25 июньнән бөтен Русия буенча илнең төп документына — Конституциягә төзәтмәләр кертү өчен тавыш бирү башланды. Тавыш бирүдә беренчеләрдән булып Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутаты Әхмәт Ишмөхәммәтов катнашты. Әхмәт Вәлиәхмәтович, эш көне башланыр алдыннан, санитария хәвефсезлеге буенча барлык таләпләрне үтәп, 516нчы участокта тавыш бирде.
Төбәк парламенты депутаты комиссия белән аралашуда: «Конституциягә кертелүче төзәтмәләр — халыкның социаль якланганлыгын күтәрүгә, Ватаныбыз мөстәкыйльлеген, тарихи хәтерне саклауга җитди адым ул. Хәзерге Конституциянең нигезләмәләре безнең ил өчен катлаулы чорда кабул ителде: СССР таркалу, көнбатыш илләренең кредитларына бәйлелек, хезмәт хаклары һәм пенсияләре буенча тоткарлыклар. Өлкән буын бу вакытны бик яхшы хәтерли. Вәзгыять хәзер бөтенләй башка. Конституциягә төзәтмәләр кертү бик урынлы. Алар алга таба үсеш өчен яңа нигез төзи. Барысын да сайлау участокларына килергә һәм тавыш бирүдә актив катнашырга чакырам», — диде.