Туган як
+18 °С
Облачно
МАКС
Общие статьи
9 Июля 2020, 20:27

Башкортстан беренче унлыкка керде

Башкортстан Русия төбәкләренең инвестицион мохитенең милли рейтингында 9нчы урында тора.Бу хакта Стратегик башлангычлар агентлыгы җитәкчесе Светлана Чупшева Русия Президенты Владимир Путин үткәргән СИА Күзәтчелек советы утырышында хәбәр итте.Дәүләт башлыгы Башкортстан Хөкүмәте эшен бәяләп: «Идел буе традицион рәвештә тиз темплар белән, сыйфатлы үсә. Идел буе федераль округы төбәкләре арасында, тулаем илдә, инвестклимат сыйфаты буенча Татарстан лидер булып тора, әмма Башкортстан аңа якынлаша бара. Радий Фәритович, Татарстанны кайчан узачаксыз?» — дип белдерде.«Бу — билгеле тәҗрибә, республикалар үзара хезмәттәшлек итә, бу — безнең өчен дә, күршеләребез өчен дә көчле стимул. Без аларны тугандаш республика дип атыйбыз. Без тырышабыз, әлбәттә, бу күпмедер вакытны алачак. Алар безнең өчен күпмедер дәрәҗәдә укытучылар, тәҗрибә уртаклашабыз, әмма аларга якынлашабыз», — диде Башкортстан Башлыгы.Радий Хәбиров уңышка нигез салучы төбәк тәҗрибәсе турында сөйләде: Хөкүмәттә - «Инвестиция сәгате», муниципалитетларда «Эшкуарлык сәгате» кертү, бизнес-шерифлар вазыйфасын гамәлгә кую, оештыру һәм финанс-икътисад инструментларының тулы линейкасын булдыру (индустриаль парклар, махсус икътисади зона), административ басымны киметү.2019 елда инвестицияләр күләме — 13,6 процентка, 2020 елның I кварталында 18 процентка арткан.Кризис вакыты гади булмады, дип белдерде Башкортстан Башлыгы. Ул Владимир Путинга төбәкләргә күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәт белдерде һәм республика шулай ук бизнеска дәүләт ярдәменең ике пакетын (30 миллиард сум күләмендә) тәкъдим итте, шуның нәтиҗәсендә икътисадны стабильләштерә алдык, дип белдерде.«Без үсешнең яңа юлларын эзлибез, хәзер бизнесны һәм фәнне тоташтыру мәсьәләсен эшлибез, монда мөмкин булган үсеш нокталарының берсен күрәбез. Евразия фәнни үзәге булдырылды, эре структуралар ярдәме алды. Дөнья дәрәҗәсендәге конкурсларда катнашырга әзерләнәбез, ярдәм итүегезне сорыйбыз», — диде Радий Хәбиров.«Мин сезне ишеттем, яхшы, бу турыда уйларбыз», — дип җавап бирде Владимир Путин.Чыганак: kiziltan.rbsmi.ru/articles/budni/Bashkortstan-berenche-unlikka-kerde-360269/

Башкортстан Русия төбәкләренең инвестицион мохитенең милли рейтингында 9нчы урында тора.
Бу хакта Стратегик башлангычлар агентлыгы җитәкчесе Светлана Чупшева Русия Президенты Владимир Путин үткәргән СИА Күзәтчелек советы утырышында хәбәр итте.
Дәүләт башлыгы Башкортстан Хөкүмәте эшен бәяләп: «Идел буе традицион рәвештә тиз темплар белән, сыйфатлы үсә. Идел буе федераль округы төбәкләре арасында, тулаем илдә, инвестклимат сыйфаты буенча Татарстан лидер булып тора, әмма Башкортстан аңа якынлаша бара. Радий Фәритович, Татарстанны кайчан узачаксыз?» — дип белдерде.
«Бу — билгеле тәҗрибә, республикалар үзара хезмәттәшлек итә, бу — безнең өчен дә, күршеләребез өчен дә көчле стимул. Без аларны тугандаш республика дип атыйбыз. Без тырышабыз, әлбәттә, бу күпмедер вакытны алачак. Алар безнең өчен күпмедер дәрәҗәдә укытучылар, тәҗрибә уртаклашабыз, әмма аларга якынлашабыз», — диде Башкортстан Башлыгы.
Радий Хәбиров уңышка нигез салучы төбәк тәҗрибәсе турында сөйләде: Хөкүмәттә - «Инвестиция сәгате», муниципалитетларда «Эшкуарлык сәгате» кертү, бизнес-шерифлар вазыйфасын гамәлгә кую, оештыру һәм финанс-икътисад инструментларының тулы линейкасын булдыру (индустриаль парклар, махсус икътисади зона), административ басымны киметү.
2019 елда инвестицияләр күләме — 13,6 процентка, 2020 елның I кварталында 18 процентка арткан.
Кризис вакыты гади булмады, дип белдерде Башкортстан Башлыгы. Ул Владимир Путинга төбәкләргә күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәт белдерде һәм республика шулай ук бизнеска дәүләт ярдәменең ике пакетын (30 миллиард сум күләмендә) тәкъдим итте, шуның нәтиҗәсендә икътисадны стабильләштерә алдык, дип белдерде.
«Без үсешнең яңа юлларын эзлибез, хәзер бизнесны һәм фәнне тоташтыру мәсьәләсен эшлибез, монда мөмкин булган үсеш нокталарының берсен күрәбез. Евразия фәнни үзәге булдырылды, эре структуралар ярдәме алды. Дөнья дәрәҗәсендәге конкурсларда катнашырга әзерләнәбез, ярдәм итүегезне сорыйбыз», — диде Радий Хәбиров.
«Мин сезне ишеттем, яхшы, бу турыда уйларбыз», — дип җавап бирде Владимир Путин.
Читайте нас