Яңа коронавирус пандемиясе гадәти тормышыбызга күп үзгәрешләр кертте. Инфекция таралуны киметү һәм мөмкин булган хәвеф-хәтәрне кисәтү өчен илебез онлайн-тәртипкә күчте. Җиңү көне һәм Русия көне кебек зур дәүләт бәйрәмнәре дә быел яңа форматта оештырылды.
Октябрьский шәһәре Русия көненә багышланган бәйрәм чараларына актив өлеш кертте.
Предприятие-оешмалар урнашкан биналар ил һәм республиканың дәүләт байраклары белән бизәлде һәм "Русия флаглары" флешмобына кушылды. Бу чарадан шәһәрдәшләр дә читтә калмады, торак йортларның алгы ягы, тәрәзәләр һәм балконнарга байраклар эленде.
Моннан тыш октябрьскийлылар үзләре яратып өлгергән «РусияТәрәзәләре» акциясендә дә катнашты. Аның кысаларында фатир-йортлар һәм офислар тәрәзәләре Русия триколоры рәсемнәре белән бизәлде.
Яшьләр сарае иреклеләре шәһәрдәшләргә бәйрәм символларын – Русия байракларын һәм триколор тасмаларын таратты. Бәйрәм билгеләре коронавирус авыруын кичергән һәм хастаханәдән дәваланып чыккан пациентларга да өләшенде.
Яшьләр сараеның иҗат коллективлары шәһәр халкы өчен урамда зур булмаган концерт оештырды, ә А. Шокуров исемендәге тарихи-туган якны өйрәнү музее белгечләре Русия гимнын башкарды.
Үзәк китапханә хезмәткәрләре һәм әдәбият сөючеләр, шулай ук мәктәп укучылары #РусскиеРифмы Бөтенрусия онлайн-челленджы кысаларында урыс телендәге шигырьләр укыды. Китапханәчеләр "Бу минем Ватаным" дип исемләнгән әдәби-музыкаль онлайн-программа да әзерләде.
Милли мәдәниятләр үзәгенең милли-мәдәни берләшмәләре #ПоюМоеОтечество флешмобына кушылды. Шәһәр мәдәният йорты һәм "Нур" клубы иҗат коллективларының иң яхшы номерларыннан төзелгән бәйрәм онлайн-концерты оештырды.
Нәни шәһәрдәшләр Русия көненә багышлап рәсемнәр ясады. Бу уңайдан балалар бакчаларында "Яратам сине, Русия!" исемендәге тематик атна үтте. Малай-кызлар иҗат җимешләре аша Ватанга, туган йортларына ихлас сөюен чагылдырды.
Нәниләр һәм өлкәннәр #ДомТамГдеБереза флешмобына да кушылды, үз теләктәшлеген каен агачы янында төшкән фотоларда тасвирлады.
12 июнь – бәйрәм көнендә шәһәрнең тарихи өлешендә илебез гимны астында Русия флагын күтәрү тантанасы оештырылды.
Шәһәрдәшләргә котлау сүзләре белән хакимият башлыгы Алексей Шмелев
Алексей Николаевич күпмилләтле дәүләтебезнең куәте аның хезмәт сөючән, максатчан, дустанә халкында булуын билгеләп үтте. Ул октябрьскийлыларга сәламәтлек, бәхет, игелекле башлангычларда уңышлар теләде.
Русия гимны астында "Җиңү йөзләре" халыкара проекты авторы һәм җитәкчесе, "Җиңү волонтерлары" үзәк штабы әгъзасы Александр Юдин тантаналы рәвештә ил флагын күтәрде. Совет мәйданы өстеннән Русия һәм Башкортстанның дәүләт флаглары эленгән авиация-техник клубы самолеты очты.