Туган як
+29 °С
Облачно
МАКС
Общие статьи
8 Июня 2020, 10:14

«Минем өчен балалар — иң матур һәм кабатланмас тормыш чәчәкләре!»

Илебездә ел саен 8 июньдә «Социаль хезмәткәр көне» билгеләп үтелә. Һөнәри бәйрәм уңаеннан укучыларыбызны «Гаилә» көнбатыш районара үзәгенең Октябрьский шәһәрендәге балалар һәм үсмерләр өчен социаль приют бүлеге тәрбиячесе Аксана Данилова белән таныштырырга телибез.Аксана Валерьевна бу вазыйфада 9 ел хезмәт куя. Тәрбияче ханым үз эшен ихластан яратып, зур җаваплылык белән башкара, балаларга карата игелекле, шәфкатьле ул. Һөнәри осталыгын камилләштерү өстендә даими эшли, иҗади интернет-бәйгеләрдә, республика, бөтенрусия һәм халыкара конкурсларда актив катнаша. Аксана Данилова социаль приют белгечләре арасындагы «Бала хакына» республика бәйгесе җиңүчесе булган, «Открытие» сайтында «Көзге чор» бөтенрусия балалар иҗаты конкурсына әзерлек эшләрендәге ярдәме, шулай ук күпьеллык фидакарь хезмәте өчен шәһәр хакимиятенең һәм «Гаилә» үзәгенең Мактау кәгазьләре; «Алтын куллар» халыкара бәйгесе җиңүчеләрен әзерләгәне, «Педагог» журналы эшчәнлегендә актив катнашуы һәм белем бирү гамәлләренә мәгълүмати-коммуникацион технологияләрне кертүдәге өлеше өчен, «Халыкны социаль яклау учреждениесенең иң яхшы хезмәткәре» исеменә республика конкурсында «Иң яхшы тәрбияче» төркемендә катнашкан өчен БР Хезмәт һәм халыкны яклау министрлыгының Рәхмәт хатлары һәм башка бүләкләр белән билгеләнгән.Аксана Валерьевна хезмәттәшләре белән берлектә гаилә кыйммәтләрен ныгыту, ятимлекне булдырмауга юнәлтелгән чараларны тормышка ашыра. Бердәм коллектив: «Һәр бала үзенчә сәләтле, аны вакытында күрә, үстерә белергә генә кирәк» өндәмәсе астында эшли.

