Туган як
+29 °С
Ясно
МАКС
Общие статьи
11 Июня 2020, 09:00

Октябрьскийда мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен социаль-мәдәни үзәк ачылды

Бүген, 11 июньдә, шәһәрдә Милли мәдәниятләр үзәге карамагында «Каршылыкларсыз» социаль-мәдәни үзәге ачылды. Ул Горький урамы, 14нче йорт адресы буенча урнашты.

Бүген, 11 июньдә, шәһәрдә Милли мәдәниятләр үзәге карамагында «Каршылыкларсыз» социаль-мәдәни үзәге ачылды. Ул Горький урамы, 14нче йорт адресы буенча урнашты.
Коронавирус пандемиясе аркасында яңа учреждениене ачу зурлап үткәрелмәсә дә, аның әһәмияте бәһасез иде. Бу вакыйганы мөмкинлекләре чикле шәһәрдәшләр аеруча көтеп алды. Биредә аларның вакытын файдалы һәм кызыклы оештыру өчен бөтен шартлар да тудырылган.
Чарада хакимият башлыгы Алексей Шмелев, Милли мәдәниятләр үзәге җитәкчесе Гөлназ Сәхәбетдинова, инвалидлар җәмгыяте рәисе Татьяна Кетько һәм хәйрияче эшкуарлар Руслан Шәрипов («Добрино» кибете) һәм Руслан Риянов («ТЭРА» фирмасы) катнашты.
Бу турыда тулырак гәзитнең алдагы саннарында укырсыз.
Читайте нас