Туган як
+10 °С
Облачно
МАКС
Общие статьи
18 Июня 2020, 11:43

Тавыш бирүдән курыкмагыз барлык саклык чаралары да күз уңында тотылган

Илебез Президенты Владимир Путин Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирүне 1 июльгә билгеләде. Атнаның чәршәмбе көне булуга карамастан, бу ял көне булачак. Русиялеләр җавап бирергә тиешле сорау болай яңгырый: «РФ Конституциясенә үзгәрешләрне хуплыйсызмы?» Җавапларның ике варианты бирелгән — «әйе» яисә «юк».Бюллетень рәвеше март аенда ук расланган иде, шул ук вакытта тавыш бирү тәртибе дә хәл ителде. Әмма эпидемиологик хәлне исәпкә алып, инфекцияне йоктыру-тарату хәвефен киметү өчен кагыйдәләргә бераз өстәмәләр кертелде. «Тавыш бирүдә катнашырга карар кылучыларга бу хәтта кибеткә барудан да куркынычсызрак булачак», — дип саный РФ Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Элла Памфилова.

Илебез Президенты Владимир Путин Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирүне 1 июльгә билгеләде. Атнаның чәршәмбе көне булуга карамастан, бу ял көне булачак. Русиялеләр җавап бирергә тиешле сорау болай яңгырый: «РФ Конституциясенә үзгәрешләрне хуплыйсызмы?» Җавапларның ике варианты бирелгән — «әйе» яисә «юк».
Бюллетень рәвеше март аенда ук расланган иде, шул ук вакытта тавыш бирү тәртибе дә хәл ителде. Әмма эпидемиологик хәлне исәпкә алып, инфекцияне йоктыру-тарату хәвефен киметү өчен кагыйдәләргә бераз өстәмәләр кертелде. «Тавыш бирүдә катнашырга карар кылучыларга бу хәтта кибеткә барудан да куркынычсызрак булачак», — дип саный РФ Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Элла Памфилова.
Җиде көн уйлап, бер көнендә килегез
Тавыш бирү җиде көн — 25 июньнән 1 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Бу халыкны участокларга берьюлы күпләп җыймас өчен шулай оештырылды. Аларның эш тәртибе болай: 24 июнь — бәйрәм көн, эшләмиләр, 25, 26, 29 июньдә 16.00-20.00 сәгатьләрдә эшли, 27 һәм 28 июньдә 10.00-14.00 сәгатьләрдә Октябрьский шәһәрендәге барлык 41 сайлау участогы да алдан тавыш бирү өчен ачык булачак. Ә 30 июньдә 9.00-14.00 сәгатьләрдә алдан тавыш бирү тәмамлана. 1 июльдә участоклар 8.00 сәгатьтә ачылачак һәм урындагы вакыт белән 20.00 сәгатьтә ябылачак.
Кабатлап үтәбез, халык барысы да берьюлы килмәсен өчен, участок сайлау комиссияләре һәр йортта яшәүчеләргә киңәшләр бирәчәк. Әмма бу күрсәтелгән көнне һәм сәгатьтә катгый килергә кирәк дигән сүз түгел, һәркем үзенә уңайлы вакытны үзе сайларга хокуклы.
Бюллетеньне кайда тутырырга?
Бу юлы сайлау мөмкинлеге бик зур. Тавыш бирү өчен төп урын — теркәлү урыны буенча сайлау участогы. Аның адресын Үзәк сайлау комиссиясе сайтында табарга була.
Әгәр сез бер урында теркәлеп, башка урында яшисез яки вакытлыча торасыз икән, бу очракта сезгә «мобиль сайлаучы» системасы ярдәм итәчәк. Ул система сезгә исемегезне Рүсиядәге яки чит илдәге теләсә кайсы сайлау участогы исемлегенә кертергә мөмкинлек бирә. Гаризалар 5 июньдә кабул ителә башланды һәм 21 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Шулай ук гаризаны «МФЦ»да, «Дәүләт хезмәтләре» порталында һәм төбәк сайлау комиссияләренә, ә 16 июньнән үзегезнең участокта бирергә мөмкин.
Июнь аенда бинада гына түгел, ә
саф һавада да тавыш бирү мөмкинлеге бар. Күчмә сайлау участогы 25 июньнән 30 июньгә кадәр, әгәр бер йортта яшәүчеләрдән өйдә тавыш бирүгә күпләп гаризалар килсә, теләсә кайсы ишегалдында барлыкка килергә мөмкин. Ул 8.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр түгел, ә участок комиссиясе хәл иткәнчә эшләячәк. Игътибарлы булыгыз, подъездлардагы белдерүләрне карап торыгыз!
