Туган як
+20 °С
Облачно
МАКС
Общие статьи
11 Июля 2020, 14:36

Тормыш күркәм эшләр белән матур

#конструкторсообществ#фондофрг#фондпрезидентскихгрантов#конструкторсообществгородОктябрьский #Ярмаркасообществ#Даридобро! Бүген, 11 июльдә, Гагарин исемендәге паркта төбәктә беренче тапкыр «Игелек бүләк ит!» ярминкәсе оештырылды. Ул хуҗасыз хайваннар приютларына ярдәм күрсәтү һәм волонтерларны җәлеп итү максатын күзаллады."Берләшмәләр конструкторы" төбәкара проекты кысаларында үткән ярминкәдә социаль челтәрләрдәге шәһәр төркемнәре, иҗади проектлар, спортчылар, сәнгать осталары катнашты. Алар тарафыннан концерт номерлары, ачык һавада кино күрсәтү, фотозона, бәйге-ярышлар һәм башка бик күп чаралар тәкъдим ителде.Мәйданчыкларда хәйрия тартмалары урнаштырылды, ә приют волонтерлары үзләренә яңа йорт эзләүче дүрт аяклы дусларын да алып килгән иде. Әйткәндәй, бу көнне ике мәче һәм бер көчек хуҗалы булды! Ярминкәдә катнашучы "Ачык йөрәк" отряды волонтерлары белән әңгәмәләшеп алдык. "Безнең үз мәйданчыгыбыз бар, – дип бәян итә яшь иреклеләр. – Анда хуҗасыз калган этләр фотокүргәзмәсе оештырдык. Бу маэмайлар шәһәр приютларында яши, һәм аларның киләчәк тормышы битараф булмаган кешеләр теләктәшлеге һәм ярдәменә бәйле. Шәһәрдәшләр күргәзмәне игътибарсыз калдырмады һәм кулдан килгәнчә булышлык күрсәтте. Үз чиратыбызда, рәхмәт йөзеннән аларга волонтерлар ясаган эшләнмәләрне бүләк иттек. Бүгенге ярминкәдә дүрт аяклы дусларга иске свитердан йомшак ятак ясау буенча осталык дәресе үткәреп, белешмәлекләр тараттык. Игелек кәрҗинебез тиз тулды, азык-төлек, ярмалар салынган 11 зур пакет җыйдык. Шулай ук без көчекләр өчен алдан 21 ятак тектек, аларны приютларга тапшырдык. Ә инде иң матур йомшак ятакны ярминкәдә яңа хуҗа тапкан маэмайга бүләк иттек". Игелек чарасы шәһәрдәшләр тарафыннан бик җылы кабул ителде. Олылар һәм балалар төбәктәге приютлар эшчәнлеге турында зур кызыксыну белән тыңлады, дүрт аяклы дуслар өчен әсбаплар, кул эшләнмәләре тәкъдим итүче күргәзмәләрне, "Нур" клубы оештыруындагы балалар сабантуен карады, осталык дәресләрендә катнашты.Чараларның мөһим өлеше, әлбәттә, этләр парадына багышланды. Анда хуҗасыз калган маэмайлар белән танышу, ошаганын үзеңә сайлап алу мөмкин булды. Ярминкә барышында ярмалар, консервалар, коры азык, җылы юрганнар, савыт-сабалар һәм шәһәр приютлары ихтыяҗларына 34 мең сумнан артык акча җыелды. Бу ярдәм приютларны азык-төлек һәм көнкүреш җиһазлары белән тәэмин итүгә юнәлтеләчәк.Чараны оештыру һәм үткәрүгә өлеш кертүчеләргә рәхмәт хатлары тапшырылды. Мондый ярминкәләрнең биләмәдә даими оештырылачагы күзаллана. Хәйрия чарасы төбәктә битараф булмаган кешеләр күп булуын күрсәтте. Димәк, "Октябрьский – игелекле кешеләр шәһәре", дигән гыйбарәне чираттагы тапкыр дәлилләдек! ***"Игелек бүләк ит!" проектына мәгълүмати ярдәм күрсәтүчеләр: Октябрьский - ТВ; "Туган-Як" гәзите; "Октябрьский нефтяник"; OKTLIFE.RU; Октябрьский спортивный. ***Ярминкә шәһәрнең актив берләшмәләре һәм иҗтимагый оешмалары тарафыннан оештырылды: Инвалидлар җәмгыяте; Милли мәдәниятләр үзәге; «НУР» клубы; Октябрьскийның Әниләр төркеме; КАМЕЛОТ - триатлон мәктәбе; "Яшел дөнья" клубы; шәһәр хатын-кызлары берләшмәсе; "Октябрьский - осталар шәһәре" иҗат остаханәсе; китапханә-музейлар; Уязы-тау янындагы муниципаль приют волонтерлары; хуҗасыз хайваннарны яклау җәмгыяте; "Ачык йөрәк" волонтерлар отряды; "Ачык дөнья" аутистик спектрдагы тайпылышлары һәм башка үзенчәлекләре булган балалар һәм үсмерләргә ярдәм күрсәтүче коммерцияле булмаган автоном оешма; көмеш волонтерлар; яшьләр советы; шәһәрнең мәктәпкәчә һәм һөнәри белем бирү учреждениеләре.

#конструкторсообществ#фондофрг#фондпрезидентскихгрантов#конструкторсообществгородОктябрьский #Ярмаркасообществ#Даридобро!
Бүген, 11 июльдә, Гагарин исемендәге паркта төбәктә беренче тапкыр «Игелек бүләк ит!» ярминкәсе оештырылды. Ул хуҗасыз хайваннар приютларына ярдәм күрсәтү һәм волонтерларны җәлеп итү максатын күзаллады.
"Берләшмәләр конструкторы" төбәкара проекты кысаларында үткән ярминкәдә социаль челтәрләрдәге шәһәр төркемнәре, иҗади проектлар, спортчылар, сәнгать осталары катнашты. Алар тарафыннан концерт номерлары, ачык һавада кино күрсәтү, фотозона, бәйге-ярышлар һәм башка бик күп чаралар тәкъдим ителде.
Мәйданчыкларда хәйрия тартмалары урнаштырылды, ә приют волонтерлары үзләренә яңа йорт эзләүче дүрт аяклы дусларын да алып килгән иде. Әйткәндәй, бу көнне ике мәче һәм бер көчек хуҗалы булды!
Ярминкәдә катнашучы "Ачык йөрәк" отряды волонтерлары белән әңгәмәләшеп алдык. "Безнең үз мәйданчыгыбыз бар, – дип бәян итә яшь иреклеләр. – Анда хуҗасыз калган этләр фотокүргәзмәсе оештырдык. Бу маэмайлар шәһәр приютларында яши, һәм аларның киләчәк тормышы битараф булмаган кешеләр теләктәшлеге һәм ярдәменә бәйле. Шәһәрдәшләр күргәзмәне игътибарсыз калдырмады һәм кулдан килгәнчә булышлык күрсәтте. Үз чиратыбызда, рәхмәт йөзеннән аларга волонтерлар ясаган эшләнмәләрне бүләк иттек. Бүгенге ярминкәдә дүрт аяклы дусларга иске свитердан йомшак ятак ясау буенча осталык дәресе үткәреп, белешмәлекләр тараттык. Игелек кәрҗинебез тиз тулды, азык-төлек, ярмалар салынган 11 зур пакет җыйдык. Шулай ук без көчекләр өчен алдан 21 ятак тектек, аларны приютларга тапшырдык. Ә инде иң матур йомшак ятакны ярминкәдә яңа хуҗа тапкан маэмайга бүләк иттек".
Игелек чарасы шәһәрдәшләр тарафыннан бик җылы кабул ителде. Олылар һәм балалар төбәктәге приютлар эшчәнлеге турында зур кызыксыну белән тыңлады, дүрт аяклы дуслар өчен әсбаплар, кул эшләнмәләре тәкъдим итүче күргәзмәләрне, "Нур" клубы оештыруындагы балалар сабантуен карады, осталык дәресләрендә катнашты.
Чараларның мөһим өлеше, әлбәттә, этләр парадына багышланды. Анда хуҗасыз калган маэмайлар белән танышу, ошаганын үзеңә сайлап алу мөмкин булды.
Ярминкә барышында ярмалар, консервалар, коры азык, җылы юрганнар, савыт-сабалар һәм шәһәр приютлары ихтыяҗларына 34 мең сумнан артык акча җыелды. Бу ярдәм приютларны азык-төлек һәм көнкүреш җиһазлары белән тәэмин итүгә юнәлтеләчәк.
Чараны оештыру һәм үткәрүгә өлеш кертүчеләргә рәхмәт хатлары тапшырылды. Мондый ярминкәләрнең биләмәдә даими оештырылачагы күзаллана.
Хәйрия чарасы төбәктә битараф булмаган кешеләр күп булуын күрсәтте. Димәк, "Октябрьский – игелекле кешеләр шәһәре", дигән гыйбарәне чираттагы тапкыр дәлилләдек!
***
"Игелек бүләк ит!" проектына мәгълүмати ярдәм күрсәтүчеләр: Октябрьский - ТВ; "Туган-Як" гәзите; "Октябрьский нефтяник"; OKTLIFE.RU; Октябрьский спортивный.
***
Ярминкә шәһәрнең актив берләшмәләре һәм иҗтимагый оешмалары тарафыннан оештырылды: Инвалидлар җәмгыяте; Милли мәдәниятләр үзәге; «НУР» клубы; Октябрьскийның Әниләр төркеме; КАМЕЛОТ - триатлон мәктәбе; "Яшел дөнья" клубы; шәһәр хатын-кызлары берләшмәсе; "Октябрьский - осталар шәһәре" иҗат остаханәсе; китапханә-музейлар; Уязы-тау янындагы муниципаль приют волонтерлары; хуҗасыз хайваннарны яклау җәмгыяте; "Ачык йөрәк" волонтерлар отряды; "Ачык дөнья" аутистик спектрдагы тайпылышлары һәм башка үзенчәлекләре булган балалар һәм үсмерләргә ярдәм күрсәтүче коммерцияле булмаган автоном оешма; көмеш волонтерлар; яшьләр советы; шәһәрнең мәктәпкәчә һәм һөнәри белем бирү учреждениеләре.
Читайте нас