Илебездә ел саен 8 июньдә «Социаль хезмәткәр көне» билгеләп үтелә. Һөнәри бәйрәм уңаеннан укучыларыбызны «Гаилә» көнбатыш районара үзәгенең Октябрьский шәһәрендәге балалар һәм үсмерләр өчен социаль приют бүлеге тәрбиячесе Аксана Данилова белән таныштырырга телибез.
Аксана Валерьевна бу вазыйфада 9 ел хезмәт куя. Тәрбияче ханым үз эшен ихластан яратып, зур җаваплылык белән башкара, балаларга карата игелекле, шәфкатьле ул. Һөнәри осталыгын камилләштерү өстендә даими эшли, иҗади интернет-бәйгеләрдә, республика, бөтенрусия һәм халыкара конкурсларда актив катнаша. Аксана Данилова социаль приют белгечләре арасындагы «Бала хакына» республика бәйгесе җиңүчесе булган, «Открытие» сайтында «Көзге чор» бөтенрусия балалар иҗаты конкурсына әзерлек эшләрендәге ярдәме, шулай ук күпьеллык фидакарь хезмәте өчен шәһәр хакимиятенең һәм «Гаилә» үзәгенең Мактау кәгазьләре; «Алтын куллар» халыкара бәйгесе җиңүчеләрен әзерләгәне, «Педагог» журналы эшчәнлегендә актив катнашуы һәм белем бирү гамәлләренә мәгълүмати-коммуникацион технологияләрне кертүдәге өлеше өчен, «Халыкны социаль яклау учреждениесенең иң яхшы хезмәткәре» исеменә республика конкурсында «Иң яхшы тәрбияче» төркемендә катнашкан өчен БР Хезмәт һәм халыкны яклау министрлыгының Рәхмәт хатлары һәм башка бүләкләр белән билгеләнгән.
Аксана Валерьевна хезмәттәшләре белән берлектә гаилә кыйммәтләрен ныгыту, ятимлекне булдырмауга юнәлтелгән чараларны тормышка ашыра. Бердәм коллектив: «Һәр бала үзенчә сәләтле, аны вакытында күрә, үстерә белергә генә кирәк» өндәмәсе астында эшли.
— Аксана Валерьевна, һөнәргә килүегез тарихын ишетәсе килә?
— Тәрбияче эшен очраклы гына түгел, ә йөрәк кушуы буенча сайладым. Педагоглар гаиләсендә үскәнгә (әнием һәм дәү әнием укытучылар иде), аларның эшен дәвам иттем. Бу һөнәрне сайлавыма һич үкенмим, киресенчә, социаль приютта эшләвем өчен язмышыма рәхмәтлемен. Минем өчен иң зур бүләк — сабыйларның бәхетле елмаюы. Балалар — тормышыбызның иң матур һәм кабатланмас чәчәкләре!
— Социаль хезмәткәр нинди булырга тиеш?
— Олы йөрәкле, игелекле, һөнәренә тугры. Һәр баланың күңеленә ачкыч таба белергә, игътибарлы һәм кайгыртучан булырга тиеш.
— Уңышларыгыз турында ишетәсе килә?
— Безнең төп бурыч — яшь буында әйләнә-тирәдәгеләргә мәхәббәт тәрбияләү, аларның сәләтләрен ачу һәм киләчәк тормышка әзерләү. Элеккеге тәрбияләнүчеләребезнең тормышта үз урыннарын табулары, уңыш-казанышлары безгә илһам бирә. Бәхеткә, арада андыйлар шактый. Бәйрәм белән тәбрикләп, күчтәнәчләр төяп киләләр, балалар белән аралашалар, волонтер буларак приютка ярдәм күрсәтәләр.
— Хезмәтегездә иң кыены нәрсә?
— Авыр тормыш хәлендә калган балалар һәм гаиләләр тәү чиратта безгә мөрәҗәгать итә, алар анык ярдәмгә генә түгел, ә теләктәшлеккә, кайгыртуга да өмет баглый. Социаль приютка эләккән һәр баланың язмышы күз алдында тора. Аларның барысын да йөрәк аша уздырасың. Эштән соң өйгә кайткач та тормыш сынавына дучар булган шушы балалар турында уйланасың. Яңа эшли башлаучыларга аеруча авыр. Приютка бит төрле халәттәге нарасыйларны китерәләр. Кайберләре озак вакыт начар шартларда яшәгән, наз-тәрбия, юньле ризык күрмәүдән интеккән, икенчеләре бөтен дөньясына үпкәләгән, ачуланган була. Һәркайсы белән уртак тел табып, кешеләргә ышаныч, киләчәккә өмет уятырга кирәк.
— Приют тарихында аеруча истә калган очраклар?
— Ике кыз баланың китәсе килмичә елаулары күңелгә кереп калган. Эш шунда, нарасыйлар бездәге уңайлы, җылы мохиткә ияләшә һәм аларга приюттан аерылуы бик авыр була. Кайберләрен балалар йортына бару да куркыта. Андагы шартлар, тәрбиячеләр нинди булыр дип борчылалар. Без аларны булдыралганча тынычландырабыз, аерылышкач та шалтыратып, хәлләрен белешеп торабыз.
— Пандемиягә бәйле вәзгыятьне дә игътибарсыз калдырып булмый. Карантин вакытында приют тормышы үзгәрдеме?
— Җәмәгать урыннарында булу, оффлайн чаралар үткәрүне тыю һәм башка чикләүләргә бәйле, тәрбияләнүчеләребез яшәешендә дә үзгәрешләр булды, әлбәттә. Балаларның күбрәк буш вакыты барлыкка килде. Бу уңайдан өстәмә түгәрәкләр, секцияләр (спорт, иҗади, уен), тематик дәресләр оештырдык. Шул рәвешле малай-кызларга вакытны кызыклырак үткәрү, изоляция киеренкелеген киметү мөмкин булды. Учреждениед саклык гамәлләре югары дәрәҗәдә, таләпләргә ярашлы оештырылган. Бүлмәләрдә даими йогышсызландыру чаралары үткәрелә, бинага керү чикләнгән.
Аксана Валерьевна, әңгәмәгез өчен зур рәхмәт! Һөнәри бәйрәм уңаеннан сезгә һәм барлык социаль хезмәткәрләргә ныклы сәламәтлек, имин тормыш телибез. Эш тәҗрибәгездә яралы язмышлар әзрәк, бәхетле очраклар күбрәк булсын!
Читайте нас