Моннан тыш теләге булганнар өйләрендә 25 июньнән 1 июльгә кадәр тавыш бирә ала. Моның өчен «Дәүләт хезмәтләре» порталында гариза бирү яки үз участок комиссиясенә шалтырату да җитә. Бернинди сәбәпләрен күрсәтеп торырга кирәкми.
Битлек, перчатка, салфетка, бер тапкыр кулланыла торган ручка...
Җиде көн дәвамында тавыш бирү мөмкин кадәр саклык чаралары кулланылып узачак. Үзәк сайлау комиссиясендә санитария арасын 1,5 метрдан 2 метрга кадәр арттырырга карар иткәннәр. Һәрбер тавыш бирергә килүченең иң элек температурасы үлчәнәчәк, температурасы югарырак булган очракта да ул кеше тавыш бирәчәк, ләкин аерым бүлмәдә һәм аның янына саклык костюмындагы сайлау участогы әгъзасы киләчәк. Кешеләр арасында бәйләнеш бөтенләй булмаячак диярлек. Бюллетень алыр өчен паспортыңны берникадәр арадан күрсәтергә кирәк, сайлау участогы әгъзасы паспортны кулына алмаячак. Бюллетень алу турындагы кәгазьгә тавыш бирүче култамга куя, әмма үзенең ручкасы белән генә. Сораулар туган очракта, җаваплар плакатлар һәм күрсәткечләр ярдәмендә язып биреләчәк, болар барысы да сөйләшүләр, элемтәләр мөмкин кадәр азрак булсын өчен эшләнә.
Участокларда халык бер-берсе белән очрашмасын өчен керү — бер яктан, чыгу юлы икенче яктан оештырылган. Кергән җирдә йогышсызландыручы келәм куела, кемгә кирәк — битлек, перчатка, салфетка һәм бер тапкыр кулланыла торган ручкалар биреләчәк. Чыгу урынында кулланылган битлекләр, перчаткаларны ташлау өчен савытлар куелачак.
Кабиналардагы гадәти чыбылдыклар булмаячак. Тавыш бирү серен өч яктан куелган бүлемнәр генә яклаячак, ә кабинкаларга керү урыны стена яныннан булачак. Участокларда тавыш бирү тартмалары гадәти һәм электрон (Коиблар) урнаштырыла, өйләргә чыгу өчен — күчерелмә тартмалар.
Өйгә барып тавыш бирдертү өчен сайлау участогы әгъзалары фатирларга кермәячәк. Аларга ишек ручкасын һәм кыңгырауны йогышсызландырырга, ишек янында тавыш бирү өчен тартма куярга, бюллетеньле пакетны ручкага элеп куярга, ишеккә шалтыратырга һәм ике метр арага китәргә кушыла.
Сайлаучыга фатирдан чыгарга кирәкми — паспортны рөхсәт ителгән арадан күрсәтү дә җитә. Бюллетеньне кеше үзе фатирында тутыра. Кагыйдәләр үтәлешен күзәтүчеләр дә күз уңында тотачак. Алар участокларда булачаклар һәм өйдә тавыш бирүчеләр янына да чыгачак.
Буфетлар булмаячак
Тавыш бирүнең нинди генә ысулын сайласагыз да, иң мөһиме — паспорт. Калганнарын — битлек, перчаткалар, антисептик, ручка, салфетканы бирәчәкләр. Төбәк сайлау комиссиясе рәисе В. Старостин белән кичә 535нче сайлау участогында булып, үз күзләребез белән күреп инандык — саклык чаралары бар һәм җитәрлек. Безнең Октябрьский шәһәренә 80 мең битлек, 70 мең перчатка, 1300 литр антисептик сыекча, участок әгъзаларының барысына да җитәрлек — 564 саклык экраны, 70 меңнән артык ручка, салфеткалар кайткан һәм алар барысы да сайлау участокларына таратып бирелгән. Сайлау участогы рәисе Татьяна Юрьевна безгә тавыш бирү ничек оештырылачы турында җентекләп сөйләде, шулай ук нинди җиһазлар, саклык чаралары кулланылачагын үзендә күрсәтте.
Бу юлы участокларда буфетлар эшләмиячәк, ә менә 1 июльдә төрле чаралар — «Рәхмәт», «Бер сумга бер йомырка» акцияләре оештырылачак. Шулай ук балалар белән сайлау участогына барудан тыелырга киңәш итәләр.
Хөрмәтле шәһәрдәшләр! Барыгызны
Читайте нас