Туган як
+29 °С
Ясно
МАКС
Общие статьи
31 Мая 2020, 09:00

«Һәркем ялгышырга мөмкин, ләкин үз ялгышыңны вакытында төзәтә белергә кирәк»

31 май — балигъ булмаганнар эше буенча бүлек хезмәткәрләре көне

Үсмерләр тарафыннан авыр җинаятьләр кылынуы, аларның наркотик, исерткеч куллануы турындагы хәбәрләр даими ишетелеп тора. Бу хәлләр безгә кагылмаячак, урап үтәчәк дип фикерләү зур хата. Иртәме-соңмы, һәркемнең мондый күренешләр белән күзгә-күз очрашуы мөмкин, бу күпчелектә гаиләдәге тәрбиягә, олыларның ваемсызлыгына да бәйле.
Шәһәребездә балалар тарафыннан закон бозу, шулай ук аларга карата ясалучы җинаятьләрне кисәтү максатында даими эшчәнлек алып баручы хезмәтләр бар. Шундыйларның берсе — Русия эчке эшләр министрлыгының Октябрьский буенча балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге. Биредә хезмәт куючы инспекторлар үсмерләрнең иминлеген тәэмин итүгә зур көч сала, кирәк чакта ягымлы да, таләпчән дә була белә. Алар һәр баланың күңеленә юл салырга, бу дөньяның ачысын-төчесен татырга өлгергән үсмерләр белән уртак тел табарга сәләтле.
Һөнәри бәйрәм уңаеннан балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге начальнигы урынбасары Елена Липовецкая белән әңгәмәләшеп алдык.
«Бүлек эшчәнлеге 1935 елның 31 маеннан башлангыч ала. Бу вакыттан инде 85 ел үтеп киткән», — ди Елена Михайловна. Ул үзе әлеге өлкәдә 1999 елдан эшли. Шушы вакыт эчендә хезмәттәшләре белән берлектә йөзләрчә балага ярдәм кулы сузган, аларның тормышын яхшы якка үзгәртү өчен күп көч салган. «Бүгенге көндә исәптә 150гә якын ата-ана, 87 балигъ булмаган бала тора, — ди Елена ханым. — Әлбәттә, саннар даими үзгәреп тора. Мисалга, 2004-2006 елларда бүлектә исәптә 200дән ашу үсмер (күпчелеге хөкем ителгән) торган вакытлар да булды».
Бүлек хезмәткәрләре иң хәвефле төркемгә караучы, имин булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче үсмерләр белән очраша. Аларга үзгәчә караш таләп ителә. Инспекторларга еш кына полиция хезмәткәре булудан тыш, яхшы психолог һәм педагог булырга да туры килә. Алар авыр тормыш хәлендә калган үсмерләрне үз балаларыдай кайгырта. Бүлек хезмәткәрләре «Һәркем ялгышырга мөмкин, ләкин үз ялгышыңны вакытында төзәтә белергә кирәк» өндәмәсе астында эшли.
Елена Михайловна, имин булмаган гаиләләргә нинди уртак сыйфатлар хас?
— Гадәттә, бу исерткеч эчемлекләр белән мавыгучылар яки наркотик кулланучылар. Мондый гаиләләрдә балалар караучысыз хәлдә — алар үз тамагын үзе кайгыртырга, тереклек итү өчен юллар эзләргә мәҗбүр. Кызганычка каршы, безгә тәртипсез, шыксыз фатир-йортлардагы исерек ата-аналар, берничә көн буе ашамаган, кайчагында йоклау өчен ятагы да булмаган, бөтен дөньяга рәнҗегән балалар белән еш очрашырга туры килә. Өстәвенә, олылар безгә каршылык күрсәтергә дә омтыла. Ә бит шундый шартларда балаларны тиешенчә тәрбияләү мөмкин түгелле көн кебек ачык.
Бала өчен хәвефле шартлар турында мәгълүмат ничек туплана?
— Бу мәктәптән, балалар бакчасыннан, шулай ук күрше-күлән, туган-тумачадан шалтыратулар булырга мөмкин. Мондый мөрәҗәгатьләрнең һәрберсе җентекле тикшерелә, шунда ук гаилә яшәгән фатирга чыгып, яшәү шартлары, балаларны тәрбияләү гамәлләре белән танышабыз.
Исәптә имин гаиләләрдән дә балалар бармы?
— Әйе. Мин моны бүгенге заман вәзгыятенә бәйләр идем. Совет чорында исәптә эчкече, беркайда эшләмәүче, тулы булмаган гаиләләрдән генә балалар торды. Бүген хәл үзгәчәрәк. Хәзер яхшы шартларда яшәүче гаиләләрдә дә проблемалар туа. Бу тәү чиратта ата-аналарның күп вакытын эшкә багышлавына бәйле. Ягъни, балаларга игътибар җитми, алар күпчелектә үзаллы үсә. Нәтиҗәдә кайбер үсмерләр Интернет шаукымына бирелеп ялгыш юлга баса, яки урамда дуслар табып, хилафлыклар эшли башлый.
Бүлеккә эләккән үсмерләр үзләрен ничек тота?
— Берәүләр белән тиз арада уртак тел табыла, алар үз зарларын, курку-борчуларын бик теләп уртаклаша. Икенче төркем дә очрый. Болары инде дорфа, хәтта ки агрессив кыланырга да мөмкин. Ничек кенә булмасын, инспекторлар һәр баланың күңеленә юл табарга тырышырга, акыл һәм сабырлык белән эш итәргә тиеш. Әлбәттә, кайчагында үсмерләр белән «үз» телендә дә (халыкта аны «урам теле» диләр) сөйләшергә туры килә, чөнки алар башкача аңламый, андыйга, гомумән, ияләшмәгән була.
