонавтлар урамында төгәлләнүе күзалланмый. Аның төзелеше киләчәктә Бакча боҗрасы юнәлешендә дәвам итәргә тиеш. Октябрьскийның шушы мөһим транспорт артерияләре кушылгач, шәһәрнең калган үзәк юлларына йөкләнеш кимәячәк.

Мәскәү проспекты буенча транспорт хәрәкәте якындагы йортларда яшәүчеләргә уңайсызлыклар тудырмаячак.
Бүгенге көндә «Конкрит» төзелеш компаниясе хезмәткәрләре юл буйлап тавыштан саклагыч экраннарны монтажлау эшләрен тәмамлады. Махсус конструкцияләр — гомуми озынлыгы 250 метр тәшкил иткән перфорацияләнгән сэндвич панельләр торак районнарда, барыннан да элек машиналар йөрү өлешенә якын урнашкан 38нче микрорайонда тавыш дәрәҗәсен киметүгә тәгаенләнгән. Экраннар шулай ук автомагистраль аша узучы транспорттан килгән тузан-пычраклардан да киртә булып тора. Алар 38нче микрорайонның 18, 19 һәм 20нче кварталлары каршында монтажланды. Калган вак-төяк эшләрне июнь ахырына кадәр төгәлләү планлаштырыла.

Мәскәү проспектының 35нче микрорайоннан Космонавтлар урамына кадәр туры юнәлештәге соңгы участогы файдалануга тапшырылырга әзер дияргә мөмкин. Аның озынлыгы 2 километрга якын, ә киңлеге 12 метр тәшкил итә. Ул күптән инде берничә катлам асфальт белән капланган, бордюрлар һәм тиешле инженерлык коммуникацияләре белән җиһазландырылган.
Тиздән автомобиль йөртүчеләр өр-яңа шәһәр автомагистраленең яңа участогы буйлап хәрәкәт итә алачак. Әлегә исә транспорт чаралары Космонавтлар урамына кадәр барып җиткәнче, 2016 елда гамәлгә кертелгән Мәскәү проспектының төп участогыннан көнчыгыш яклап 35нче микрорайонны урап үтә.
Мәскәү проспектының Космонавтлар урамында төгәлләнүе күзалланмый. Аның төзелеше киләчәктә Бакча боҗрасы юнәлешендә дәвам итәргә тиеш. Октябрьскийның шушы мөһим транспорт артерияләре кушылгач, шәһәрнең калган үзәк юлларына йөкләнеш кимәячәк.
Автор:Лилия Габитова
Читайте нас: