Туган як
+9 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Общие статьи
21 июнь 2021, 16:47

Табиб-белгечләргә ярдәм чаралары

1нче шәһәр дәваханәсеннән медицина хезмәткәрләренә ярдәм чаралары турында мәгълүмат.2021 елда Октябрьский шәһәренең 1нче дәваханәсенә «Акушерлык һәм гинекология», «Анестезиология һәм реаниматология», «Неонатология», «Онкология», «Ашыгыч медицина ярдәме», «Педиатрия», «Терапия», «Травматология һәм ортопедия», «Хирургия», «Йогышлы авырулар» юнәлешләре буенча эшкә килгән табибларга дәүләт ярдәме — 1000 000 (бер миллион) сум күләмендәге бер тапкыр бирелүче компенсация түләүләре каралган (БР Хөкүмәтенең 285нче карары).1нче хастәханәдә эшләүче табиб-белгечләргә түбәндәге ярдәм чаралары билгеләнә (Октябрьский шәһәр хакимиятенең 2136нчы карары):а) торак законнары нигезендә учреждениедә эшләү чорына махсуслаштырылган хезмәт торагын вакытлыча файдалану килешүе буенча яшәү урыны бирелә;б) торакны вакытлыча файдаланган өчен (яшәү урыны булмаганда) 8000 (сигез мең) сум күләмендә акчалата компенсация түләнә.Югары һөнәри медицина белеме бирү учреждениеләрендә укучыларга түбәндәге ярдәм чаралары күрсәтелә (Октябрьский хакимиятенең 2136нчы карары):а) белгечлек программасы буенча укучыларга:- 5 һәм 6нчы курсларда уку бәясенең 50% күләмендәге чыгымнарын компенсацияләү (түләүле уку);- 5 һәм 6нчы курс студентларына ай саен 5000 (биш мең) сумлык акчалата түләү (бюджет нигезендә уку).б) ординатура программасы буенча укучыларга:- түләүле укудагыларга ординатура программасы буенча тулы курс өчен чыгымнарны 100% күләмендә компенсацияләү;- бюджет нигезендә укучыларга ай саен 5000 (биш мең) сум акчалата түләү.Әгәр сезне санап үткән вакансияләрнең берсе кызыксындырса, кадрлар бүлегенә күрсәтелгән телефоннар буенча 09.00 — 17.00 сәгатьтә мөрәҗәгать итегез. Баш табиб Иванов Сергей Петрович: 8(927)32-900-52. Кадрлар бүлеге начальнигы Пермякова Лилия Айратовна: 8(34767)7-22-34, 8(927)30-46-921.Резюме [email protected] электрон адресы буенча кабул ителә.Адресы: Октябрьский шәһәре, Совет урамы, 4, 14нче кабинет.

1нче шәһәр дәваханәсеннән медицина хезмәткәрләренә ярдәм чаралары турында мәгълүмат.
2021 елда Октябрьский шәһәренең 1нче дәваханәсенә «Акушерлык һәм гинекология», «Анестезиология һәм реаниматология», «Неонатология», «Онкология», «Ашыгыч медицина ярдәме», «Педиатрия», «Терапия», «Травматология һәм ортопедия», «Хирургия», «Йогышлы авырулар» юнәлешләре буенча эшкә килгән табибларга дәүләт ярдәме — 1000 000 (бер миллион) сум күләмендәге бер тапкыр бирелүче компенсация түләүләре каралган (БР Хөкүмәтенең 285нче карары).
1нче хастәханәдә эшләүче табиб-белгечләргә түбәндәге ярдәм чаралары билгеләнә (Октябрьский шәһәр хакимиятенең 2136нчы карары):
а) торак законнары нигезендә учреждениедә эшләү чорына махсуслаштырылган хезмәт торагын вакытлыча файдалану килешүе буенча яшәү урыны бирелә;
б) торакны вакытлыча файдаланган өчен (яшәү урыны булмаганда) 8000 (сигез мең) сум күләмендә акчалата компенсация түләнә.
Югары һөнәри медицина белеме бирү учреждениеләрендә укучыларга түбәндәге ярдәм чаралары күрсәтелә (Октябрьский хакимиятенең 2136нчы карары):
а) белгечлек программасы буенча укучыларга:
- 5 һәм 6нчы курсларда уку бәясенең 50% күләмендәге чыгымнарын компенсацияләү (түләүле уку);
- 5 һәм 6нчы курс студентларына ай саен 5000 (биш мең) сумлык акчалата түләү (бюджет нигезендә уку).
б) ординатура программасы буенча укучыларга:
- түләүле укудагыларга ординатура программасы буенча тулы курс өчен чыгымнарны 100% күләмендә компенсацияләү;
- бюджет нигезендә укучыларга ай саен 5000 (биш мең) сум акчалата түләү.
Әгәр сезне санап үткән вакансияләрнең берсе кызыксындырса, кадрлар бүлегенә күрсәтелгән телефоннар буенча 09.00 — 17.00 сәгатьтә мөрәҗәгать итегез. Баш табиб Иванов Сергей Петрович: 8(927)32-900-52. Кадрлар бүлеге начальнигы Пермякова Лилия Айратовна: 8(34767)7-22-34, 8(927)30-46-921.
Резюме [email protected] электрон адресы буенча кабул ителә.
Адресы: Октябрьский шәһәре, Совет урамы, 4, 14нче кабинет.
Автор:Лилия Габитова
Читайте нас: