Туган як
+10 °С
Облачно
МАКС
Общие статьи
29 Мая 2020, 07:44

Балалар, юлны дөрес кисеп чыгыгыз!

Кичә, 28 майда, «Яшьләр сарае»ның «Гвардия» хәрби-патриотик клуб курсантлары ЮХХДИ бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә «Игътибар, балалар!» профилактик чарасы кысаларында #ПДДнаАсфальт акциясен үткәрде.

Чара балаларны яклау көненә багышланды. Акциядә катнашучылар җәяүлеләр сукмагы һәм юл чатлары янында асфальтка юлларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искәртүче язулар язды.
Чараның максаты — юлларда үзеңне хәвефсез тоту кагыйдәләрен ныгыту, юл хәрәкәтендә җаваплы, дисциплиналы катнашучылар тәрбияләү.
Рәсемнәр яшь һәм өлкән юл хәрәкәте катнашучыларына урамны кисеп чыкканда юл хәрәкәте кагыйдәләрен искә төшерәчәк.
Фото: «Гвардия» хәрби-патриотик клубы төркеменнән.
Читайте нас