Русия көне уңаеннан Милли мәдәният үзәгенең утырышлар залында шәһәребезнең бер төркем хезмәт алдынгылары бүләкләнде.
Тантаналы чара коронавирус вәзгыятенә бәйле рәвештә бөтен эпидемиягә каршы чараларны үтәп оештырылды. Гадәттәгечә кул кысып котлау-тапшырулар булмаса да, бәйрәм кәефе бер дә ким булмады.
Тантана ике өлештә үткәрелде. Җыелучыларны хакимият башлыгы А.Шмелев һәм аның урынбасары М.Черкашнев котлады. Төрле тармакларда эшләүче шәһәрдәшләрнең намуслы хезмәте ил, республика, шәһәр дәрәҗәсендәге Мактау грамотлары һәм Рәхмәт хатлары белән билгеләнде.