Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров 2020 елны торак пунктларының эстетика елы дип игълан итте.
Моңа бәйле, ел дәвамында төбәктә тротуарлар, чәчәк түтәлләре, ихаталар тәртипкә китереләчәк.
Шәһәребездә дә чаралар планы расланды, аукционнар үткәрелде, подрядчы оешмалар билгеләнде.
Бүгенге көндә Герцен һәм Девонская урамы буенча җәяүлеләр сукмагы төзекләндерелгән, 34нче микрорайонда 19нчы йорттан 26нчы йортка кадәр тротуар ремонтлана.
Быел биш йорт ишегалды "Башкорт ихаталары" республика программасы чикләрендә төзекләндереләчәк: 35нче микрорайонда – 27, 30В, 31а, 32нче йортлар биләмәсендә, 28нче микрорайонда 11нче йорт янында, Ленин проспекты буенча 45/1 йорт ихатасы һәм шәһәрнең тарихи өлешендә Свердлов урамы буенча 91-99нчы йортларны берләштергән ишегалды.
Барлык ихаталарда эшләр башланды инде: машиналар йөрү өлеше киңәйтелә, өстәмә тукталыш урыннары, тротуарлар, түтәлләр ясала.
Һәр йорт алдында хәвефсез өслекле балалар һәм спорт мәйданчыклары, архитектура сыннары, яктырткычлар урнаштырылачак.
"Уңайлы шәһәр мохите" федераль программасы кысаларында җәмәгать биләмәләрен төзекләндерү дә дәвам итә. Хәзерге вакытта төзүчеләр "Нефтьче" паркында һәм Төньяк урамындагы скверда эшли. Паркта бордюралар яңартыла, иске асфальт вак таш түшәмәсенә алыштырыла, яңа яктырткычлар монтажлана.
Ә узган елда рейтинглы тавыш бирүдә җиңгән Төньяк урамындагы скверда тукталыш урыннары булдырылды, яктырткычлар куела, җәяүлеләр юллары барлыкка килә. Тиздән биредә этләрне урамда йөртү өчен мәйданчык эшләнәчәк.