Туган як
+29 °С
Ясно
МАКС
Общие статьи
19 Июня 2020, 16:57

Язмыш җилләренә бирешмичә...

«Туган як» гәзите редакциясенә Әлфия Латыйповадан хат килде. «Быел Җиңүнең 75 еллыгын билгелибез. 22 июнь — Хәтер һәм матәм көне якынлашкан мизгелләрдә сезгә Бөек Ватан сугышы катнашучысының тормыш иптәше Акчурина Тәслимә Лотфрахман кызы турындагы язманы юллыйсым килә. Аны яраткан гәзитебез сәхифәләрендә бастырсагыз, бик рәхмәтле булыр идем», — дип яза Әлфия ханым. Әлбәттә, бу гозерне игътибарсыз калдыра алмыйбыз, мәкаләне укучыларыбыз хозурына тәкъдим итәбез.

«Туган як» гәзите редакциясенә Әлфия Латыйповадан хат килде. «Быел Җиңүнең 75 еллыгын билгелибез. 22 июнь — Хәтер һәм матәм көне якынлашкан мизгелләрдә сезгә Бөек Ватан сугышы катнашучысының тормыш иптәше Акчурина Тәслимә Лотфрахман кызы турындагы язманы юллыйсым килә. Аны яраткан гәзитебез сәхифәләрендә бастырсагыз, бик рәхмәтле булыр идем», — дип яза Әлфия ханым. Әлбәттә, бу гозерне игътибарсыз калдыра алмыйбыз, мәкаләне укучыларыбыз хозурына тәкъдим итәбез.
Тәслимә Лотфрахман кызы 1930 елда Стәрлебаш районының Тәтер-Арслан авылында дөньяга килгән. Балачагы каһәрле сугыш елларына туры килә аның. Әтисе фронтта, әнисе көн-төн колхоз эшендә була. «Хатын-кызларга бик күп авырлыклар төште ул чорда: урман кисү, печән чабу, дисеңме, моның өстенә малчылыкта да, басуда да хезмәт куйдылар», — дип искә ала Тәслимә Лотфрахман кызы. Шушы көндәлек эшләр белән берлектә 5 баланы карап-тәрбияләргә дә өлгерә әниләре.
1942 елны авылда урта мәктәп белән бергә балалар йорты ачыла, анда Ленинградтан эвакуацияләнгән кешеләрне урнаштыралар, арада укытучылар да була. «Шул вакытта без, авыл балалары, беренче тапкыр урыс телендә сөйләшүне ишеттек», — ди Тәслимә апа.
Әтиләреннән озак вакыт хәбәр килми тора. «Кайгырмагыз, төшемә начар итеп керми, кайтыр, алла бирсә», — дип тынычландыра нарасыйларын әниләре. Бу сүзләр рас килә, берникадәр вакыттан гаилә башлыгыннан хат килеп төшә.
1944 елның көзе гаиләгә зур кайгы китерә. Әниләре тиф эләктереп, бик каты авырый һәм савыга алмыйча үлеп китә. Бу вакытта биш баланың иң олысы — Сәбиләгә 17 яшь була. Ул кече туганнары: Гайния, Тәслимә, Зөбәрҗәт һәм 4 яшьлек нәни Рәшитне балалар йортына алып китәргә бирми, аларны карау эшен үз өстенә ала. 1945 елда гаилә башлыгы да сугыштан кайтып төшә. Хатынының үлемен ишетеп, бик борчыла ул.
... Тормыш шулай сынаулары белән дәвам итә. Берзаман авылдашлар бәхет эзләп Урта Азия якларына китә башлый. Тәслимә дә туганнарына ияреп Үзбәкстанның Булунгур шәһәренә юллана. Биредә пионервожатый булып эшкә урнаша. «Кем генә булып эшләргә туры килмәде ул елларда, — дип хәтерли Тәслимә апа. — Бу уңайдан авылыбыз укытучыларына бик рәхмәтлемен. 