Туган як
+21 °С
Облачно
МАКС
Общие статьи
5 Июля 2020, 16:29

«Туган як»лы да, бүләкле дә булдылар!

Хөрмәтле укучыларыбыз! 2020 елның икенче яртыеллыгына «Туган як» гәзитенә язылу кампаниясе дәвам итә.Күркәм гадәт буенча, агымдагы елда да «Туган як»ка язылучылар арасында бүләкләр уйнатабыз. Җиңүчеләр турында гәзит битләрендә язып барырга вәгъдәләгән идек. Бүген, ниһаять, сезне тәүге биш җиңүчебез белән таныштырабыз. Бу — Рәмзия Хәмәтова, Фәүзия Фәтхетдинова, Рәйсә Нәбиуллина, Фәнзилә Камалетдинова һәм Фәүзия Исламова.Бүләкләнүчеләрнең берсе –Фәтхетдинова Фәүзия апа белән әңгәмәләшеп алдык.«Мин 1936 елда Ярмәкәй районының Усман-Ташлы авылында дөньяга килгәнмен, – ди Фәүзия Җәлил кызы. – Әткәй Ленинград блокадасы елларында һәлак булган. Без — өч бала, бәләкәйдән тырыш хезмәт белән чыныгып үстек, сугыш чоры балалары өлешенә тигән барлык авырлыкларны кичердек. Октябрьскийга 1953 елда килдем. 7 класс белем белән ФЗОга төзүчелеккә укырга кердем. Без, яшь кызларны, «Малярлар тәрәзә буяп кына йөри, шуның өчен 300 тәңкә акча ала», — дип кызыктырдылар. Төзелешкә эләккәч, бу эшнең «җиңеллеген» тойдык инде... Өске катларга кадәр носилка белән измә ташу гына ни тора! 17нче мәктәптәге биек агач түшәмнәрне кул белән тигезләдек. Шәһәребезнең күп биналарында кулларыбыз җылысы сакланадыр...Өч балага гомер бүләк иттем, олы улым Нефть институтын бетереп, Себердә эшләде, 62 яше белән барганда үлеп китте. Икенче улым Әфган сугышына эләкте, туган җиргә авыр җәрәхәтләр белән, коры сөяккә калып кайтып төште, озак вакытлар авырып йөрде. Кызым музыка училищесында укыды, консерватория тәмамлады.«Туган як» гәзитенә килгәндә, аның турында үзебезнең урам комитеты рәисеннән ишетеп-белдем. Быелдан яздыра башладым. Татарча укырга, милли җырлар тыңларга яратам, балаларның күңелендә дә яшьтән туган телгә мәхәббәт тәрбияләргә тырыштым. «Туган як» гәзитендәге гыйбрәтле язмышлар, хезмәт кешеләре турындагы мәкаләләр бик ошый. Татар театрларын мактап язганнары да шактый булды. Бу уңайдан бер утенечем бар, шуларның тамаша-спектакльләре кайчан булачагы хакында да игъланнар бирелсен иде. Без театрга йөрергә бик яратабыз, үзебезнекеләр аеруча якын. Шәһәрдәшләргә әйтер теләгем: туган телдәге милли басмабызга язылыгыз, күңелегезгә сихәт тә алырсыз, бүләкле дә булырсыз!».Кадерле дуслар! Гәзиткә язылучылар арасында бүләкләр уйнату дәвам итә. Килегез, язылыгыз, отышта катнашу мөмкинлегенә ия булыгыз! Без сезне «Туган як» гәзите редакциясендә (Чапаев урамы, 18 йорт, 8-9 каб.) көтәбез. Гәзиткә язылу хакларын тагын бер тапкыр искә төшереп үтик : 6 айга — 467 сум, 1 елга — 829 сум.Искәрмә: редакциягә килеп йөрү мөмкинлеге булмаса, үзебез барып яздырабыз. Шушы телефоннарга хәбәр итегез: 6-03-00, 6-12-51, 6-03-28, 8-927-924-20-29 (ватсап).

