Туган як
+16 °С
Дождь
МАКС
Общие статьи
8 Июня 2020, 10:14

Сәүдә үзәкләре, музей һәм китапханәләр яңа шартларда эшли

Төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров карары белән 1 июньнән, барлык санитар-эпидемиология таләпләрен үтәп, сәүдә үзәкләренең эше яңартылды, алар биләмәсендә урнашкан җәмәгать туклану урыннары, балалар ял итү үзәкләреннән, кинотеатрлардан тыш. Без, шәһәрдә ачылган сәүдә үзәкләрендә булып, андагы вәзгыять белән таныштык.

Төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров карары белән 1 июньнән, барлык санитар-эпидемиология таләпләрен үтәп, сәүдә үзәкләренең эше яңартылды, алар биләмәсендә урнашкан җәмәгать туклану урыннары, балалар ял итү үзәкләреннән, кинотеатрлардан тыш.
Без, шәһәрдә ачылган сәүдә үзәкләрендә булып, андагы вәзгыять белән таныштык. Биредә гигиена таләпләре үтәлүенә тап булдык. Атап әйткәндә, йогышсызландыру чаралары урнаштырылган, сатучылар халыкны шәхси саклану чараларын куллану, башкалардан 1,5 метр аралыкны тоту турында кисәтеп тора. Моның өчен идәндә махсус билгеләр дә сызылган. Кайбер кибетләрдә бер тапкыр кулланыла торган битлекләр бушлай да бирелә. Барысында да билгеләнгән вакытта бүлмәне йогышсызландыру, җилләтү үткәрелә.
Карарга ярашлы, республикада шулай ук аерым керү урыны булган музейлар һәм китапханәләр эше җанланды. Шәһәрнең үзәк китапханә системасының сигез китапханәсе һәм А. Шокуров исемендәге тарихи-туган якны өйрәнү музее халык өчен үз ишекләрен ачты.
«Китапханәләребез 10нан 18.00 сәгатькә кадәр эшли. Беренче көнне килүчеләр аеруча күп булды. Китап укучылар сагынып килгән, без дә алар белән очрашуга шат булдык. Килүчеләрнең битлек, перчаткаларда булуын, социаль аралыкны саклавын күзәтәбез. Укучылар алып килгән китаплар өч көн «карантинда» тотыла, чөнки аларны йогышсызландырырга ярамый. Ихтыяҗ туса, киләчәктә эш вакытын озынайтырга да мөмкинбез, шулай ук китап китерүчеләр белән яңасын алырга килүчеләрне аерым кабул итәргә, хезмәткәрләр өчен аерым керү-чыгу урынын булдыруны планлаштырабыз. Үзизоляция шартларында китапханәләр онлайн тәртиптә эшләде. Социаль челтәрләр аша бик күп чаралар үткәрдек, мәсәлән, «Китапханә төне», «Сирень чоры», Китапханәләр көне һ. б. Аларны 30 меңнән артык кеше кереп карады, хуплау сүзләрен язучылар байтак булды», — дип сөйләде Үзәк китапханәләр челтәре директоры Елена Гришкова.
Моннан тыш, Р.Хәбиров карары белән 1 июньнән җыелма команда әгъзалары булган спортчыларга күнегүләргә керешергә рөхсәт ителде. Шул ук вакытта дезинфекция кагыйдәләре, шәхси саклану чараларын куллану үтәлергә тиеш.
Октябрьский хакимиятенең спорт һәм яшьләр сәясәте комитеты рәисе Илдар Рамазанов белдерүенчә, шәһәрдә Олимпия резервы 3нче спорт мәктәбе («Биатлон» спорт-савыктыру комплексы), 1нче спорт мәктәбендә спортчыларның тренировкаларын башлау планлаштырыла. Әлбәттә, әлеге учреждениеләрне ачу өчен аларның санитар нормалар шартларына туры килүе мотлак. Указда билгеләнгәнчә, спорт осталыгын камилләштерү этабында әзерлек узучы затлар (автордан — ягъни спорт мастерлыгына кандидат һәм спорт мастеры исеменә ия булучылар), Русия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасы җыелма командалары әгъзалары, һөнәри спорт клублары әгъзалары өчен спорт объектларын ачу рөхсәт ителәчәк. Безнең шәһәрдә 263 республика җыелма командалар әгъзалары исәпләнә. Шулар арасыннан указда әйтелгән таләпләргә туры килгән спортчылар сайлап алынып, күнекмәләрен башлаячак.
Читайте нас