Туган як
+29 °С
Ясно
МАКС
Общие статьи
23 Июня 2020, 13:14

Вакытында тикшерү — саулык өчен мөһим

Сәламәтлек – зур байлык. Иртәме-соңмы моның шулай икәнлегенә һәрберебез төшенә. Җитез, егәрле, акыллы, эшкә сәләтле булу өчен тәү чиратта саулык кирәк. Сәламәтлек бөтен кешегә дә бирелгән, ләкин аны саклау өчен вакытында тикшерелеп тору зарур. Шәһәрдә бу максаттан эшләп килүче медицина учреждениеләре байтак. Шушы араларда «Ваш доктор» клиникасында хатын-кызлар өчен яңа юнәлеш ачылды. Хәзер гүзәл затлар эксперт класслы маммография аппаратында тикшеренү үтә ала.

Сәламәтлек – зур байлык. Иртәме-соңмы моның шулай икәнлегенә һәрберебез төшенә. Җитез, егәрле, акыллы, эшкә сәләтле булу өчен тәү чиратта саулык кирәк. Сәламәтлек бөтен кешегә дә бирелгән, ләкин аны саклау өчен вакытында тикшерелеп тору зарур.
Шәһәрдә бу максаттан эшләп килүче медицина учреждениеләре байтак. Шушы араларда «Ваш доктор» клиникасында хатын-кызлар өчен яңа юнәлеш ачылды. Хәзер гүзәл затлар эксперт класслы маммография аппаратында тикшеренү үтә ала.
Онкологик авырулар «яшәрә»
Бүгенге көндә үлемгә китерүче авырулар исемлегендә яман шеш һәм йөрәк-кан тамырлары чирләре беренче урынны алып тора. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешәмасы (ВОЗ) мәгълүматлары буенча, хатын-кызларның онкологик авырулары структурасында сөт бизенең яман шеше 20,9% тәшкил итә. Ел саен дөньяда бу авыруның 1 миллионнан артык яңа очрагы ачыклана, яман шештән үлү сәбәпләре арасында ул икенче урында тора. Шунысы аеруча хәвефле: соңгы 10 елда явыз чир яшьләрдә ешрак күзәтелә, 19-39 яшьлек хатын-кызлар арасында авыручылар саны 34%ка арткан.
Симерү һәм исерткеч яман шешкә илтә
Сөт бизе яман шешенә китерүче төп сәбәпләр: якын туганнарда шундый ук чир булу, онкологик авырулар, иртә күрем килү (11 яшькә кадәр), гормональ препаратларны системасыз кабул итү, беренче йөклелекнең 30 яшьтән өлкәнрәк вакытта булуы, артык авырлык, даими алкоголь куллану һ.б. Онкологик авыру барлыкка килү хәвефен күрсәтүче факторлар: мастопатия, маммографик тыгызлык (УЗИ һәм маммография ярдәмендә ачыклана) һәм масталгия. Чирнең башлангыч чорында аның билгеләре артык сизелми, ә менә соңгы стадияләрдә (III-IV) күкрәктән бүлентекләр чыгуы, сөт бизләренең төзелеше сәбәпсез үзгәрүе, аларда шешләр барлыкка килү, тиредә эрозия ясалу, култык астындагы лимфа төеннәре үсү кебек хәвефле үзгәрешләр күзәтелә.
Маммографиянең төгәллеге — 95%
Сөт бизе яман шешен диагностикалауның төп ысуллары: маммография, УЗИ тикшеренү һәм рентген.
Маммография (санлы маммография) рентген аппаратында эшләнә, әмма тукымалар аша үткән нурлар компьютер датчигына эләгә һәм мәгълүматларны мониторга чыгара. Бу төр тикшеренүнең төгәллеге 95% тәшкил итә.
Компьютер маммографиясе сурәтләрне ике һәм өч проекциядә ясарга, шулай ук аларны җентекле өйрәнергә мөмкинлек бирә. Әлеге ысул белән сөт бизенең яман шешен башлангыч чорында ачыклап була, моннан тыш ул хәвеф чыганагы булырдай үзгәрешләрне дә күрсәтә.
Маммография вакытында нур йөкләнеше рентгенга караганда түбәнрәк, нурланыш дәрәҗәсе дә флюорографиянекеннән кимрәк. Бу ысулның югары төгәллеге, организм өчен хәвефсез булуы сөт бизенең яман шешен ачыклау буенча скрининг уздырганда киң кулланылуына сәбәпче булып тора. Сөт бизен мотлак тикшерүне керткәч, 40-55 яшьлек хатын-кызлар арасында күкрәк яман шешеннән үлүчеләр саны 1/3кә кимеде.
Тикшеренүгә ничек әзерләнергә?
Маммография күремнең 7-14 көнендә үткәрелә (менопаузадагы хатын-кызларга әлеге таләп кагылмый). Тикшеренү көнендә күкрәк зонасында, култык асларында дезодорантлар, крем һәм пудра куллану киңәш ителми.
Табиб беренче тапкыр маммографияне 40 яшьтә билгели. Нәкъ шушы яшьтән 10 ел дәвамында һәр хатын-кыз тикшерү үтәргә тиеш. Алга таба елына ике тапкыр маммография ясату зарур.
Авыруны кисәтергә мөмкин
Сөт бизенең яман шеше бүгенге көндә уңышлы дәвалана. Әйтик, авыруны башлангычында ачыклаганда, исән калу ихтималлыгы 90%тан артып китә. Шуңа күрә аны кисәтүгә зур игътибар бирелә. Бу уңайдан махсус чаралар кулланыла: хәвеф чыганаклары белән көрәшү (сыйфатсыз туклану, артык авырлык, алкоголь белән мавыгу, аз хәрәкәтләнү); сөт бизе авыруларын һәм күкрәк яман шешен иртә ачыклау (бу максаттан ел саен табиб-гинекологта тикшеренергә, 30 яшьтән – УЗИ, 40тан маммография ясатырга кирәк); авыруны вакытында һәм уңышлы дәвалау.
Билгеле булганча, тикшеренү нәтиҗәсе аппаратның сыйфатына һәм табиб-рентгенолог, лаборантның тәҗрибәсенә бәйле. «Ваш Доктор» клиникасындагы заманча маммограф сөт бизләрен генә түгел, ә култык астындагы лимфа төеннәрен дә тикшерергә мөмкинлек бирә. Ул шешнең үсешен ачыкларга ярдәм итә. Югары квалификацияле медицина персоналы, тәҗрибәле табиблар тикшерүнең нәтиҗәлелеген бермә-бер арттыра.
Яман шешне дәваланмый торган авыру буларак кабул итәргә ярамый. Исегездә тотыгыз, сөт бизе онкологиясен башлангычында ачыклауга дәвалауның нәтиҗәлелеге бәйле. Нәкъ шуңа күрә даими тикшеренү мөһим.
Реклама сыйфатында. Каршылыклар булуы мөмкин, табиб белән киңәшләшү зарур.
Читайте нас