Хөрмәтле укучыларыбыз!
2020 елның икенче яртыеллыгына «Туган як» гәзитенә язылу кампаниясе дәвам итә.
Күркәм гадәт буенча, агымдагы елда да «Туган як»ка язылучылар арасында бүләкләр уйнатабыз. Җиңүчеләр турында гәзит битләрендә язып барырга вәгъдәләгән идек. Бүген, ниһаять, сезне тәүге биш җиңүчебез белән таныштырабыз. Бу — Рәмзия Хәмәтова, Фәүзия Фәтхетдинова, Рәйсә Нәбиуллина, Фәнзилә Камалетдинова һәм Фәүзия Исламова.
Бүләкләнүчеләрнең берсе –Фәтхетдинова Фәүзия апа белән әңгәмәләшеп алдык.
«Мин 1936 елда Ярмәкәй районының Усман-Ташлы авылында дөньяга килгәнмен, – ди Фәүзия Җәлил кызы. – Әткәй Ленинград блокадасы елларында һәлак булган. Без — өч бала, бәләкәйдән тырыш хезмәт белән чыныгып үстек, сугыш чоры балалары өлешенә тигән барлык авырлыкларны кичердек.
Октябрьскийга 1953 елда килдем. 7 класс белем белән ФЗОга төзүчелеккә укырга кердем. Без, яшь кызларны, «Малярлар тәрәзә буяп кына йөри, шуның өчен 300 тәңкә акча ала», — дип кызыктырдылар. Төзелешкә эләккәч, бу эшнең «җиңеллеген» тойдык инде... Өске катларга кадәр носилка белән измә ташу гына ни тора! 17нче мәктәптәге биек агач түшәмнәрне кул белән тигезләдек. Шәһәребезнең күп биналарында кулларыбыз җылысы сакланадыр...
Өч балага гомер бүләк иттем, олы улым Нефть институтын бетереп, Себердә эшләде, 62 яше белән барганда үлеп китте. Икенче улым Әфган сугышына эләкте, туган җиргә авыр җәрәхәтләр белән, коры сөяккә калып кайтып төште, озак вакытлар авырып йөрде. Кызым музыка училищесында укыды, консерватория тәмамлады.
«Туган як» гәзитенә килгәндә, аның турында үзебезнең урам комитеты рәисеннән ишетеп-белдем. Быелдан яздыра башладым. Татарча укырга, милли җырлар тыңларга яратам, балаларның күңелендә дә яшьтән туган телгә мәхәббәт тәрбияләргә тырыштым. «Туган як» гәзитендәге гыйбрәтле язмышлар, хезмәт кешеләре турындагы мәкаләләр бик ошый. Татар театрларын мактап язганнары да шактый булды. Бу уңайдан бер утенечем бар, шуларның тамаша-спектакльләре кайчан булачагы хакында да игъланнар бирелсен иде. Без театрга йөрергә бик яратабыз, үзебезнекеләр аеруча якын.
Шәһәрдәшләргә әйтер теләгем: туган телдәге милли басмабызга язылыгыз, күңелегезгә сихәт тә алырсыз, бүләкле дә булырсыз!».
Кадерле дуслар!
Гәзиткә язылучылар арасында бүләкләр уйнату дәвам итә. Килегез, язылыгыз, отышта катнашу мөмкинлегенә ия булыгыз! Без сезне «Туган як» гәзите редакциясендә (Чапаев урамы, 18 йорт, 8-9 каб.) көтәбез.
Гәзиткә язылу хакларын тагын бер тапкыр искә төшереп үтик : 6 айга — 467 сум, 1 елга — 829 сум.
Искәрмә: редакциягә килеп йөрү мөмкинлеге булмаса, үзебез барып яздырабыз. Шушы телефоннарга хәбәр итегез: 6-03-00, 6-12-51, 6-03-28, 8-927-924-20-29 (ватсап).
Читайте нас