Туган як
+10 °С
Облачно
МАКС
Общие статьи
25 Июня 2020, 19:08

Октябрьскийда Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирү участоклары ачылды

Башкортстанда, шул исәптән, Октябрьскийда 25 июньдә сәгать 8дән сайлау участокларында, барлык санитария таләпләрен үтәп, Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирү башланды. Республикада тавыш бирүне уздыру өчен 3395, шәһәребездә 41 сайлау участогы оештырылган. Сайлау участоклары 29 июньгә кадәр һәм 1 июльдә 8.00-20.00 сәгатьтә; 30 июньдә — 8.00-14.00 сәгатьтә ачык булачак.— Тавыш бирүне мөмкин кадәр оешкан төстә һәм сәламәтлек өчен хәвефсез уздыру максатында барысы да эшләнә. Шәһәребезгә 80 меңнән артык битлек, 60 меңнән ашу перчатка, кулларны һәм әсбапларны эшкәртү өчен 1300 литр антисептиклар һәм башка шәхси саклану чаралары, 60 меңнән артык бер тапкыр кулланыла торган ручка кайтарылды, — дип хәбәр итте Октябрьскийның төбәк сайлау комиссиясе рәисе Вячеслав Старостин. Шәһәребездә алдан тавыш бирү барышы белән танышу максатында 1нче мәктәп бинасында урнашкан 527нче сайлау участогында булып кайттык.Биредә безне сайлау участогы рәисе Кондрашова Ирина Николаевна каршы алды. Ул сайлау барышы турында сөйләде. «1нче мәктәп бинасы шәһәрнең башка сайлау участоклары кебек үк ведомствоара комиссияләр тарафыннан алдан тикшерелде. Объектлар йогышсызландыру чаралары белән эшкәртелде. Сайлау комиссиясе әгъзаларының эш урыннары, тавыш бирү кабиналары, участоклардагы технологик җиһазлар көн дәвамында даими дезинфекцияләнә. Участокка кергәндә сайлаучыларның температурасы бәйләнешсез термометрлар белән үлчәнә, аларга бер тапкыр кулланыла торган битлек-перчаткалар һәм ручкалар таратыла. Тавыш бирүчеләр өчен бинага керү һәм чыгу урыннары аерым эшләнгән. Иртәнге якта дистәгә якын кеше сайлауга килде, алдагы көннәрдә аларның саны артуы көтелә». Әйткәндәй, ниндидер сәбәпләр аркасында өйдән чыга алмаган, әмма тавыш бирүдә катнашырга теләгән гражданнар өчен үз торагында тавыш бирү каралган. Ул шулай ук 25 июньнән үткәрелә. Республика сайлау комиссияләренә гражданнардан өйдә тавыш бирергә теләк белдергән 95 меңнән артык мөрәҗәгать килгән инде. Исегезгә төшерәбез, өйдә тавыш бирү өчен үзегезнең участокка телдән, язмача яки туганнар, танышлар ярдәмендә гариза бирергә һәм уңайлы вакытны сайларга кирәк. Тавыш бирү участоклары телефоннары һәм адреслары шәһәрнең рәсми сайтында (http://oktadm.ru/tik2019/detail.php?ELEMENT_ID=42388) урнаштырылган. Төбәк сайлау комиссиясе телефоны: 4-69-35. Гаризалар 1 июль, 17.00 сәгатькә кадәр кабул ителә. Сайлау участогына барганда паспорт һәм шәхси саклану чараларын алырга онытмавыгыз сорала.

Башкортстанда, шул исәптән, Октябрьскийда 25 июньдә сәгать 8дән сайлау участокларында, барлык санитария таләпләрен үтәп, Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирү башланды.
Республикада тавыш бирүне уздыру өчен 3395, шәһәребездә 41 сайлау участогы оештырылган. Сайлау участоклары 29 июньгә кадәр һәм 1 июльдә 8.00-20.00 сәгатьтә; 30 июньдә — 8.00-14.00 сәгатьтә ачык булачак.
— Тавыш бирүне мөмкин кадәр оешкан төстә һәм сәламәтлек өчен хәвефсез уздыру максатында барысы да эшләнә. Шәһәребезгә 80 меңнән артык битлек, 60 меңнән ашу перчатка, кулларны һәм әсбапларны эшкәртү өчен 1300 литр антисептиклар һәм башка шәхси саклану чаралары, 60 меңнән артык бер тапкыр кулланыла торган ручка кайтарылды, — дип хәбәр итте Октябрьскийның төбәк сайлау комиссиясе рәисе Вячеслав Старостин.
Шәһәребездә алдан тавыш бирү барышы белән танышу максатында 1нче мәктәп бинасында урнашкан 527нче сайлау участогында булып кайттык.
Биредә безне сайлау участогы рәисе Кондрашова Ирина Николаевна каршы алды. Ул сайлау барышы турында сөйләде. «1нче мәктәп бинасы шәһәрнең башка сайлау участоклары кебек үк ведомствоара комиссияләр тарафыннан алдан тикшерелде. Объектлар йогышсызландыру чаралары белән эшкәртелде. Сайлау комиссиясе әгъзаларының эш урыннары, тавыш бирү кабиналары, участоклардагы технологик җиһазлар көн дәвамында даими дезинфекцияләнә. Участокка кергәндә сайлаучыларның температурасы бәйләнешсез термометрлар белән үлчәнә, аларга бер тапкыр кулланыла торган битлек-перчаткалар һәм ручкалар таратыла. Тавыш бирүчеләр өчен бинага керү һәм чыгу урыннары аерым эшләнгән. Иртәнге якта дистәгә якын кеше сайлауга килде, алдагы көннәрдә аларның саны артуы көтелә».
Әйткәндәй, ниндидер сәбәпләр аркасында өйдән чыга алмаган, әмма тавыш бирүдә катнашырга теләгән гражданнар өчен үз торагында тавыш бирү каралган. Ул шулай ук 25 июньнән үткәрелә. Республика сайлау комиссияләренә гражданнардан өйдә тавыш бирергә теләк белдергән 95 меңнән артык мөрәҗәгать килгән инде.
Исегезгә төшерәбез, өйдә тавыш бирү өчен үзегезнең участокка телдән, язмача яки туганнар, танышлар ярдәмендә гариза бирергә һәм уңайлы вакытны сайларга кирәк. Тавыш бирү участоклары телефоннары һәм адреслары шәһәрнең рәсми сайтында (http://oktadm.ru/tik2019/detail.php?ELEMENT_ID=42388) урнаштырылган.
Төбәк сайлау комиссиясе телефоны: 4-69-35. Гаризалар 1 июль, 17.00 сәгатькә кадәр кабул ителә. Сайлау участогына барганда паспорт һәм шәхси саклану чараларын алырга онытмавыгыз сорала.


Читайте нас