Үсмерләр тарафыннан иң күбе нинди җинаятьләр кылына?
— Башлыча бу угрылык, караклык гамәлләре. Аларга җинаятьләрнең 60-70 проценты туры килә. Шулай ук милеккә зыян салу очраклары да була. Бу үсмерләрнең фикерләү үзенчәлегенә бәйле. Алар артык хисчән була, акыл белән түгел, күбрәк уй-кичерешләргә нигезләнеп эш итә.
Интернетның киң таралуы закон бозулар артуына китерәме?
— Һичшиксез! 20 ел эчендә эшчәнлегебез югары технологияләр үсешенә бәйле күпкә үзгәрде. Җинаятьчеләргә хәзерге вакытта балалар турында мәгълүмат алу, алар белән онлайн рәвештә бәйләнешкә керү бик җиңел. Бу уңайдан яшьләрне суицидка тартучы «Зәңгәр кит»ны искә алу да җитә. Аның «кармагы»на меңнәрчә үсмер эләкте. Моннан тыш «скулшутинг» дигән хәвефле төшенчә барлыгын беләбез. Үсмерләрнең мәктәпкә коралланып килеп, сыйныфташларына, укытучыларга зыян салу очраклары төбәктә дә булды (мисалга, Стәрлетамакта булган куркыныч хәлләр).
Эш тәҗрибәсендәге иң яшь җинаятьче?
— Кибеттән Чупа-чупс һәм кәнфитләр «чәлдергән» 6 яшьлек малай иде ул. Бу гамәлен ул ашыйсы килүе, ә тәмлекәйләрне сатып алырга акчасы юклыгы белән аңлатты. Аның белән 2 сәгать буена әңгәмә үткәреп, нәрсә эшләргә ярый, ә нәрсә тыела икәнлеген төшендерергә тырыштык. Әлбәттә, бу очрак та гаиләдә тәрбия җитешмәүгә бәйле. Ягъни, ата-аналар баланы яхшыны начардан аерырга өйрәтмәгән, моңа тиешле игътибар бирмәгән.
Аеруча хәтергә кереп калган бәхетле очрак бармы?
— Хезмәт үзенчәлекләренә бәйле, ешрак күңелсез хәлләр шаһиты булабыз. Кызганычка каршы, бездә исәптә торучыларның күпчелеге киләчәктә имин булмаган ата-аналар исемлеген арттыра. Димәк, эшчәнлекне тагы да көчәйтү, нәтиҗәлерәк алымнар эзләү зарур. Әлбәттә, сирәк булса да, арада бәхетле очраклар да була. Берсе турында сөйләп үтәсем килә. Егерме еллап элек булды ул, бүлектә яңа эшли башлаган идем. 30 градус салкында печенье тартмасында 6 айлык сабыйны табып алдык. Шушы кечкенә кызчыкка махмыр синдромы диагнозы куелды. Әнисе эчкечелектән үлгән, йөклелек чорында да, баланы күкрәк белән ашатканда да исерткечтән айнымаган. Ул вакыттагы кичерешләрне сүз белән аңлатып бетерерлек түгел. Бәхеткә, баланың арытаба язмышы уңай якка борылды. Аны 3 яшьлек чагында тәрбиягә алдылар. Бүген инде ул талантлы рәссам, гаиләсе, балалары бар. Әлбәттә, мондый очраклар гомер буена күңелне җылытып тора.
— Хезмәтегездә иң авыры нәрсә?
— Тискәре кичерешләрнең күп булуы. Без бит җинаятьчеләр, хокук бозучылар белән эшлибез. Ә аларның балигъ булмаган балалар булуы эшне тагы да катлауландыра. Шуңа күрә инспекторлар даими борчылу халәте кичерә. Өстәвенә эш вакытыбыз да гадәти тәртипкә көйләнмәгән. Эш сәгате чыкканда хокук бозу турында хәбәр килсә, без өйгә кайтып китә алмыйбыз. Чөнки җинаять гамәлен шунда ук тикшереп, аның нечкәлекләрен ачыклау зарур. Болар ял һәм бәйрәм көннәренә дә кагыла.
Балалар иминлеге өчен мөһим кагыйдәләр?
— Таныш булмаган кешеләргә, алар нәрсә вәгъдәләсә дә, ияреп китәргә ярамый; әти-әни, туганнардан башка чит кеше машинасына (хуҗасы таныш булса да) утыру тыела; ялгызың парк-скверлар, ташландык урыннар, гаражлар аша йөрмәскә; Интернет ярдәмендә кылынган җинаятьләр саны артуга бәйле, социаль челтәрләрдә телефон номерын, өй адресын күрсәтү киңәш ителми; тәмәке, алкоголь яки наркотиклар кулланудан саклану зарур.
Һөнәри бәйрәм уңаеннан теләкләрегез?
— Гаилә иминлеге, тотрыклылык. Балаларга игътибарлы булу. Әлбәттә, соңгысы безнең хезмәттә җиңелдән түгел. Чит балаларны дөрес юлга бастыру, аларга ярдәм итү белән мәшгуль булганга, якын кешеләребезгә вакытыбыз да җитеп бетмидер. Бу уңайдан тәрбия эшендәге иң олы, алыштыргысыз ярдәмчеләребез — әти-әниләребезгә ныклы сәламәтлек телибез. Форсаттан файдаланып, бүлек эшчәнлеге нәтиҗәлелеген арттыручы махсус хезмәтләр — балигъ булмаганнар эше буенча комиссия, социаль яклау һәм опека, прокуратура, хакимиятнең мәгариф бүлеге, яшьләр сәясәте комитеты белгечләренә дә рәхмәт белдерәсе килә.
Автор фотосы.
Читайте нас