10 класс кына тәмамлауга карамастан, алар биргән төпле белем тормышта үз урынымны табарга, нинди эшкә тотынсам, шуны башкарып чыгарга мөмкинлек бирде». Үзбәкстанда эшли башлагач, җирле халыкның телен дә үзләштерергә туры килә аңа. Ун көн эчендә үзбәкчә сөйләшергә өйрәнә. Комсомол оешмасы инструкторы, МТСта бухгалтер булып та эшли Тәслимә. «Бүлектә 9 милләт кешесеннән торган коллектив белән бик тату, үзара аңлашып хезмәт иттек, — ди ул үзе. — Гомумән, Үзбәкстанда яшәгән, эшләгән вакыт күңелдә иң якты, җылы истәлекләр буларак саклана. Үзбәк халкы бик кунакчыл, ачык йөзле, безгә ихтирамлы карашта булды. Аларга кунакка килсәң, башта ипине безнең каршыга, аннан соң гына гаилә әгъзаларына куялар иде. Унар бала үстерүләренә карамастан, шундый ихлас, киң күңелле булуларына сокланып туялмый идек».
Чит-ят җирдә, туган яктан еракта эшләп йөрүче яшьләр арасында Ырынбур өлкәсеннән килгән шофер егет — Мәхмүд Гыймади улы Акчурин да була.
Дусларында кунакта булганда Тәслимә белән танышып китәләр. Уңган, сөйкемле кыз беренче караштан үк Мәхмүднең күңелен яулый. Икенче күрешүләрендә Бөек Ватан сугышында катнашкан, японнар белән көрәшкән кыю егет турыдан ярып сала: «Очрашып-озатышып йөрергә мөмкинлегем юк, көне-төне эштәмен. Кияүгә чык миңа, яши-яши бер-беребезне белербез».
Шул рәвешле ике яшь йөрәк язмышларын бергә бәйләп, тату гаилә корып җибәрә. 3 балага гомер бүләк итә Акчуриннар. Кызганычка каршы, ауясыз язмыш сынауларны да мулдан җибәрә. СССР таркалуы барган чорда 45 яшендә олы уллары үлеп китә. Гаилә башлыгы Мәхмүдкә инсульт була, озак та тормый, ул да бакыйлыкка күчә. Кайгы өстенә кайгы булып Самаркандта 34 яшьлек кече уллары вафат була. Тәслимә апа иңнәренә төшкән шушы ачыдан-ачы газапларны ничек күтәргәндер, арытаба яшәргә көч тапкандыр?...
Акчуриннарның уртанчы уллары Үзбәкстаннан Себер якларына юллана. Хатыны Октябрьскийдан була. 2000нче елларда гаиләләре белән шушы төбәккә кайтып төпләнәләр. «Әни, берүзеңне калдыра алмыйбыз, үзебезнең янга алабыз», — дигәч, 2004 елда ул да Октябрьскийга күченә.
90 яше белән баручы Тәслимә апа бүген дә егәрлеген югалтмаган, балаларына комачауламыйм дип, үзаллы яши, бәйләм бәйли, чигә-тегә, хуҗалыгын тәртиптә тота. Әлбәттә, якыннары янына гел килеп йөри, ярдәм-тәрбия күрсәтә. «Балалар-оныкларга бик рәхмәтлемен, кадер-хөрмәттә яшәтәләр», — ди Тәслимә Лотфрахман кызы. Аның өеннән туган-тумача, күрше-күлән өзелми, Америка, Үзбәкстан, Казан, Уфа тарафларында яшәүче дус-танышлары белән дә даими хәбәрләшеп тора.
Мин Тәслимә апага ихластан сокланып карыйм! Һәркем аның кебек күтәренке рухлы, көчле ихтыярлы булсын иде ул. Зиһенлелегенә, күп нәрсәләр белүенә исең китмәле. Нинди теманы алма, һәркайсы буенча үз фикере бар. Элек булганнарны да яхшы хәтерли, бүгенге заман вәзгыятеннән дә хәбәрдар. «Сәламәт яшәү рәвеше» («ЗОЖ») гәзитен укып, үзен-үзе дәвалый. «Иренмисеңме, яшең дә олы», — дисәң, Ничек кул кушырып утырмак кирәк, көн бик озын бит», — дип җаваплый...
Тәслимә Лотфрахман кызына алдагы көннәрдә дә яшәү дәртен югалтмыйча, балаларының игътибарын тоеп, тыныч-имин тормышка куанып гомер итүен телисе килә.
Читайте нас